Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ПЕНСИЯ ФОНДЫ ХӘБӘР ИТӘ

Ана капиталы артты

Ана капиталы күләме 2014 нче елның 1 гыйнварыннан индексацияләнде һәм хәзер 429408,5 сум тәшкил итә. Агымдагы елда аны түләү өчен Россия Пенсия фонды бюджетына 301 млрд. сум акча салынган. Ана капиталы акчасын файдалануның төп юнәлешләре - гаиләнең торак шартларын яхшырту, балаларга белем бирү һәм ананың булачак пенсиясен арттыру. Әлеге юнәлешләр...

Ана капиталы күләме 2014 нче елның 1 гыйнварыннан индексацияләнде һәм хәзер 429408,5 сум тәшкил итә. Агымдагы елда аны түләү өчен Россия Пенсия фонды бюджетына 301 млрд. сум акча салынган.

Ана капиталы акчасын файдалануның төп юнәлешләре - гаиләнең торак шартларын яхшырту, балаларга белем бирү һәм ананың булачак пенсиясен арттыру. Әлеге юнәлешләр буенча ана капиталы акчасын гаилә туганнан соң сертификат алынган балага 3 яшь тулгач файдалана ала. Торак кредитларына түләү - кагыйдәдән чыгарма. Гаилә әлеге хокуктан балага өч яшь тулганчы да файдалана ала.

2014 елда ана капиталы акчасын шулай ук шәхси йорт төзүгә (сумманың яртысын аванс сыйфатында алырга, икенчесен - төп эшләрнең башкарылуы раслангач, 6 айдан соң) тотарга була. Йортын 2007 елның 1 гыйнварыннан соң төзегән гаилә дә тотылган чыгымнарны өлешчә каплау өчен ана капиталы акчасын алу мөмкинлегенә ия.

Ана капиталы акчасын алу өчен Россия Пенсия фондының Биектау районындагы Идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. 2013 елда ана гаилә капиталы акчасыннан 345 кеше файдаланды (54 кеше үз йортларын төзүгә сарыф итте - 18 млн. сум, 278 кеше кредитларын түләде - 105,4 млн. сум, 13 кеше олырак балаларына белем бирүгә тотты).

Ана капиталы акчасыннан файдалану турындагы тулырак мәгълүматны, кирәкле документлар исемлеген www.pfrf.ru, www.pfrrt.ru сайтларыннан яки Пенсия фондының Биектау районындагы Идарәсеннән белергә була. «Кайнар линия» - 074, 3-16-13, 3-16-15.

Биектау районы буенча 2007 елның 1 гыйнварыннан 2013 елның 31 декабренә кадәр ана гаилә капиталына 1704 сертификат, шул исәптән 2013 елда 322 сертификат бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев