Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ПЕНСИЯ ФОНДЫ ХӘБӘР ИТӘ

1 февральдән пенсияләр артты

2012 елның 1 февраленнән картлык буенча хезмәт пенсиясенең иминият өлешен, инвалидлык буенча хезмәт пенсиясен һәм туендыручысын югалту буенча хезмәт пенсиясен 1,07 күлә-мендә индексацияләү коэффициенты расланды. Пенсия төрләре Гамәлдәге закон нигезендә Россия Федерациясе Пенсия фонды органнары хезмәт пенсияләре, дәү-ләт пенсия тәэмин ителеше буенча пенсияләр түли. 2012 нче елның 1 февраленнән хезмәт...

2012 елның 1 февраленнән картлык буенча хезмәт пенсиясенең иминият өлешен, инвалидлык буенча хезмәт пенсиясен һәм туендыручысын югалту буенча хезмәт пенсиясен 1,07 күлә-мендә индексацияләү коэффициенты расланды.

Пенсия төрләре

Гамәлдәге закон нигезендә Россия Федерациясе Пенсия фонды органнары хезмәт пенсияләре, дәү-ләт пенсия тәэмин ителеше буенча пенсияләр түли.

2012 нче елның 1 февраленнән хезмәт пенсияләре: картлык, инвалидлык һәм туендыручысын югалту буенча 7%ка артачак.

Барлык пенсионерлардан 971253 кеше хезмәт пенсиясе ала, шул исәптән 858845 кеше - картлык буенча, 73932 кеше - инвалидлык буенча, 38476 кеше - туендыручысын югалту буенча.

Индексацияләү нәтиҗәсендә Татарстан Республикасында хезмәт пенсияләренең уртача күләме 8105 сумнан 8672 сумга кадәр, шул исәптән картлык буенча хезмәт пенсиясе 8440 сумнан 9030 сумга кадәр артачак. Шулай итеп, хезмәт пенсияләре уртача 567 сумга, шул исәптән картлык буенча хезмәт пенсияләре 590 сумга артачак.

2012 елның 1 февраленнән хезмәт пенсиясе күләмен үзең исәпләп чыгару өчен 2012 нче елның гыйнварында алган пенсия суммасын индексацияләү коэффициентына - 1,07 гә тапкырларга кирәк.

Реклама

Мәсәлән, Н.ның картлык буенча хезмәт пенсиясе 2012 елның гыйнварында 8874,16 сум тәшкил итте (шул исәптән теркәлгән база күләме (ФБР) - 2963,07 сум, ФБРны исәпкә алмаганда иминият өлеше - 5911,09 сум). Димәк, 2012 елның 1 февраленнән пенсиянең күпме буласын билгеләү өчен гыйнварда алган пенсияне - 8874,16 сумны 1,07гә тапкырларга кирәк. Нәтиҗәдә 1 февральдән алачак пенсия күләме килеп чыга, ул, 621,19 сумга артып, 9495,35 сум тәшкил итәчәк.

Дәүләт пенсия тәэмин ителеше буенча пенсияләр 2012 елның 1 февраленнән артмаячак.

Ел дәвамында пенсияләрнең тагын да артуына килгәндә исә, 1 апрельдән бер пенсионерга исәпләгәндә Россия Пенсия фонды керемнәренең үсеш индексын, хезмәт пенсияләренә өстәмә индексация һәм узган елда Россия Федерациясендә пенсионерның яшәү минимумы үсеше темпларын исәпкә алып, социаль пенсияләрнең артуы көтелә. Айлык акчалата түләүләр 1 апрельдән 6%ка индексацияләнәчәк, дип хәбәр итә Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге управляющие Марсель Имамов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев