Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ПЕНСИЯ ФОНДЫ ХӘБӘР ИТӘ

1 февральдән пенсияләр 11,4%ка артты

1 февральдән Биектау районында яшәүче 13 мең диярлек пенсионерның иминият пенсияләре, 2014 елда бәяләр артудан чыгып, 11,4 процентка индексацияләнде. Иминият пенсиясе 11,4 процентка арту белән беррәттән, аңа билгеләп куелган түләү (элекке билгеләп куелган база күләменә тиңдәш) дә индексацияләнде. Индексацияләр нәтиҗәсендә картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 11023 сум тәшкил итте....

1 февральдән Биектау районында яшәүче 13 мең диярлек пенсионерның иминият пенсияләре, 2014 елда бәяләр артудан чыгып, 11,4 процентка индексацияләнде.

Иминият пенсиясе 11,4 процентка арту белән беррәттән, аңа билгеләп куелган түләү (элекке билгеләп куелган база күләменә тиңдәш) дә индексацияләнде. Индексацияләр нәтиҗәсендә картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 11023 сум тәшкил итте. Гыйнвар пенсиясе белән чагыштырганда район буенча уртача өстәмә - 1133 сум.

Исегезгә төшереп үтәбез: 2015 елдан иминият пенсияләрен индексацияләү пенсия баллары бәясен индексацияләү аша тормышка ашырыла. 2015 елның 1 февраленнән аның бәясе 64 сум 10 тиеннән 71 сум 41 тиенгә кадәр артты.

Ел дәвамында пенсионерларны пенсия белән тәэмин итүнең иң ким дәрәҗәсе элеккечә пенсионер яши торган төбәктәге яшәү минимумыннан ким булмаячак.

Татарстанда аның күләме 2015 елда 6310 сум тәшкил итә. Әгәр дә пенсиянең күләме эшләмәүче пенсионерга тиешле башка түләүләр белән бергә алганда яшәү минимумыннан кимрәк икән, ул вакытта аңа Пенсия фонды линиясе буенча социаль өстәмә билгеләнәчәк.

Биектау районында 2015 ел башына социаль өстәмә алучылар саны 750 дән артык булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев