Высокогорские вести

Высокогорский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ОБРАЗОВАНИЕ

“Калинка” тәҗрибә уртаклаша

Тәрбияче хезмәте бөтен кешенең күз алдында. Аның ачыклыгы күп нәрсәләрдән гыйбарәт. Шуларның берсе - үз тәҗрибәсен хезмәт-тәшләренә күрсәтү. Ачык дәресләрдә без хезмәттәшләребезгә үзебезнең һөнәри осталыгыбызны күрсәтәбез. "Калинка" балалар бакчасында тәҗрибә уртаклашу атнасы уздырырга дигән карар кабул ителде, шуңа күрә барлык төркемнәрдә дә ачык дәресләр уздырылды. Ясле төркеме тәрбиячесе Гөлназ Миронова...

Тәрбияче хезмәте бөтен кешенең күз алдында. Аның ачыклыгы күп нәрсәләрдән гыйбарәт. Шуларның берсе - үз тәҗрибәсен хезмәт-тәшләренә күрсәтү.

Ачык дәресләрдә без хезмәттәшләребезгә үзебезнең һөнәри осталыгыбызны күрсәтәбез. "Калинка" балалар бакчасында тәҗрибә уртаклашу атнасы уздырырга дигән карар кабул ителде, шуңа күрә барлык төркемнәрдә дә ачык дәресләр уздырылды. Ясле төркеме тәрбиячесе Гөлназ Миронова "Даша өчен мәрҗән" дигән темага рәсем дәресе уздырды. Нәниләр мәрҗәннәрне үзләре ясадылар, аннары аны бик рәхәтләнеп Даша исемле курчакка бүләк иттеләр. Куелган бурычны балалар әйбәт башкардылар. Дәрестә балаларның тырышулары, аларда эш-чәнлек, татулык, эштә пөхтәлек, курчак турында кайгырту чагылдырылды.
Икенче кечкенәләр төркемендә мин, тәрбияче Гөлназ Закирова, әйләнә-тирә мохит белән таныштыру өчен "Кыргый җәнлекләр һәм йорт хайваннары" дигән ачык дәрес уздырдым. Уен формасында балалар әйләнә-тирә табигать белән таныштылар, сорауларга җавап бирделәр, урман буйлап сәяхәт иттеләр. Алар хайваннарны һәм аларның балаларын ае-ра белергә, исемнәрен дөрес әйтергә өйрән-деләр. Дәресләрдә балаларда әйләнә-тирә мохитне ярату, табигатьтәге җан ияләренә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләнде.

Шушы ук төркемдә тәр-бияче Әлфия Сорокина математикага кагылышлы башлангыч белемнәр бирү дәресе уздырды. Дәрестә балаларны геометрик фигураларны төсләре һәм формасы буенча аера белергә, бишкә кадәр санарга, игътибарлылык, истә калдыру һәм уйлап чыгару осталыгын арттырырга, хайваннарны яратырга һәм алар турында кайгыртырга өйрәттеләр. Мондый бурычларны балалар бик шәп башкардылар. Тәрбияче биргән сорауларга кызыксынып җавап биреп, алар җәнлек-хайваннарга аерым кечкенә йортка керергә булыштылар, аларны йортка иң кыска юлдан алып керделәр, ә бакылдык бакага бер түмгәктән икенчесенә тизрәк сикерергә ярдәм иттеләр.

Реклама

Өлкәннәр төркемендә мин, тәрбияче Валентина Михайлова, "Куянның туган көненә сәяхәт" темасына сөйләм телен үстерү дәресе уздырдым. Анда балалар куян янына барганда бик күп кыенлыклар аша уздылар.

Балалар капма-каршы мәгънәдәге сүзләрне сайларга өйрәнделәр, сүз-дәге беренче авазны тиз арада әйтеп бирделәр, "бу кем әйберсе?" дигән сорауга җавап бирделәр. Шулай ук нигезле фикер йөртүгә дә күп кенә биремнәр булды. Балалар сорауларга ышанып җавап бирделәр, игътибарлы һәм актив булдылар. Барлык төркемнәр белән эшләүче педагог-тәрбиячеләр кызыклы һәм яхшылап уйлап әзерләнгән дәресләр уздырдылар һәм шуның белән үзләренең осталыкларын да күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте нас в Telegram-канале Высокогорские вести

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев