Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Бер “рәхмәт” мең бәладән коткарыр

Безнең районда Иске Казан музей-тыюлыгы территориясендә Камаевода "Иске Казанда милли моңнар" хәйрия фестивале узды. Якшәмбе көндез бирегә олысы-кечесе - бик күп тамашачылар җыелды. Бәйрәмгә район һәм республика инвалидларын чакырдылар. Аларның барысын да волонтерлар якты йөз белән каршы алдылар. Крепость территориясендә оста кулларның халык һөнәрчелеге эшләнмәләре куелган шүрлекләр дә урын алды....

Безнең районда Иске Казан музей-тыюлыгы территориясендә Камаевода "Иске Казанда милли моңнар" хәйрия фестивале узды. Якшәмбе көндез бирегә олысы-кечесе - бик күп тамашачылар җыелды. Бәйрәмгә район һәм республика инвалидларын чакырдылар. Аларның барысын да волонтерлар якты йөз белән каршы алдылар. Крепость территориясендә оста кулларның халык һөнәрчелеге эшләнмәләре куелган шүрлекләр дә урын алды.

Әлеге чараның төп максаты - татар эстрадасы артистлары концертыннан җыелган акчаны Анжела Вавилова фондына һәм сукырларны, балалар церебраль параличыннан интегүче балаларны реабилитацияләү үзәге "Ярдәм"гә тапшыру. "Татарстан яңа гасыр" телеканалы алып баручылары концерт номерларын игълан итеп тордылар. Бирегә килүчеләрне Биектау районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Люция Гобәйдуллина матур теләкләре белән каршы алды:

  • Ярдәмгә мохтаҗлар әлеге ярдәмне һәрвакыт ала алсыннар, - диде ул.

Владимир Вавилов ачык сәхнәдә чыгыш ясаган татар эстрадасы йолдызларына, хосписка ярдәм күрсәткән барлык кешеләргә ихлас рәхмәтен белдерде. Проектның авторы журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Рөстәм Исхаков, артистларга һәм тамашачыларга мөрәҗәгать итеп:

  • Без бөтенебез бергәләп һәм Аллаһы Тәгалә ярдәме белән бик күп нәрсәләр булдырырбыз, - диде.

Көне салкынча булуга да карамастан, фестиваль кунаклары таралышырга ашыкмадылар. Балаларга күңелле аттракционнар оештырылды. Сәүдә киосклары эшләп торды. Кешеләр татар эстрадасы йолдызларының җырлары, күңел кылларын тибрәтерлек халык моңнарын рәхәтләнеп тыңладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев