Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Әй, ямьле дә, гүзәл дә соң туган ягым!

    Айбаш урта мәктәбендә "Туган як табигате" дип аталган VI нчы республика фестивале булып узды. Быел анда катнашырга теләүчеләрнең тагын да артуы - сөенечле хәл. Районыбызның гүзәл җирендә урнашкан Айбаш урта мәктәбе быел да республикабызның төрле төбәкләреннән килгән кунаклар кабул итте. Фестиваль зәвык белән бизәлгән сәхнәдә Туган ил, Туган җир, табигать,...

    Айбаш урта мәктәбендә "Туган як табигате" дип аталган VI нчы республика фестивале булып узды. Быел анда катнашырга теләүчеләрнең тагын да артуы - сөенечле хәл.

    Районыбызның гүзәл җирендә урнашкан Айбаш урта мәктәбе быел да республикабызның төрле төбәкләреннән килгән кунаклар кабул итте. Фестиваль зәвык белән бизәлгән сәхнәдә Туган ил, Туган җир, табигать, дуслык турындагы шигырь, җырлар белән башланып китте. Шыгрым тулы залга үз халкының үткәнен, көнкүрешен, гадәт-йолаларын, мохитен, тарихи-мәдәни мирасын өйрәнүче, бу мөһим темаларга битараф булмаган, аның әһәмиятен аңлаган укучылар, укытучылар җыелган иде.

    Фестивальне тантаналы рәвештә Биектау районы мәгариф бүлегенең тәрбия эшләре буенча методисты Низамова Галина Борисовна ачып җибәрде һәм барлык катнашучыларның да уңышлы чыгыш ясавын теләде. Фестивальнең төп фәнни җитәкчесе профессор Гайсин Илгизәр Тимергалиевич үзенең чыгышында әлеге бәйгенең кысалары елдан-ел киңәеп, укучыларның тикшеренү эшләренең катлаулы һәм әһәмиятле темаларга юнәлтелгән булуын, аларның тиешле дәрәҗәдә эшләнгәнен искәртте.

    Фестиваль быел да үз эшен ике юнәлештә алып барды: укучыларның фәнни-тикшеренү эшләре һәм фольклор группалары чыгышлары. Укучылар "Туган як тарихы", "Туган як этнографиясе", "Туган як экологиясе", "Туган якны өйрәнү һәм филология" дигән темаларга фәнни-тикшеренү эшләре әзерләп килгәннәр иде. Фольклор группаларының чыгышлары Бөек җиңүнең 70 еллык юбилеена багышланды, алар халык җырларын акапелла башкардылар. Фестивальдә республиканың 10 районыннан 151 укучы һәм аларның укытучы-җитәкчеләре катнашты.

    Соңгы вакытта туган төбәкне, туган якны, алар белән бәйле атамаларны, аның табигатен өйрәнүгә игътибар артты. Бу - бик күп вакыт сорый торган, катлаулы, четерекле, шул ук вакытта кызыклы һәм саваплы эш. Фәнни-эзләнү эше материаллары тарих, география, биология, экология фәннәрен тулыландырырга, өстәмә белем алырга, туган ягыңның кадерен белергә, аны саклау теләге тудырырга ярдәм итә. Бу - бүгенге көн кешеләре алдында торган максатның иң зурысы һәм фестивальнең дә төп максаты булып тора.

    Мәктәп укучыларының фәнни-тикшеренү эшләрен дәрәҗәле комиссия - Идел буе федераль университетының экология һәм география институты, педагогика һәм психология институты, филология һәм культура ара коммуникация институтының музыкаль сәнгать кафедрасы, Казан кооперация институты галимнәре - Татарстанның атказанган укытучысы, профессор И.Т.Гайсин, Татарстан һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклеләре - профессор Р.Ф.Халитов, доцент М.Г.Габитов, педагогика фәннәре кандидаты Ф.Г.Газизова, биология фәннәре кандидаты М.А.Тамбовский, Идел буе федераль университетының магистрлары А.А.Насыйбуллина, Е.А.Любавина, республиканың табигатьне саклау буенча баш дәүләт инспекторы урынбасары - Ф.К.Гыймадиев, "Чулпан" табигый тыюлыгы белгече - Ә.М.Зарипов, район мәгариф бүлеге методи-стлары Г.Б. Низамова, Э.Ә.Фәтхриева һәм Тукай районы Теләнче-Тамак мәктәбенең химия һәм биология укытучысы Г.З.Ризатдинова бәяләде.

    Вәкаләтле жюри җиңүчеләрне һәр юнәлештә билгеләде. "Туган як тарихы" номинациясендә 1 нче урынны Кукмара районы Ядегәр урта мәктәбеннән Хөсәенова Илүзә һәм Әтнә районы Комыргуҗа урта мәктәбеннән Фәхриева Айзилә яуладылар. "Туган як этнографиясе" бүлегендә Саба районы сәләтле балалар мәктәп-интернаты укучысы Дәүлиев Айназга тиңнәр булмады. "Туган як экологиясе" секциясендә мактаулы 1 нче урын һич икеләнүсез үзебезнең район укучылары - Митряева Вилена һәм Гобәйдуллина Руфиягә бирелде (Чернышевка урта мәктәбе). "Филология" бүлегендә 1 нче урынны хаклы рәвештә күрше Мәмдәл мәктәбе укучысы Гарипов Илгиз яулады. "Фольклор " юнәлешендә мәртәбәле жюри чыгышларны 2 төрдә бәяләргә булды. Халык җырларын ялгыз башкаручылар арасында Айбаш мәктәбеннән Хәмитова Нәзи-ләгә тиңнәр табылмады. Ул үзенең моңлы тавышы, сәхнәдә үз-үзен тотышы, җырның эчтәлеген ачып, профессиональ дәрәҗәдә башкаруы белән комиссия әгъзаларында онытылмас тәэсир калдырды. Коллектив башкаручылар төркемендә 3 нче Биектау урта мәктәбенең "Веснянка" халык җырлары ансамбле шулай ук 1 нче урынга лаек дип табылды. Бәйгенең җиңүчеләре тантаналы рәвештә башкалабыз галимнәре кулыннан Мактау грамоталары алдылар. 2 нче, 3 нче урын яулаган укучыларга да Мактау грамоталары тапшырылды.

    Призерлар арасында Биектау районының Айбаш, 2 нче Биектау, Мәмдәл, Усад, Әлдермеш, Ямаширмә мәктәпләре укучылары булуы бик сөендерде.

    Фестивальдә катнашып, үз туган ягы, туган авылы, аның кешеләре, табигатен күзәткән, бүгенге көн өчен мөһим экологик мәсьәләләрне күтәргән, аларны чишү юлларын эзләгән укучыларны һәм аларның фәнни җитәкчеләрен җиңүләре белән котлыйбыз, иҗади уңышлар теләп калабыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: