Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • ҮСМЕРЛӘРГӘ КИҢӘШЧЕ ДӘ, ДУС ТА БУЛЫРГА

    Миңа хезмәт вазифам буенча әлеге искиткеч шәфкатьле һәм намуслы, бернәрсәгә дә битараф булмаган үзенчәлекле кеше белән еш очрашырга туры килә. Ул хокук тәртибе бозарга сәләтле үсмерләрне тәрбияләүгә күп көчен һәм энергиясен сарыф итте. Бу кеше - 70 нче Усад һөнәри училищесының укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары Филимонов Виктор Иванович. Виктор...

    Миңа хезмәт вазифам буенча әлеге искиткеч шәфкатьле һәм намуслы, бернәрсәгә дә битараф булмаган үзенчәлекле кеше белән еш очрашырга туры килә. Ул хокук тәртибе бозарга сәләтле үсмерләрне тәрбияләүгә күп көчен һәм энергиясен сарыф итте. Бу кеше - 70 нче Усад һөнәри училищесының укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары Филимонов Виктор Иванович.
    Виктор Ивановичның хезмәт стажы 39 ел. Җәмәгать тәрбиячеләре турында закон чыгу белән үк балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе бердәм рәвештә аны училищеда укучы кыен үсмергә җәмәгать тәрбиячесе итеп билгеләргә булды.
    2011 елда Виктор Иванович "Татарстан Республикасының балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе" дигән республика конкурсы турын узды, әмма конкурсның финалында катнаша алмады. Виктор Иванович тирәнтен фикер йөртә, балигъ булмаган үсмернең хәлен аңлый торган кеше, аның тәрбиясендә булган һәр үсмер дә остазының аталарча кайгыртучанлыгын һәм игътибарын тоя.
    Филимоновта тәрбияче сәләте армиядә хезмәт иткән вакытта ачыла. Ул ракета гаскәрләренең өйрәнү подразделениесендә хезмәт итә. Яңа гына хәрби хезмәткә алынучыларның чираттагы партиясендә якташы да була. Ул русча начар сөйләшә, Филимоновны тәрҗемәче итеп билгелиләр. Егет исә холыксыз, бәйләнчек булып чыга, шуңа күрә соңрак аны тәрбияләү белән дә шөгыльләнергә туры килә.
    Кораллы Көчләр сафларында хезмәт итеп кайткач, Виктор Ивановичны комсомол путевкасы буенча Биектау районының "Уңыш" ирекле спорт җәмгыятенә эшкә җибә-рәләр.
    Комсомол райкомы бюросы әгъзасы буларак, ул Биектау район эчке эшләр бүлеге каршындагы милициянең балалар бүлмәсе эшендә актив катнаша, аңа кыен үсмерләр беркетелә.
    Казан педагогия институтын тәмамлагач, КПСС райкомы карары буенча Виктор Ивановичны Усад һөнәри училищесына хәрби-патриотик тәрбия буенча директор урынбасары итеп җибәрәләр. Виктор Иванович зур коллективка килә, анда проблемалар да байтак була. Вак хулиганлык эшләгән, спиртлы эчемлекләр кулланган, урлашкан өчен 43 кеше милициядә учетта тора. Ул эшне аларның әти-әниләреннән башларга була. Беренче эш итеп укучыларның гаиләләрендәге хәл белән таныша. Нәтиҗәләр күңелне тынычландырырлык булмый: балаларның 70 проценты диярлек тулы булмаган гаиләдә үсә, я әтиләре эчкече, я әниләре юлдан язган яки матди яктан авыр хәлдәге ишле гаилә. Училищеның андый балалар өчен ышаныч, киләчәк тормышта терәк булырга тиешлеге ачыклана.
    Кыен үсмерләр белән эшләгәндә аның чын педагог сыйфатлары ачыла. Виктор Иванович биредә белем алучы һәрвакытта да нинди дә булса эш, чаралар белән мәшгуль булсын, педагогка ышансын өчен үсмерләргә ниндидер үзенчәлекле, кызыклы шөгыльләр тәкъ-дим итәргә кирәк, дигән фикергә килә. Ә моның өчен алар аның үзенең дә шулай мавыгып яшәвен күрергә тиешләр.
    Беренче эш итеп картинг буенча секция оештырылды. Тәрбиягә авыр бирелүчеләр картинг белән шөгыльләнә башлады.
    Һәр көнне, караңгы кичкә кадәр, Виктор Иванович занятиеләр уздырды. Барысы да шундук барып чыкмады. Урлаулар да, сугышулар да булды, әмма еллар узу белән секция "Стрела " карт-клубына әйләнде. Команда Татарстан Республикасы һәм Россия Чемпионатларында катнашты, берничә тапкыр бу клубка йөрү-челәр призлы урыннар алды. Егетләр Татарстан Президенты призына автокросс буенча чемпионатларны ачу танталарында катнаштылар.
    Клубта занятиеләр аркасында профилактик исәп-тән күпләгән укучы төште, алар аннан соң тормышларын уңышлы гына булдырдылар, гаилә кордылар, эшлиләр. Алар һәрвакыт училище, үзләренең укытучылары белән элемтәдә.
    Тормыш карт-клубта гына кайнап калмады. Иванов системасы белән шөгыльләнеп, Виктор Иванович үз артыннан укучыларны да ияртергә тырышты. Аның җитәкчелегендә походлар вакытында ярышларның тулаем бер системасы эшләнде, Зәңгәр күлгә сәяхәтләр, салкын суда коену, Марий Эл, Раифа монастыре, Семиозерка пустошена, Кол Шәриф мәчетенә сәяхәтләр оештырылды.
    Училищеда аерым урынны КВН уены алып тора. Аның белән барлык укучылар мәшгуль. Һәр төркем - ул команда. Уенга әзерлек 1 сентябрьдән башлана, ел дәвамында берничә уен уздырыла. 1 этап - сайлап алу уеннары, 2 этап - финал этабы.
    Тормыш ел дәвамында кайный. Һәр укучы үзе-нең талантын ача ала. Вакыты белән укучылары бирегә килгән мәктәп-ләрнең укытучылары да үзләренең элеккеге укучыларына карап сокланалар.
    Һәм, ниһаять, Виктор Иванович иң мөһим эшне башкарырга карар итте - училищеда үзидарә Советы оештырды. Укучыларның һәм педагогик хезмәткәрләрнең гомуми җые-лышында түбәндәге юнәлешләр буенча үзидарә Советы сайлана: буш вакыт, укучыларның хокукларын яклау, җәмәгать туклануына контроль, стипендияләр тарату.
    Әлбәттә, ул боларның барысын да берүзе эшләп бетерә алмый. Укытучылар һәм бер фикердәге осталар командасын булдырырга озак вакыт кирәк булды. Союзниклар коллективы бу җиңел булмаган эшне башкарып чыга алды. Аларның күбесе җәмәгать тәрбиячеләре Советына керәләр, анда ул рәис булып тора. Виктор Иванович җәмәгать тәрбиячеләре институтына карата мөнәсәбәте турында ышанычлы төстә әйтә ала - бу аның вазифасы, ул гомере буе тәрбиягә авыр бирелүче үсмерләрне тәрбияләде. Виктор Иванович Филимоновның тормыш кыйммәтләре шундый - бер генә хокук бозу да, бер генә начар гамәл дә игътибарсыз калырга тиеш түгел, ләкин ул һәр гамәле өчен кеше җәза алырга тиеш дигән фикердән ерак тора. Һәр балада кешелеклелек сыйфатларын табарга кирәк. Аларны үстерү һәм аларга шушы катлаулы тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү зарур.
    Виктор Иванович Филимоновка балалар йортларыннан һәм интернатлардан килгән, дәүләт ярдәменә мохтаҗ яшүсмерләрне тормышка яраклаштыруда катнашуы өчен рәхмәт белдерәсе килә. Монда бер генә проблема да хәл ителмәгән килеш калмый, һәм без, балигъ булмаганнарның күзәтүчесез калуларын һәм хокук бозуларын кисәтү органнары хезмәткәрләре, аңа ышанабыз һәм белем бирү учреждениесенә йөкләнгән бурычларның хәл ителәчәгенә иманыбыз камил. Шундый тынгысыз йөрәкле кешеләр күп һәм тәрбиягә авыр бирелүче балалар һәм үсмерләргә кагылышлы проблемаларның аз булуын телибез.


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: