Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Мәктәп тормышка әзерли һәм хезмәткә мәхәббәт тәрбияли

    Яңа уку елы башында Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин район газетасына районда мәгарифне үстерү мәсьәләләре буенча интервью бирде. - Рөстәм Галиуллович, район хакимияте эш-чәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе - белем бирү учреждениеләрен яңа уку елына әзерләү. Шушы өлкәдә ниләр эшләнүе турында сөйләп китмәссезме? - Районда белем бирү учреждениеләренең алда торган...

    Яңа уку елы башында Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин район газетасына районда мәгарифне үстерү мәсьәләләре буенча интервью бирде.

    - Рөстәм Галиуллович, район хакимияте эш-чәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе - белем бирү учреждениеләрен яңа уку елына әзерләү. Шушы өлкәдә ниләр эшләнүе турында сөйләп китмәссезме?

    - Районда белем бирү учреждениеләренең алда торган бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирә торган оптималь челтәре оештырылды.

    Ел саен гомуми белем бирү учреждениеләренә капиталь ремонт ясауның республика программасын тормышка ашыру барышында мәктәпләргә капиталь ремонт ясала. Быел республика бюджеты хисабына 4 мәктәп - Олы Битаман, Усад, Коркачык, Мүлмә урта мәктәпләре ремонтланды.

    Муниципаль бюджеттан мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына агымдагы ремонт ясауга 1 миллион 617 мең сум акча бүлеп бирелде. Мәктәп түбәләре, су белән тәэмин итү һәм канализация, җылыту системалары алыштырылды. Белем бирү учреждениеләре барысы да кышкы чорда эшләргә әзер.

    Һәр белем бирү учреждениесе яңа уку елын лаеклы башлап җибәрү өчен өстәмә акча алды. Без һәр мәктәп, һәр балалар бакчасының кичектергесез ихтыяҗларын истә тоттык. Нигездә барлык белем бирү учреждениеләре дә яңа уку елына, көзге-кышкы чорда эш-ләргә әзерлек турында тиешле службалар һәм ведомстволарның уңай йомгаклау нәтиҗәләрен алдылар.

    - Рөстәм Галиуллович, бүген заман мәктәп балаларына һөнәри юнәлеш һәм хезмәт тәрбиясе бирү мәсьәләсен алга чыгара. Баланы тормышта дөрес юнәлеш ала белә торган итеп үстерү һәм тәрбияләү ни өчен шулай мөһим?

    - Миңа калса, иң мөһиме - хезмәт белән тәрбияләү. Әлеге алым үзенең нәтиҗәлелеген күп гасырлар дәвамында исбатлап килә. Безнең заманда ул төп бурычны тормышка ашыра - көндәшлеккә, конкуренциягә сәләтле укучыны әзерли. Район, оешмалар, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, Азат Әхмәтов, Ленар Латыйпов, Фәрхәт Шаһимәрдәнов кебек фермерлар катнашында һөнәри юнәлеш бирә торган дәресләр уздыруның нигезле һәм нәтиҗәле булуы исбатланды инде. Мондый дәресләрдә балаларны мәгълүм кешеләр, гаиләләр мисалында Туган як тарихы белән бәйле һөнәрләр белән таныштыралар. Мин мондый дәресләрнең аларны яшәү серләренә төшендерүенә, Туган якны яратырга, хезмәтне һәм өлкәннәрне хөрмәт итәргә әзерләвенә, акча эшләргә өйрәтүенә иманым камил.

    - Укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирү Интернет заманында нинди урын алып тора?

    - Әхлаклылыкка, рухилыкка дин зур йогынты ясый. Тәрбия эшендә иң мөһим терәкләрнең берсе нәкъ менә ул. Әлеге юнәлештә мәктәпләрдә эш алып барылуы сөенечле. Өстәмә белем бирү кысаларында аерым мәктәп-ләрдә "Диннәр тарихы" түгәрәге эшли, "Дини культуралар һәм дөньяви этика нигезләре" дигән яңа курс та үзен аклады. Ул, үз чиратында, безгә туган халкының һәм башка халыкларның гореф-га-дәтләрен хөрмәт итә, тормыш кануннары буенча яши торган толерант, диннәргә тигез карашлы кеше тәрбияләргә мөмкинлек бирер, дип уйлыйм.

    - Рөстәм Галиуллович, Биектау районына җи-тәкчелек итә башлагач, Сез район күләмендә уздырылган чараларда, мәктәп директорлары белән очрашуларда укучыларны физик яктан әзерләү эшенең җитәрлек булмавы турында күп тапкырлар әйттегез. Быел бу өлкәдә үзгәрешләр бармы?

    - Быел белем бирү учреждениеләре эшендә төп юнәлеш укучыларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту булырга тиеш.

    Дәресләр һәм өстәмә белем бирүнең бердәмлеген тәэмин итәргә, балаларның хәрәкәтчәнлеген арттырырга һәм спорт юнәлешендәге эшләрне активлаштырырга кирәк. Шуңа күрә яңа уку елына эшләрне планлаштырганда "Спортчы булмасаң да, син сәламәт булырга тиеш" дигән кагыйдәне нигез итеп алырга һәм сәламәт яшәү рәвеше турында мәктәп, гаилә генә түгел, ә бәлки дәүләт тә кайгыртырга тиешлеген онытмаска кирәк.

    Районда массакүләм спортны үстерү өчен шартлар тудырыла. Биектау авылында зур спорт комплексы төзелде, шушы көннәрдә Боз сарае ачылачак, Биектау авылында һәм станциясендә, Дөбъязда, Бөреледә, Чыпчыкта, Чыршыда универсаль спорт мәйданчыклары кую планлаштырыла.

    Узган ел "Район башлыгы олимпиадасы" физкультура-сәламәтләндерү конкурсы оештырылды һәм анда 4000ләп бала катнашты. Ел дәвамында спортның алты төре буенча укучылар Спартакиадасы узды. Боз сарае ачылгач хоккей класслары саны артачак, фигуралы шуу, шорт-трек секцияләре эшли башлаячак. Уку елы дәвамында спорт инвентаре алынды, мәктәпләрдәге мебель, уку җиһазлары яңартылды. Әлеге максатта район бюджетыннан 4 миллион сум тирәсе акча бүлеп бирелде.

    Бүген җитәкчеләр алдына һәр мәктәптә спорт мәйданчыкларын, футбол кырларын, хоккей тартмаларын җиһазлау бурычы куела.

    - Биектау районында балалар саны һәр елны арта бара һәм мәктәп-кәчә учреждениеләрдә урыннар җитмәү проблемасы мөһим булып кала. Мәктәпкәчә тәрбия бирү - балалар бакчаларында урыннарны күбрәк итү мәсьә-ләсе ничек хәл ителә?

    - Бүген районда балаларга мәктәпкәчә тәрбия бирү буенча район Советы, башкарма комитеты тарафыннан инде күп эшләр башкарылды. Беренчедән, эшләп килүче балалар бакчаларының мөмкинлекләре тулы куәтенә файдаланыла, аларда соңгы елларда барысы бергә 127 урынга исәпләнгән 5 өстәмә төркем ачылды. Район бюджеты акчалары хисабына реконструкцияләнеп, бушаган биналар 38 урынлы балалар бакчаларына бирелде. Мәктәп-ләрне һәм балалар бакчаларын бер бинага урнаштыру мәсьәләләре уңышлы хәл ителә, анда шартлар уку процессын алып баруга туры килә.

    - Рөстәм Галиуллович, укытучыларны һәм яшьләрне стимуллаштыру чаралары каралганмы?

    - Районда укытучыларны, яшьләрне тагын да нәтиҗәлерәк, актив хезмәт эшчәнлегенә стимуллаштыру механизмнары үсә. Финанслау муниципаль бюджет акчалары һәм бюджеттан тыш чыганаклар хисабына башкарыла. Район башкарма комитеты карары белән ел саен төрле дәрәҗә конкурсларда җиңүчеләргә премияләр булдырылды. Шул рәвешле, быел чаралар уздыруга һәм спорт ярышларында, иҗади конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләүгә 680 мең сумга якын акча бүлеп бирелде.

    - Рөстәм Галиуллович, яңа уку елы алдыннан нинди теләкләр әйтер идегез?

    - Бүген илебез мәгарифе сыйфатына карата күпләгән гадел тәнкыйть сүзләре яңгырый. Укытучыларыбызның потенциалын белеп, президент "Киләчәк" - "Будущее" программасын тәкъдим итте, аның төп максаты - теләсә нинди мәктәпне исеме баш хәрефләрдән язылырлык мәктәп итү.

    Уйлавымча, һәркем аның төп принципларын яклый: талантлы балаларга ярдәм итүнең, педагогларның һөнәри үсешен стимуллаштыруның, сә-ламәт яшәү рәвешенә һәм белем бирүнең уңайлы шартларына өстенлек бирүнең яхшы эшләнгән системасын булдыру.

    Мәгариф системасын үстерү буенча эш безнең барыбыз өчен дә җитди һәм җаваплы. Барыгызга да нәтиҗәле эш һәм барлык башлангычларда иҗади уңышлар телим!

    Барлык укытучыларны, укучыларны, әти-әниләрне, мәгариф ветераннарын яңа уку елы башлану белән котлыйм, һәркайсына нык сәламәтлек һәм районыбызның чәчәк атуы хакына яңа эшләр башкаруда көч-куәт телим!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: