Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Яңа очрашуларга кадәр, Санкт-Петербург!

Быелгы уку елында мин өлкән сыйныф укучыларының "Дмитрий Лихачев идеяләре һәм хәзерге заман" дип аталган иҗади эшләр конкурсында катнаштым. Аны Петербург интеллигенциясе конгрессы, югары һөнәри белем бирүче "Профсоюзларның Санкт-Петербург гуманитар университеты" уздыра. Минем иҗади эшем - «Тел кешенең зәвыгы, аның әйләнә-тирә мохиткә, үзенә карата мөнәсәбәте турында киеменә караганда да күбрәк...

Быелгы уку елында мин өлкән сыйныф укучыларының "Дмитрий Лихачев идеяләре һәм хәзерге заман" дип аталган иҗади эшләр конкурсында катнаштым.

Аны Петербург интеллигенциясе конгрессы, югары һөнәри белем бирүче "Профсоюзларның Санкт-Петербург гуманитар университеты" уздыра. Минем иҗади эшем - «Тел кешенең зәвыгы, аның әйләнә-тирә мохиткә, үзенә карата мөнәсәбәте турында киеменә караганда да күбрәк сөйли» дигән темага инша. Мин анда Дмитрий Лихачевның "Письма о добром" китабындагы 9 нчы хатында әйтелгән тел турындагы фикерләрен җәмгыятебездә һәм кеше тормышында телнең ролен күрсәтеп анализладым һәм киңәйттем. Ни кызганыч, җәмгыятьтә мәдәнилекнең, рухилык һәм әхлаклылыкның кимүен күрми мөмкин түгел. Иншамда игътибарны "Бөек һәм кодрәтле" рус телен яшәтү, саклау һәм безнең телләрдә һәм йөрәкләрдә урын алсын өчен аңа ярдәм итәргә кирәклегенә юнәлттем. Чит телдән кергән сүзләр һәм тәгъбирләр һөҗүм итүенә, сүзләрне белә торып тупасландыру һәм гадиләштерүгә карамастан, рус теле монысына да чыдар: Петр Беренче заманында чит ил сүзләре агымына каршы тора алды бит. Аңа булышырга гына кирәк. "Көмеш" һәм "алтын" гасырларның бөек рус әдәбияты, тарих, халыкның мәдәнияте, гореф-гадәтләренә таянып, җентекләп, җитди һәм системалы рәвештә булышырга. Безгә ориентирлар, максатлар, мисаллар кирәк. Әлеге очракта бу - культуралы һәм дөрес сөйләм.

Аннары мин бу хәлгә безнең укытучылар һәм укучылар коллективының борчылуы турында сөйләдем. Дмитрий Лихачев фикерләренә нигезләнеп язылган шушы хезмәте-мә конкурсны оештыручылар да битараф калмады. Минем иншамны билгеләп үттеләр һәм «Профсоюзларның Санкт-Петербург гуманитар университеты»на
XIII нче Халыкара Лихачев фәнни укуларына чакырдылар.

Әлеге форум программасы бик кызыклы һәм чараларга бай булды: университет һәм шәһәр буйлап экскурсияләр, Н.Т.Акимов исемендәге Комедия театрында спектакль карау, университетта пленар утырышларда һәм тантаналарда катнашу. Иң кызыклысы, әлбәттә, Россиянең өлкән сыйныф укучыларының Лихачев форумы секциясе утырышына чакырылу. Анда без, конкурста җиңүчеләр, призлы урыннарны яулаучылар һәм дипломантлар, кыскача гына үз хезмәтләребез турында сөйләдек һәм презентацияләребезне тәкъдим иттек. Безне кадерле кунаклар кебек каршы алдылар, игътибар белән тыңладылар һәм чыгышларыбызны анализладылар. Анда танылган кешеләр - Петербург гуманитар университеты ректоры Александр Запесоцкий, Тел тренингының Халыкара институты президенты, Бөекбритания профессоры Ричард Льюис, "Исааковский собор" Дәүләт музее директоры, Санкт-Петербург Иҗтимагый советы рәисе Николай Буров һәм башкалар чыгыш ясады.

Мине III нче дәрәҗә Диплом һәм акчалата премия белән бүләкләделәр.

Реклама

Безгә Россия Президенты Владимир Путинның XIII нче Халыкара Лихачев фәнни укуларында катнашучыларга һәм кунакларга мөрәҗәгать ителгән Котлавын укыдылар һәм конкурс нәтиҗәләре нигезендә конкурстан тыш бюджет урыннарына университетта укырга чакырдылар.

Санкт-Петербург гуманитар университеты миңа бик ошады, һәм хәзер үземне шушы югары уку йортындагы факультетларның берсендә студент итеп күз алдына китерәм. Мондый уңышка мин, әлбәттә, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Суфия Габделәхәт кызы Шиһапова һәм Күлле мәктәбе педагоглары коллективы тырышлыгы белән ирештем. Барыгызга да иҗади уңышлар һәм нык сәламәтлек телим. Рәхмәт сезгә, кадерле укытучыларым!

Белешмә

Бу конкурста Россиянең төрле почмакларыннан һәм якындагы чит илләрдән килгән 595 укучы катнаша, ә форумга нибары 11 укучы чакырыла. Алина да шулар арасында. Руслар әйт-мешли: «Знай наших»!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев