Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Уңышлары безне сөендерә

Тәрбияле, сәләтле, һөнәрле бала әти-әнисе өчен генә түгел, укытучылар өчен дә зур куаныч. "Алтын бәһале оҗмах нигъмәтләреннән кадерле булган нәрсә - тәрбияле баладыр. Ата вә ана өчен тәрбияле бала дәрәҗәсеннән дә олуг байлык һич булмас. Тәрбияле бала, дөньяда җанга шатлык вә ахирәттә йөзгә аклык китерер", - дип язган Ризаэддин Фәхреддин....

Тәрбияле, сәләтле, һөнәрле бала әти-әнисе өчен генә түгел, укытучылар өчен дә зур куаныч.

"Алтын бәһале оҗмах нигъмәтләреннән кадерле булган нәрсә - тәрбияле баладыр. Ата вә ана өчен тәрбияле бала дәрәҗәсеннән дә олуг байлык һич булмас. Тәрбияле бала, дөньяда җанга шатлык вә ахирәттә йөзгә аклык китерер", - дип язган Ризаэддин Фәхреддин.

Тәрбияле, актив балалар - сыйныф җитәкчесенең уң кулы. Аларның начар эшләргә вакытлары калмый: дәресләрдән соң түгәрәкләргә йөриләр, төрле чараларда катнашалар, яраткан спорт төрләре белән шөгыльләнәләр.

Районыбызда соңгы елларда балалар өчен бик күп шартлар тудырылды. Ата-аналар белән беррәттән, без - укытучылар да моңа сөенәбез.

Мин - Биектауның 2 нче мәктәбендә 8 нче Б сыйныфы җитәкчесе. Сыйныфта 23 укучы. Укучыларның күпчелеге спорткомплекска йөри. Әмир Мөхәммәтҗанов 7 ел тхэквондо белән шө-гыльләнә. Төрле ярышларда катнаша, Мактау кәгазьләре һәм медальләре бар. Даниил Михалевның да бу спорт төре буенча алган мактаулы исемнәре күп. А.Кузнецов, И.Качалов, Р.Насыйбуллин - бокс түгәрәгенә йөриләр. А.Сибгатуллин, И. Мифтахов, С. Курганов та спорт белән шөгыльләнәләр. Малайларга алган күнекмәләрен бары файдалы максатларда куллануларын гына телисе килә.

Реклама

Сыйныфыбызның кызлары да егетләрдән калышмый. Динара Хәмидуллина бокс буенча Казан беренчелегендә икенче урын яулады. Мәктәп һәм район күләмендә оештырылган спорт ярышларында Гөлфия Сираҗиева, Дарья Терентьева яхшы күрсәткечләргә ирештеләр. Г.Сираҗиева спорт белән беррәттән бию түгәрәгенә дә йөри.

әнгать мәктәбенә йө-рүче талантлы кызларыбыз да бар. Светлана Захарова музыка мәктәбенең скрипка классына йөри, бик матур җырлый. Ә Азалия Йосыпова биергә дә, җырларга да оста, скрипкада да уйный. Ул 4 илдә: Франция, Германия, Польша, Чехиядә булып кайтты. Бу - сәләтле балаларның әти-әниләренең тәрбия эшенә керткән зур өлеше, игътибары.

Бер укучыбыз - Адель Газизов, 7 нче сыйныфтан соң, зур сынаулар үтеп, Казанда Универсиада шәһәрчегендәге махсус мәктәпкә укырга керде. Без аңа уңышлар телибез!

Башка укучылар да, алардан үрнәк алып, вакытларын шулай файдалы һәм күңелле уздырсыннар иде. Үзләренең уңышлары белән әти-әниләрен, укытучыларын шатландырсыннар, мәктәбебез данын югары күтәрсеннәр иде, дигән теләктә калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев