Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Туган мәктәбенең данын күтәрде

Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча II нче Халыкара олимпиада узды. Гран-прига Япониядән Юто Хисияма һәм Апас районыннан Илүзә Гайфуллина лаек булды. Аны ябу тантанасы М.Җәлил исемендәге Татар Дәүләт академия опера һәм балет театрында узды. Әлеге чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры...

Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча II нче Халыкара олимпиада узды. Гран-прига Япониядән Юто Хисияма һәм Апас районыннан Илүзә Гайфуллина лаек булды. Аны ябу тантанасы М.Җәлил исемендәге Татар Дәүләт академия опера һәм балет театрында узды. Әлеге чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.

Олимпиадада беренче урыннарны алучылар арасында безнең районның Айбаш урта мәктәбе укучысы Таһир Зиннәтуллин да бар. Әңгәмәбез аның белән.

- Таһир, шушындый абруйлы Халыкара олимпиадада уңышлы катнашуыңны белү безгә зур сөенеч булды. Ничек әзерләнүең турында әйтеп китмәссеңме?

- Мин татар әдәбияты белән мавыгам, китаплар укырга яратам. Олимпиадага бик тырышып әзерләндем, җиңүче буласым килде. Быелгы уку елында мин республика күләмендәге фән олимпиадасында призлы урынны алдым, халыкара олимпиада - тагын да җитдирәк сынау. Әзерләнергә миңа үзебезнең укытучылар, барыннан да бигрәк татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфинур Нуретдин кызы Низамиева булышты. Һәм, әлбәттә, әти-әнием ярдәм итеп торды.

- Олимпиада ничек узды, син нинди темага чыгыш әзерләдең?

- Безнең районнан олимпиадада ике кеше: Пановка мәктәбеннән Алина Сиднева һәм мин катнаштык. "Минем илем, минем халкым, минем мәктәбем" темасына презентация әзерләдем. «Мин, Таһир Рамил улы Зиннәтуллин, Татарстан Республикасы Биектау районының Айбаш авылында туганмын. Мин Татарстанда яшәвем белән горурланам». Мин чыгышымны менә шундый сүзләр белән башлап җибәрдем һәм кыскача гына үз республикам, Биектау районы, аның тарихы, истәлекле урыннары, туган авылым Айбаш, укыган мәктәбем турында сөйләдем. Танышу-презентация, иҗади конкурс менә шулай узды. Ә моңа кадәр Казан федераль университетының филология институтында интеллектуаль ярыш узды, без татар теле һәм әдәбияты буенча белемнәребезне күрсәттек.

- Халыкара олимпиадага бөтен дөньядан 300 дән артык катнашучы килде. Конкурслардан тыш программада тагын нинди кызыклы әйберләр булды?

- Халыкара олимпиаданың татар телен, татар халкының гореф-гадәтләрен саклауда әһәмияте бик зур. Безгә башка илләрдән килгән яшьләр белән аралашу өчен дә менә дигән мөмкинлек бирелде. Шәһәр буйлап экскурсияләргә чыктык, театрлар белән таныштык. Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы олимпиадада катнашучылар өчен кызыклы мәдәни программа әзерләгән. Килгән көнне без Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган "Гөргери кияүләре" спектаклен карадык. "Әкият" театрына да бардык, анда Г.Кариев исемендәге Яшьләр театры куйган "Нигез ташлары"н тамаша кылдык. Без Татар бистәсендә дә булдык, андагы ресторанга алып керделәр. "Мин татарча сөйләшәм" акциясе бигрәк тә ошады. Анда төрле җырлар, биюләр башкарылды, уеннар уздырылды, бик кызык булды.

Олимпиаданы ачу тантанасы Казан дәүләт федераль университетының актлар залында булды, ә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Халыкара олимпиада тантаналы төстә ябылды. Президентыбыз Р.Миңнеханов җиңүчеләрне тәб-рикләргә үзе килгән иде.

- Таһир, гаиләң турында сөйләп китмәссеңме?

- Минем әти-әнием - укытучылар. Дәү әнием дә мәктәптә балалар укыткан. Ул - авылда беренче югары белем алган кеше. Безнең гаиләне укытучылар гаиләсе дип тә әйтеп була. Гаиләдә без өч малай, мин - шуларның иң олысы. Энеләремә үрнәк булырга тырышам.

- Башка фәннәр буенча өлгереш ничек?

- Мин 9 нчы сыйныфта укыйм. Башка фәннәр буенча да билгеләрем «бишле»ләр булса да, математика белән татар телен аеруча яратам. Барлык конкурслар һәм олимпиадаларда катнашырга тырышам, призлы урыннар яулыйм. Республика күләмендә Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган иншалар бәйгесендә З нче дәрәҗә диплом һәм китаплар белән бүләкләндем. Узган ел Бөтенроссия "Ребус" математика конкурсында катнашып, 1 нче урынны яуладым. "Я, ты, он, она, вместе - целая страна" дип аталган иншалар конкурсында район буенча 1 нче урынны алдым. Ике ел рәттән экологик фестивальдә катнашып, 2, 3 нче урыннар яуладым. Минем энеләрем дә конкурс-олимпиадаларда актив катнашалар.

- Халыкара олимпиадада катнашудан тәэсирләрең нинди?

- Мин анда катнашуым белән бәхетле. Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов ябылу тантанасында мондый олимпиадалар Габдулла Тукайның туган көнен бәйрәм иткән көннәрдә ел саен уздырылачак, биремнәр тагын да кызыклырак булачак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев