Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Слет призерлары булдык

Татарстан Республикасы хәрби-патриотик клубларының Х ачык слеты булды, анда безнең "Булачак сугышчы" хәрби-патриотик клубы да катнашты. Барлыгы 14 команда җыелды. Ярышлар 3 көн дәвам итте. Беренче көнне безне казармаларга урнаштырдылар, аннары слетны ачу тантанасы булды. Анда Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының хәрби хезмәткә әзерлек һәм чакыру бүлеге начальнигы Дмитрий Гурылев, "Патриот"...

Татарстан Республикасы хәрби-патриотик клубларының Х ачык слеты булды, анда безнең "Булачак сугышчы" хәрби-патриотик клубы да катнашты.

Барлыгы 14 команда җыелды. Ярышлар 3 көн дәвам итте. Беренче көнне безне казармаларга урнаштырдылар, аннары слетны ачу тантанасы булды. Анда Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының хәрби хезмәткә әзерлек һәм чакыру бүлеге начальнигы Дмитрий Гурылев, "Патриот" республика үзәге директоры Дмитрий Литвинов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәп-тән тыш эш үзәге директоры урынбасары Зөлфия Низамиева, сугыш ветераннары һәм хәрби хезмәт комитетының хәрби-патриотик эш бүлеге начальнигы, Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы Александр Поляков катнашты.

Ачылыштан соң ярышлар башланды. Жирәбә буенча без анда сигезенче булып катнаштык. Автоматны сүтеп-җыюда беренчеләрдән булып көч сынаштык. Аннары хәрби-спорт ярышлары - аркылы борыста күтәрелү, 100 метрга йөгерү, гер күтәрү, автомат магазинын тутыру, кулларга таянып, гәүдәңне күтәрү уздырылды. Шул ук көнне кич белән барлык командалар да алдан әзерләп килгән визит карточкалары белән чыгыш ясадылар - үзләре белән таныштырдылар.

Икенче көнне беренче ярыш - саф әзерлеге иде. Аннан соң пневматик винтовкадан ату ярышлары уздырылды. Без электрон тирда аттык. Шушы ук көнне оборона-туристлык ярышлары да булды. Кичке аштан соң әдәби-музыкаль композицияләр һәм медиа-визиткалар конкурслары оештырылды.

Ярышларның өченче көненә клуб гимнын җырлыйсы һәм сугышчан листоклар гына чыгарасы калды. Слет ябылу тантанасында ярышларның төрле төрләрендә призлы урыннарны яулаган командаларны грамоталар һәм бүләкләр белән билгеләп үттеләр.

Безнең команда барлык ярышларда да үзен яхшы яктан күрсәтте һәм, шуның нәтиҗәсе буларак, мактаулы 3 нче урынны алды. Аның өчен без мәктәпкә Кубок, Мактау грамотасы һәм фотоаппарат алып кайттык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев