Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Сәламәтлек территориясе

Күлле урта мәктәбендә "Мәктәп - сәламәтлек территориясе" шигаре белән Сәламәтлек көне үткәрелде. Ул Бөтендөнья сәламәтлек көне кысасында оештырылды. Чарада 1-11 нче сыйныф укучылары һәм бөтен укытучылар коллективы катнашты. Сәламәтлек көне күңелле музыка астында бөтен мәктәп бергәләп иртәнге зарядка ясаудан башланып китте. Аннары мәктәпнең "Салават күпере" бию төркеме кызлары барлык укучылар...

Күлле урта мәктәбендә "Мәктәп - сәламәтлек территориясе" шигаре белән Сәламәтлек көне үткәрелде. Ул Бөтендөнья сәламәтлек көне кысасында оештырылды. Чарада 1-11 нче сыйныф укучылары һәм бөтен укытучылар коллективы катнашты.

Сәламәтлек көне күңелле музыка астында бөтен мәктәп бергәләп иртәнге зарядка ясаудан башланып китте. Аннары мәктәпнең "Салават күпере" бию төркеме кызлары барлык укучылар катнашында "Недетское время" җыры белән бию-спорт флешмобы оештырды. Бөтен мәктәпне берләштергән һәм көн буена җитәрлек күңел күтәренкелеге, уңай тәэсирләр биргән гаҗәеп манзара булды ул. Сәламәтлек дәресләрендә без дөрес туклану, көндәлек режим, чыныгу турында сөй-ләштек. "Мода һәм сәламәтлек", "Начар гадәтләр", "Аралашу культурасы", "Компьютерның кеше сәламәтлегенә йогынтысы" дигән темаларга фикер алыштык.

"Күңелле стартлар", язгы кросс, теннис, волейбол, бадминтон турнирлары кебек спорт ярышлары да бик ошады. Башлангыч сыйныф укучылары янына "Аквамарин" балалар театры килеп, фокуслар, мәзәкләр, табышмаклар һәм спорт уеннары кергән күңелле тамаша күрсәтте. Мәктәпнең пешекчеләре әзерләгән витаминлы салатлар, соклар, җиләк-җимеш һәм камыр ризыкларыннан торган иртәнге һәм төшке ашлар телеңне йотарлык иде.

"Гомернең иң төп хәзинәсе син яулап алган җирләр дә, сандыгыңдагы байлыклар да түгел... Гомернең иң төп хәзинәсе - сәламәтлек һәм аны саклап калу өчен бик күп белергә кирәк", - дип, Әбүгалисина бик дөрес әйткән шул. Мәктәбебездә үткәрелгән Сәламәтлек көне безгә сәламәт яшәү турында бик күп яңалыклар һәм файдалы мәгълүмат бирде, ә спорт ярышлары тагын да ныграк берләштерде, дип курыкмыйча әйтә алам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев