Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

“Син – булачак сайлаучы”

Күлле урта мәктәбендә 10-11 нче сыйныф укучылары белән "Син - булачак сайлаучы" дигән темага сыйныф сәгате булды. Укучыларны хокук, сәясәт, гражданин, сайлаучы, сайлаучы хокукы, референдум дигән төшенчәләр белән таныштырдылар. Ә иң мөһиме - җәмгыятьнең сәяси тормышында катнашу һәм актив гражданлык позициясендә тору зарурлыгы турында башлангыч белемнәр бирделәр. Тарих һәм җәмгыять...

Күлле урта мәктәбендә 10-11 нче сыйныф укучылары белән "Син - булачак сайлаучы" дигән темага сыйныф сәгате булды.

Укучыларны хокук, сәясәт, гражданин, сайлаучы, сайлаучы хокукы, референдум дигән төшенчәләр белән таныштырдылар. Ә иң мөһиме - җәмгыятьнең сәяси тормышында катнашу һәм актив гражданлык позициясендә тору зарурлыгы турында башлангыч белемнәр бирделәр.

Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гөлшаян Мәсхүд кызы Дирзизова сыйныф сәгатенең гражданнарның сайлау хокукына багышлануын белдерде.

Безнең һәркайсыбызның да туганда ук бирелә торган хокукларыбыз бар. Шул ук вакытта кайбер хокуклар мәгълүм яшькә җиткәч кенә бирелә. Мәсәлән, властьның дәүләт органнарына сайлауларда катнашу хокукы. Һәр кеше дә 18 яше тулгач сайлау һәм сайлану, шулай ук сайлауларда үз фикерен ирекле белдерү хокукы ала. Сыйныф сәгатендә без сайлаулар тарихына күз салдык: "халык власте" органнарыннан Киев, Новгород һәм башка борынгы Русь шәһәрләре хакимиятенең иң югары органы булган җыелыш эшчәнлеген; 1785 елда дворяннар җыелышларының ничек эшләвен; 1905 елгы Дәүләт Думасына сайлаулар турындагы положениене; 1917 елгы Февраль революциясеннән соң сайлау хокукы үсешендә яңа этапны карадык. Сайлау хокукы принципларын яхшырак аңлау өчен сайлаулар турындагы берничә мисалны күзәттек.

Аннары сүз Семиозерка авыл җирлегеннән Биектау муниципаль районы депутаты Мәдинә Кәбир кызы Галиевага бирелде. Ул укучыларга илдә күп нәрсә безнең караштан торуны аңлар өчен үзебезнең дәүләт, халык тормышында катнашыбыз булуны сизеп яшәргә тиешлегебез турындагы сүзләр белән мөрәҗәгать итте. Мин - үз илемнең гражданины.

Сыйныф сәгате азагында 11 нче сыйныф укучылары депутатка сораулар бирделәр. Алар безнең районда югары уку йортларына максатлы юллама алу белән кызыксындылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев