Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Хәрефләрдән сүзләр төзелгәнен алар хәзер беләләр инде

Һәр кешенең тормышында истә кала торган мизгелләр була. Беренче адымнар ясау, беренче тапкыр бакчага бару, беренче мәртәбә мәктәп бусагасын атлап керү, укудагы беренче җиңүләр, уңышлар... Бу мизгелләр һәркемнең күңелендә мәңгегә саклана. Әле 1 сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергән нәниләр беренче җиңүләрен бәйрәм иттеләр. Бу - 4...

Һәр кешенең тормышында истә кала торган мизгелләр була. Беренче адымнар ясау, беренче тапкыр бакчага бару, беренче мәртәбә мәктәп бусагасын атлап керү, укудагы беренче җиңүләр, уңышлар... Бу мизгелләр һәркемнең күңелендә мәңгегә саклана.

Әле 1 сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергән нәниләр беренче җиңүләрен бәйрәм иттеләр. Бу - 4 март көнне Ямаширмә урта мәктә-бендә узган Әлифба бәйрәме. Әлифба бәй-рәме - кечкенәләрнең ярты еллык эшенә йомгак ясау тантанасы ул. Балаларга хәрефләр тану, хәрефләрдән иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү җиңел булмады. Тик алар югалып калмадылар, тырыштылар. Балаларга бу тырышлыкларында, әлбәттә, укытучылар бик зур ярдәм күрсәттеләр. Мәктәбебездә 1 нче сыйныф ике төркемгә бүленә: рус һәм татар сыйныфы. Татар сыйныфын Зәйлә Сабит кызы Яруллина, рус сыйныфын Гөлсия Әхәт кызы Исмәгыйлева укыта. Алар икесе бергә матур итеп бәйрәм кичәсе оештырдылар. Классның бизәлеше, сценарийның матур итеп төзелүе безне таң калдырды. Балалар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр: җырладылар, шигырьләр сөйлә-деләр, ә биюгә килгәндә, ниндиләре генә юк: шәрыкъ биюе, дисеңме, «матрешкалар», украин биюе, «барбарики». Биюләрне өйрәтүгә Лилия Альберт кызы Сафиуллина да күп көч куйган.

Без хөрмәтле укытучыларыбызның тырышлыкларына, сабырлыкларына, безнең балаларыбызны үзләренеке кебек күреп яратуларына сокланабыз һәм ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез. Уңышларыгызга сөенеп, бәхет хисе кичереп яшәгез. Һәр таңны сау-сәламәт каршылагыз. Замана авырлыклары, күңел төшенкелеге сезне читләтеп үтсен. Без сезне бик хөрмәт итәбез.

Барлык әти-әниләр исеменнән

Алия МӨХӘММӘДИЕВА,

Ямаширмә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев