Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Бик сагынып очраштык

Мәктәп еллары - кеше гомеренең кабатланмас матур бер мизгеле. Кеше күңелендә мәңге җуелмас шатлыклар, онытылмас истәлекләр нәкъ менә мәктәп елларында салына. Гаҗәеп күңелле, онытылмас еллар. Беренче кыңгырау, беренче дәрес, беренче укытучы... Белемнәрнең нигезләрен ныклы үзләштерү өчен тырышлык, төрле кызыклы эшләргә өйрәнү, җәмәгать эшләре белән елларның үтүе сизелми дә калган. Һәр...

Мәктәп еллары - кеше гомеренең кабатланмас матур бер мизгеле.

Кеше күңелендә мәңге җуелмас шатлыклар, онытылмас истәлекләр нәкъ менә мәктәп елларында салына. Гаҗәеп күңелле, онытылмас еллар. Беренче кыңгырау, беренче дәрес, беренче укытучы... Белемнәрнең нигезләрен ныклы үзләштерү өчен тырышлык, төрле кызыклы эшләргә өйрәнү, җәмәгать эшләре белән елларның үтүе сизелми дә калган.

Һәр мәктәпнең үзенә генә хас традицияләре бар. Безнең мәктәптә - Очрашу кичәсе. Мәктәбебездә бу матур традиция елдан-ел дәвам итә. Быел да мәктәбебезне 20, 30, 40 һәм 50 ел элек тәмамлап чыккан укучылар үзләренең укытучылары, сыйныфташлары белән очрашты. Бу көн сыйныфташлар очрашуы гына түгел, ә тормыш тәҗрибәсе туплаган өлкәннәрнең яшь буынга үзләренең киңәшләрен бирүе дә. Очрашу кичәсен мәктәбебезне бетергән һәрбер укучы зур түземсезлек белән көтеп ала. Бу көнне алар үзләренең яраткан, аларга ныклы белем биргән укытучыларына зур рәхмәтләрен җиткерәләр, күп еллар күрешмәгән сыйныфташлары белән очрашалар.

Кунаклар белән тулы залда кичәне мәктәп директоры Гадания Гомәр кызы Сабирҗанова ачып җи-бәрде. Ул хәзергесе вакытта мәктәптә эшләгән укытучылар белән таныштырды һәм сыйныфташларга күңелле ял итүләрен теләде. Быелгы очрашу кичәсенә моннан күп еллар элек укытып ялга чыккан укытучылар да килгән иде. Алар Динә Гыйззатулла кызы Уразманова, Кәүсәрия апа Шәрипова, Әнәс абый Гарипов, Зөфәр абый Зарипов, Рузилә апа Бикмөхәммәтова.

Реклама

Мәктәпне моннан 20, 30, 40, 50 ел элек тәмамлаганнарның күпчелеге килгән иде. Алар беренче укытучылары, үзләре укыган вакытта уздырылган чаралар турында сөйләделәр, киңәшләрен бирделәр, мәктәпкә үз сыйныфташлары исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

Мәктәпне моннан 40 ел элек тәмамлаучылардан Миләүшә Ислам кызы Сафинаның чыгышы бик эчтәлекле булды. Ул үз укытучыларына бик күп җылы сүзләр әйтеп, хәзерге вакытта безнең арадан киткән укытучыларны искә алды һәм барысына да үзләренең рәхмәтләрен җиткерде. Чыгышын шигырь юллары белән тәмамлады:
Кыңгыраулы мәктәп
төшкә керә,
Таныш чыңы һаман
колакта.
Бер мизгелгә, вакыт,
туктап торчы,
Кайтар безне кабат
яшь чакка.
Ераклардан үзләренә
дәшкән
Кыңгыравы гына
ни тора!
Мең рәхмәтләр әйтеп
баш иябез
Мәмдәлдәге белем
йортына,
Нурлы укытучы
халкына.
Очрашу кичәсен әзерләү һәм үткәрү укытучылар коллективыннан да, укучылардан да бик күп хезмәт таләп итә. Бу матур традицияне саклаганнары һәм дәвам иткәннәре өчен аларга һәркем рәхмәтле.
Ел артыннан еллар үтә
тора,
Очрашулар тия бик
сирәк.
Шаулап үткән мәктәп
елыбызны,
Укытучыларыбызны искә
алу өчен,
Очрашулар безгә бик
кирәк!
Очрашулар безгә
бик кирәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X