Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Бик актив һәм тату класс

Минем шаян, шук укучыларым, шау-шулы тынгысыз классым тиздән, бик тиздән мәктәп тарихына кереп калырлар. Алар - дүрт ел бергә эшләгән чираттагы чыгарылыш. Коркачык мәктәбендә 15 ел физика укытучысы булып эшләү дәверендә бу минем өченче сыйныфым. 2009 нчы ел... Мәктәп тәмамлаучы укучыларымны олы тормыш юлына озаттым, ә алар урынына яңалары -...

Минем шаян, шук укучыларым, шау-шулы тынгысыз классым тиздән, бик тиздән мәктәп тарихына кереп калырлар. Алар - дүрт ел бергә эшләгән чираттагы чыгарылыш.
Коркачык мәктәбендә 15 ел физика укытучысы булып эшләү дәверендә бу минем өченче сыйныфым. 2009 нчы ел... Мәктәп тәмамлаучы укучыларымны олы тормыш юлына озаттым, ә алар урынына яңалары - бишенче сыйныфлар килде.
1 нче сентябрь... Миңа егерме өч укучының карашы төбәлгән. Әлегә алар минем укучыларым булмаса да, мин алар белән инде таныш - дүртенче сыйныфта укыганда дәресләргә кереп утырдым, тәрбия сәгатьләрендә булдым. Бу балалар минем җитәкчелектә "Свеча" театр студиясендә шөгыльләнделәр. Әлегә аларның мине үзләренең беренче укытучылары белән чагыштыруларын сизәм, шуңа күрә нәкъ менә шушы мизгелдә кирәкле сүзләр табарга кирәклеген аң-лыйм. "Исәнмесез, әй-дәгез танышыйк. Мин Ольга Николаевна, сезгә табигать белеме фәнен укытачакмын һәм сыйныф җитәкчесе булачакмын". Уф, җилкәмнән авыр йөк төшкән сыман булды. Беренче адым ясалды. Әйе шул, яңа сыйныфка кергәндә һәрвакытта да кечкенә бала кебек дулкынланасың һәм кирәкле сүз-ләрне таба алмый интегәсең. Ә күпмедер вакыт узганнан соң бер-береңне күз карашыннан ук аңлый башлыйсың.
Бергәләп уку, белем туплавыбыз менә шулай башланып китте. Без класста дежур торырга, бер-беребезгә булышырга, әләкләмәскә, дус яшәргә дә бергәләп өйрәндек. Әти-әниләр һәм балалар аралашуның, мәктәп тормышының гап-гади кагыйдәләренә, рухи кыйммәтләренә бергә-бергә төшенделәр. Әти-әниләрдән бик уңдым мин. Алар һәр башлангычны хуплап каршы алдылар. Шушы еллар дәверендә минем күңелемдә зур урын алган малайлар һәм кызлар өчен дә аларга бик рәхмәтлемен. Балалар күп вакытларын мәктәптә уздыралар бит. Һәм мин һәрвакыт алар янында. Укучыларым турында хәзер тынгысыз, тиктормас бала-чагалар дип әйтеп булмый. Алар хәзер үсеп җиткән, күпмедер дәрәҗәдә акыл туплаган егетләр һәм кызлар. Мин аларны ничек бар, шулай яратам. Минем кызларым һәм малайларым! Барысы да матурлар, уңганнар, нәрсәгә тотынсалар, шуны булдыралар. Иң мөһиме - һәммәсенә өлгерәләр: түгәрәкләргә һәм спорт секцияләренә йөриләр, мәктәптәге чараларда, олимпиадаларда, конкурсларда катнашалар. Бөтенесен санап чыгуы да мөмкин түгел. Көн саен үзләрендә ниндидер яңа талант, сәләтләр ачулары, алган белемнәрен һәм осталыкларын куллана белүләре белән мине сөендереп торалар. Менә шундый гаҗәеп сыйныф белән эшләргә туры килүенә язмышыма бик рәхмәтлемен. Беренче карашка ул гап-гади сыйныф, әллә ни "йолдызлары" да юк. Мин аларга җитәкчелек итмим, ә бәлки алар белән бергә яшим, бергә эшлим. Бу тормышта уңышларыбыз да, җитешсезлекләребез дә, җиңүләр һәм җиңелүләребез дә - барысы да уртак.
Укучыларымның кеше кайгысына битараф булмауларына бик шатмын. Алар Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларга куелган һәйкәл турында да кайгырталар. Быел без анда ак чыршылар утырттык. Укучыларым 4 нче сыйныфта беренче тапкыр сәхнәгә чыктылар һәм хәзер аннан төшмиләр. Без сәламәтлек һәм экология театрлары конкурсларында даими катнашабыз, район һәм республика конкурсларында призлы урыннар яулыйбыз. Район полициясенең иң яхшы кадет сыйныфы. Минем укучыларым - класста гына түгел, мәктәп күләмендә дә барлык яхшы башлангычларда актив катнашучылар. Без "СМС-балалар" проектында да катнашабыз, мөһим һәм файдалы эшләр белән шөгыльлә-нәбез. "Театр студиясе наркотикларга каршы" дигән социаль проект эшләдек. Кайбер нәрсәләргә төшенеп җитмәсәк тә, бөтен нәрсәне белергә һәм өйрәнергә омтылабыз. Билгеле булганча, берни эшләмәгән кеше генә хаталанмый.
Минем классым өчен мәктәп - сөенечләре һәм көенечләре булган бүгенге, хәзерге вакыттагы чын тормыш.
Һәр сыйныфны бердәй яратып булмаганын аңлыйм, аларны хәтта чагыштырырга да ярамый. Шунысын аермачык әйтә алам - аларга ихлас күңелдән ышанырга кирәк, менә шул вакытта олы тормыш аларны кочак җәеп каршы алыр. Һәм минем белән, дуслары белән бергә утлар-сулар кичкән укучыларымның һәркайсының шәхес булачагына ышанам. Шушы уңышта минем - укытучылары, сыйныф җитәкчесенең дә өлеше булуы сөендерә.


Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев