Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Баланың бакчадагы беренче көннәре җәзага әйләнмәсен

Балалар бакчасы - бала тормышында яңа чор. Аның өчен ул, барыннан да бигрәк, коллективта аралашуның беренче тәҗрибәсе. Яңа шартларга, таныш булмаган кешеләргә балалар гадәттә тиз генә ияләшә алмыйлар. Күбесе бакчага килгәч елый башлый. Берәүләре китергәндә еламыйча калсалар, кич белән өйләренә кайткач елыйлар, икенчеләре, иртә белән бакчага барырга риза булсалар да,...

Балалар бакчасы - бала тормышында яңа чор. Аның өчен ул, барыннан да бигрәк, коллективта аралашуның беренче тәҗрибәсе.

Яңа шартларга, таныш булмаган кешеләргә балалар гадәттә тиз генә ияләшә алмыйлар. Күбесе бакчага килгәч елый башлый. Берәүләре китергәндә еламыйча калсалар, кич белән өйләренә кайткач елыйлар, икенчеләре, иртә белән бакчага барырга риза булсалар да, килеп җиткәч көйсез-ләнә башлыйлар. Билгеле булганча, баланың бакчага ияләшүе аның психик һәм физик халәтенә бәйле. Яңа бина, башка уенчыклар, таныш түгел кешеләр - болар хисләр ягыннан да, мәгълүмат кабул итүдә дә киеренкелек тудыра.

"Волшебный замок" балалар бакчасында 5 төркем эшли, шуларның берсенә 2-3 яшьлекләр йөри. Мондый балалар белән шактый еллар эшләгәнлектән, аларны ия-ләштерү минем өчен аеруча мөһим. Безнең учреждениегә кабул иткәндә балаларга киеренкелек тудырмас өчен күп төрле чаралар кулланам. Иң элек ата-аналар балаларының гаиләдә үзләрен ничек тотуын тасвирлап, анкета тутыралар. Аннары балалар бакчасындагы шартларга ияләшү турында тәрбиячеләр күзә-түләр картасы алып бара. Әти-әниләр анкета сорауларына җавап биргәннән соң үзем өчен борчулы шартларда яшәүче гаиләләрне билгеләп куям. Анкета мәгълүматлары соңыннан ата-аналар белән профилактик һәм консультатив эшне дөрес оештырырга ярдәм итә. Биредә төп бурыч - ата-аналарга баланың ия-ләшү чоры үзенчәлекләре турында әйтү генә түгел, ә бәлки бу чорда аның белән ничек аралашырга кирәклеге турында киңәшләр дә бирү.

Күзәтүләрдән чыгып, ияләшү чорында ярдәмгә мохтаҗ балаларны ачыклыйбыз. Кече яшьтәге балалар белән коррекция эшенең аеруча нәтиҗәле, ә кайвакыт бердәнбер алымы - аерым-аерым да, шулай ук бергәләп тә уздырылган уен терапиясе.

Кечкенә балалар уенчыклар, өйдәге әйберләр белән уйнарга яраталар. Уен барышында алар яңа белемнәр һәм күнекмәләр үзләштерәләр, әйләнә-тирә мохитне күзәтәләр, аралашырга өйрәнәләр. Шуңа күрә андый балалар өчен уеннар сайлаганда сенсор һәм балаларның кул чукларын хәрәкәтләндерә торган ком, балчык, кәгазь һәм башкалар белән эш итүгә өстенлек бирәбез. Кечкенәләр бик теләп рәсем ясыйлар. Бу шөгыльне барысы да ярата.

Занятиеләр уздырганда кечкенә балалар белән эшләү спецификасын исәпкә алам: алар үз проблемалары турында мөстәкыйль хәбәр итәргә сәләтле түгел, еш кына алар үсештә артта калуда, көйсезләнүдә, агрессивлыкта чагылыш таба. Бу минем тарафтан балаларда психологик проблемаларны, шул исәп-тән адаптация чорында ачыклауны активлаштыру зарурлыгына нигез булып тора.

Баланың кичерешләре белән бәйле коррекция эше "монда һәм хәзер" принцибы буенча, уңай процессларны кичек-мәстән ныгытуга басым ясап башкарыла. Адаптация чоры тәмамлангач, консилиум җыела. Аның составына мөдир, шәф-кать туташы, тәрбиячеләр керә. Анда адаптация чорында уздырылган эш нәтиҗәләре, уңай үзгә-решләр турында фикер алышына, йомгаклар анализлана, алга таба эш тәгаенләнә. Үз тәҗрибәмә таянып шуны әйтә алам: озак еллар дәвамында сыналган эш алымы нәтиҗәсендә ике һәм өч яшьлек сабыйлар балалар бакчасына авырлыкларсыз ияләшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев