Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Балалар бүләкләргә сөенде

"Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясе кысаларында булачак беренче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре белән чираттагы очрашу "Балкыш" балалар иҗат йортында булды. ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау, мәгариф һәм фән, яшьләр эшләре һәм спорт министрлыклары "Бердәм Россия" партиясенең региональ бүлеге һәм башка җәмәгать оешмалары белән берлектә бу акцияне аз тәэмин ителгән...

"Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясе кысаларында булачак беренче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре белән чираттагы очрашу "Балкыш" балалар иҗат йортында булды.
ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау, мәгариф һәм фән, яшьләр эшләре һәм спорт министрлыклары "Бердәм Россия" партиясенең региональ бүлеге һәм башка җәмәгать оешмалары белән берлектә бу акцияне аз тәэмин ителгән гаиләләргә ярдәм күрсәтү максатыннан уздыралар.
- Баланы мәктәпкә әзерләү зур чыгымнар сорый. Һәр гаилә үз баласының яшьтәшләре арасында кыерсытылган, кимсенгән итеп хис итмәвен тели. Без балаларыбыз өчен барысын да сатып алдык диярлек, ләкин бүген алар алачак бүләк бер дә артык түгел, чөнки алда әле уку еллары күп бит, - диделәр үзләренең улларын һәм кызларын "Балкыш" балалар иҗат йортына алып килгән әниләр.
Бу көнне мәктәп портфеле һәм уку-язу кирәк-яракларын 31 бала алырга тиеш иде, кичәгә 20 се килгән. Акциянең спонсорлары буларак "СафПласт" һәм "Инвест" җаваплылыгы чикле ширкәтләре аталды. "Балкыш" коллективы балалар өчен күңелле программа әзерләгән. Программаның "Балачак - бәхет иле" дигән күңелле җыр белән башлануы символик мәгънәгә ия иде. Бу малайларның һәм кызларның балачагы чыннан да бәхетле булсын иде дип телисе килә.
Район администрациясе исеменнән булачак беренче сыйныф укучыларын һәм аларның әти-әниләрен Биектау муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Мин-җофар Усманова сәламләде.
- Алда сезне могҗизалы мәктәп еллары көтә. Мәктәп сезгә - икенче йорт, укытучылар икенче әниләрегез булыр, алар сезне укырга һәм язарга гына түгел, яхшылыкка, дуслаша белергә, тырышып эшләргә өйрәтәчәк. Сезнең алда матур Белем иле ишекләрен ача. Без, өлкәннәр, сезгә укыр өчен яхшы шартлар тудырырга тырышабыз, мәктәпләрне ремонтлыйбыз, төзибез, өлкәннәр сезнең өчен мәктәпләрдә әзерләгән бар нәрсәгә сезнең сакчыл каравыгыз мөһим, - диде Минҗофар Ибраһим кызы.
Мәгариф бүлеге начальнигы Камил Әхмәтҗанов сүзләренә караганда, быел беренче сыйныфка 402 бала бара, 39 мәктәп үз ишекләрен ача.
- Сезгә тырышырга һәм яхшы укырга, үзегезне тәртипле тотарга һәм әти-әниләрегезне яхшы билгеләренә генә укуыгыз һәм яхшы тәртибегез белән шатландырырга кирәк. Әти-әниләргә шуны әйтәсем килә: балаларыгызның мәктәптәге эшләре белән даими кызыксынып торыгыз, әти-әни-укытучы-бала - бер чылбырның буыннары, ул нык булса, уңышка исәп тотарга була, - диде ул.
Кичәне алып баручылар малайларны һәм кызларны зал уртасына чакырдылар. Алар үзләре өчен әзерләнгән бүләкләрне - мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчаларны бик шатланып алдылар. "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе исеменнән булачак беренче сыйныф укучыларына матур футболкалар өләштеләр.
Яңа уку елы уңаеннан бирелгән бүләкләрне алгач, балалар үз урыннарына утырыштылар һәм "Балкыш" балалар иҗат йорты укучылары әзер-ләгән концертны рәхәт-ләнеп карадылар.

Рәсемнәрдә: "Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясендә катнашучылар "Балкыш" балалар иҗат йортында.
А. Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев