Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Җыеп алган уңыш сөендерерлек булды

Мүлмә мәктәбе елдан-ел үзенең матур чәчәкләргә күмелгән, мул яшелчә, җиләк-җимеш бакчасы белән кешеләрне сокландырып тора. Һәр классның үзенә бүлеп бирелгән чәчәклек мәйданы бар. Алар анда ярыша-ярыша берсеннән-берсе матур, күз явын алырлык чәчәкләр үсте-рәләр. Бөтен фантазияләрен эшкә җигеп, төрлечә бизиләр. Балалар кечкенәдән үк матурлыкны аңларга һәм шушы гүзәллекне үз куллары белән...

Мүлмә мәктәбе елдан-ел үзенең матур чәчәкләргә күмелгән, мул яшелчә, җиләк-җимеш бакчасы белән кешеләрне сокландырып тора.

Һәр классның үзенә бүлеп бирелгән чәчәклек мәйданы бар. Алар анда ярыша-ярыша берсеннән-берсе матур, күз явын алырлык чәчәкләр үсте-рәләр. Бөтен фантазияләрен эшкә җигеп, төрлечә бизиләр. Балалар кечкенәдән үк матурлыкны аңларга һәм шушы гүзәллекне үз куллары белән иҗат итәргә өйрәнәләр.

Көз көне эшләр тәмамлангач, мәктәптә "Уңыш бәйрәме" үткәрелә. Шул бәйрәмдә балалар хезмәте бәяләнә, урыннар билгеләнә.

Мәктәп яны участогы табигатькә гашыйк, авыл хезмәтен ихтирам итүче, чын авыл кешесе тәрбияләргә ярдәм итә ул.

Мәктәп яны тәҗрибә участогы - менә дигән тәҗрибә үткәрү урыны ул. Монда укучылар биология дәресләрендә үзләштергән белемнәрен практикада кулланалар, үсемлекләрнең үсеш процессын күзәтәләр, коллектив белән бердәм эшләргә өйрәнәләр, башлангыч сыйныф укучылары да төрле тәҗрибәләр үткәрәләр.

Мәктәп яны тәҗрибә кишәрлегебезнең мәйданы 1,5 гектар. Узган уку елында 50 кв.метр мәйданлы парник булдырылды. Анда кыяр, помидор, борыч үстерелә.

Елдан-ел үсемлекләрне утырту урынын алыштырып торабыз. Уңыш алуда бу эшнең ярдәме бик зур. Хуҗалык җитәкчеләре ярдәме белән бакчага яндырылган тирес кертелә, көздән бакчаны казып, кышын кар тоткычлар куябыз.

Монда ел дәвамында 111 укучы, 20 укытучы һәм хезмәткәр бердәм көч куялар. Җәйге каникул чорында һәрбер укучы мәктәп бакчасында бик теләп эшли.

Иң күңелле вакыт - бакчада уңыш җыю. Эре-эре яшелчәләрне күмәклә-шеп җыйганда балаларның йөзләреннән шатлык, канәгатьләнү хисе бөр-келә.

Бакчабызда ел әйләнәсе үзебезгә ашарга җитәрлек яшелчә, җиләк-җимеш үстерелә. Быел мәктәп бакчасыннан 65 килограмм карлыган, 130 килограмм кыяр, 70 килограмм помидор, 100 килограмм кабак, 300 килограмм чөгендер, 200 килограмм суган, 300 килограмм кишер алынды. Кәбестә уңышы куандырырлык булды, 95 килограммын сата алдык. Ә пешекчеләребез җыелган уңышның берсен дә әрәм итмиләр: карлыганнан кайнатма ясыйлар, туңдырып куялар; кыяр, помидор һәм кәбестәне тозлыйлар, төрле салатлар ясыйлар. Тагын шуны әйтәсе килә, быел үсентеләр саткан акчага - 2 мең 200 сумга мәктәпкә эш кораллары: чиләкләр, тырма, сәнәк, лейкалар алдык.

Җыеп алынган уңышның күп өлешен авыл халкы өчен арзан бәядән сатабыз. Бу акчалар төрле чаралар үткәргәндә, мәктәпкә кирәк-ярак алганда тотыла.

Бу кадәр мул уңышны үстерү өчен бик күп көч, тырышлык һәм сабырлык кирәк. Мәктәп яны тәҗ-рибә кишәрлегендә эш җәй көне генә түгел, ә ел әйләнәсе бара.

"Хезмәтнең яңгыры - тир, алмасы - алтын", - дип белми әйтмәгән әби-бабаларыбыз. Мәктәп тәҗрибә кишәрлегендә эшнең бер максаты мул уңыш, табыш алу булса, ә иң мөһиме - укучыларыбызга хезмәт тәрбиясе бирү һәм җиргә мәхәббәт тәрбияләү. Эш белеп үскән укучыларыбыз, мәктәпне тәмамлап, олы тормыш юлына чыккач та сынатмаслар, тормыш авырлыклары алдында югалып калмаслар дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев