Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Яңа уку елы – укытучылар өчен яңа үрләр

Уку елы башлануга балалар гына түгел, укытучылар да әзерләнә. Мәгариф хезмәткәрләренең ел да уздырыла торган август киңәшмәсе - яңа эшләрне башлап җибәрү, узган елларга йомгак ясау һәм 2013-2014 нче уку елына яңа максатлар һәм бурычлар кую ул. Иртәдән үк район мәдәният йорты каршындагы мәйданда ярминкә гөрләде: анда район мәктәпләре балалар...

Уку елы башлануга балалар гына түгел, укытучылар да әзерләнә. Мәгариф хезмәткәрләренең ел да уздырыла торган август киңәшмәсе - яңа эшләрне башлап җибәрү, узган елларга йомгак ясау һәм 2013-2014 нче уку елына яңа максатлар һәм бурычлар кую ул.

Иртәдән үк район мәдәният йорты каршындагы мәйданда ярминкә гөрләде: анда район мәктәпләре балалар һәм педагоглар тырышлыгы белән ясалган картиналар, кием-салымнан алып, самолет модельләренә кадәр бар иде. Мәктәп яны участокларында үстерелгән төрле сорттагы яшел-чәләр, балчык, кәгазь, җепләрдән укучылар әзерләгән үзенчәлекле кул эшләре, бәйләгән, чигелгән тастымаллар һәм башка күп нәрсәләр һәркемнең игътибарын үзенә җәлеп итеп торды. Мондый муллык, хозурлыкка киңәшмәдә катнашучылар гына түгел, район үзәгендә яшәүчеләр дә сокландылар.

Конференцияне узган Универсиадага багышланган спорт биюләре һәм җырлар белән "Бәләкәч" балалар бакчасына йөрүчеләр ачып җибәрде. Баштан ук алар чарага шатлыклы һәм уңай юнәлеш бирделәр.

"Биектау муниципаль районының белем бирү тәҗрибәсендә заман технологияләре" - август киңәшмәсе менә шушы темага багышланды.

Мәгариф системасын модернизацияләү шартларында белем бирү мохитен үстерүнең төп юнәлешләре турындагы беренче доклад белән районның мәгариф бүлеге начальнигы Нияз Әхмәтҗанов чыгыш ясады.

Ул агымдагы елның 1 сентябреннән Россия Федерациясе мәгариф министрлыгы кабул иткән яңа законның үз көченә керүе турында белдерде һәм мәктәпләр эшенә кертеләчәк яңалыклар турында сөйләшергә тәкъдим итте. "Билгеле булганча, гомуми белем бирүнең муниципаль сферасында нәтиҗәсез чыгымнарның сәбәбе ике: сыйныфларда балалар саны аз булу һәм кадрларга кагылышлы ресурслар", - дип, теманы ачыклады мәгариф бүлеге начальнигы.

3 елда районда укучылар саны 184 кешегә кимеде.

Укучылар саны Алат, Айбаш, Алан-Бәксәр, Олы Кавал, Казаклар, Суыксу, Учхоз һәм башка урта мәктәпләрдә һәрвакыт аз. Район мәгариф учреждениеләрен үстерү буенча 2013-2018 елларга исәпләнгән муниципаль-максатлы программаны тормышка ашыру барышында кайбер мәктәпләр, балалар саны аз булганлыктан, статусларын үзгәрттеләр. Балалар җитмәү сәбәпле Шуман, Олы Починок һәм Олыяз башлангыч мәктәпләре филиаллары бетерелә. Барлык башлангыч мәктәпләр филиаллар статусына күчерелә.

"5 елда 13 база урта мәктәбен булдыру һәм 9 урта мәктәпне төп мәк-тәп итеп күчерү планлаштырыла", - диде Нияз Әхмәтҗанов. Ул, югарыда әйтелгәннәргә йомгак ясап, оптимальләштерүнең җитди адым булуын, аны төптән уйлап, иң мөһиме акчаны янга калдыру түгел, ә бәлки белем бирү дәрәҗәсен күтәрү булуын истән чыгармыйча уздырырга кирәклеген билгеләп үтте.

Нияз Камил улы шулай ук балаларны мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә урнаштыру темасын да кузгатты. Бүген районда 39 балалар бакчасы бар һәм 525 бала чиратта тора. Районда бакчаларга чиратны киметү һәм өстәмә урыннар булдыру чаралары күрелә. Дөбъязда 4, Калинино балалар бакчасында 1 группа ачылды инде. Районның башка мәктәпкәчә учреждениеләрендә дә өстәмә группалар ачу планлаштырыла. "Без шулай ук төзелеш программасына Ямаширмә һәм Биектау авылында яңа балалар бакчалары төзүне дә кертергә уйлыйбыз", - диде мәгариф бүлеге начальнигы.

Әлбәттә, белем бирүнең дәрәҗәсенә кагылышлы тема да кузгатылды. Узган ел 4, 6, 8 һәм 10 нчы сыйныфларда мониторинг тикшерүләре уздырылды. Белем бирүнең сыйфатын бәяләүнең төп күрсәткечләре буенча республикада Биектау районы рейтингта 41 урыннан 24 нчедә.

Реклама

"Бездә математика, биология һәм инглиз телләрен укыту методикасында проблемалар бар, - дип борчылуын белдерде Нияз Камилевич. - Нәкъ менә шушы фәннәр буенча укучыларның белем дәрәҗәсе республика буенча уртача күрсәткечтән кимрәк. Район буенча БДИның гомуми уртача баллы 60,7% булды, республика буенча - 64 %.

"Укытучының эш нәтиҗәсе өчен аның дәүләт, әти-әниләр һәм укучы алдындагы җаваплылык дәрәҗәсен аңлавы бик мөһим", - дип йомгаклады чыгышын Нияз Әхмәтҗанов.

Киңәшмәдә Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин чыгыш ясады.

"Бирегә җыелган коллектив район уңышының 75 процентын тәэмин итә, дип әйтсәм дә ялгыш булмастыр. Нәниләрнең ничек яхшы чыгыш ясавын барыгыз да күрдегез. Алар мәктәп балаларыннан бер дә калышмыйлар. Бакчага йөрүче баланы Олимпия чемпионы итеп тә, барып чыккан хулиган итеп тә үстерергә була. Бөтенесе дә үзебездән тора. Әйдәгез, балаларыбызны иң яхшылар итү өчен мөмкин булганның барысын да эшлик", - диде Рөстәм Галиулла улы һәм укытучыларны бәйрәм белән котлады.

Чыгышын башлап җибәрер алдыннан район башлыгы Нияз Әхмәтҗановның докладына тукталды һәм игътибарны тәнкыйть фикеренең уңай мисаллар кебек үк мөһимлегенә һәм киләчәк үсешкә этәргеч булып торырга тиешлегенә юнәлтте.

Район башлыгы докладында мәктәпләрнең яңа уку елына, җылыту сезонына әзерлеге турында сөйләде. "Быел республика бюджеты акчасы хисабына 4 мәктәп ремонтланды. Муниципаль бюджеттан бирелгән акчага түбәләр, су белән тәэмин итү, җылылык, канализация системасы алыштырылды, барлык мәктәпләр яңа уку елына әзерләнде. Районның һәр белем бирү учреждениесе яңа уку елын лаеклы каршыларга өстәмә акча алды".

Район башлыгы максаты мәктәп тәмамлаучыларны иганә ярдәменә җәлеп итү булган "Үз мәктәбеңә булыш" республика акциясе турында сөйләде. Районда әлеге акциягә 200 кеше кушылды, алар үзләре укып чыккан мәктәпләргә зур ярдәм күрсәттеләр.

Мәктәп программасында "Дини культуралар һәм дөньяви этика" дигән яңа курс барлыкка килде. "Мин аны үзен аклар дип уйлыйм, - диде Рөстәм Галиулла улы, - ул безгә үз динен дә, башка диннәрне дә хөрмәт итәргә сәләтле толерант шәхес тәрбияләргә ярдәм итәр".

Укучыларның сәламәтлеге темасын да читләтеп узмадылар. Быел да мәктәпләрнең спорт тормышын активлаштырырга кирәк. "Сәламәт яшәү рәвеше турында гаилә генә түгел, дәүләт тә кайгыртырга тиеш", - диде район башлыгы.

Аннары "Заман технологияләре - белем бирүнең сыйфатын яхшырту чыганагы" дигән темага мәгълүмат-методик үзәк директоры Гөлнур Зиннурова чыгыш ясады: "Мөһим яңалык - Россия Федерациясенең мәгариф турында яңа закон кабул итүе. Хәзер белем бирү баскычлары бердәм чылбырга тезеләләр: мәктәпкәчә, гомуми, урта-һөнәри, югары. Мәктәпкәчә белем бирү белем бирүнең гомуми системасына кертелде һәм Россия Федерациясе бюджеты хисабына финансланачак. Г.Зиннурова әлеге законда яңа белем бирү технологияләреннән, шул исәптән челтәр дистанцион һәм электрон укытудан файдалану мөмкинлеге каралган, диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев