Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Яңа талантлар ачыла

2013-2014 уку елы башы безнең укучыларыбыз, укытучыларыбыз, авыл халкы өчен сөендерерлек булмады. Чөнки безнең Казаклар урта гомуми белем бирү мәктәбе төп гомуми белем бирү мәктәбе итеп үзгәртелде. Шуңа да карамастан, мәктәп тулы көченә эшли. Укуда да, спортта да, класстан тыш чараларда катнашу буенча да районыбызның алдынгы мәктәпләренә тиңләшеп, көрәшеп яшәвен...

2013-2014 уку елы башы безнең укучыларыбыз, укытучыларыбыз, авыл халкы өчен сөендерерлек булмады. Чөнки безнең Казаклар урта гомуми белем бирү мәктәбе төп гомуми белем бирү мәктәбе итеп үзгәртелде.

Шуңа да карамастан, мәктәп тулы көченә эшли. Укуда да, спортта да, класстан тыш чараларда катнашу буенча да районыбызның алдынгы мәктәпләренә тиңләшеп, көрәшеп яшәвен дәвам итә. Район күләмендә уздырыла торган чаралардан тыш, 85 еллык тарихы булган мәктәбемнең үзенә генә хас бәйрәм-нәре җитәрлек. Шулар арасыннан берсе - сәнгать фестивале..

Шушы көннәрдә мәктәп-тә елдагыча зур әзерлек белән "Фестиваль-2013" узды. Алдан ук чараның тематикасы, юнәлешләре билгеләнде. Укучыларның чыгышларын бәяләү өчен жюри сайланды. Һәр укучы зур тырышлык куеп ярышка әзерләнде. Яңа җырлар, алдагы елларда башкарылмаган биюләр, шигырьләр әзер-ләнде. Чыгыш ясар өчен берсеннән-берсе матур костюмнар тегелде яки юнәтелде. Бүләкләр алынды. Укучылар да, әти- әниләр дә, үз чиратында мәктәп тә бәйрәмгә чын күңеленнән әзерләнде.

Фестиваль сәгатен һәр бала, һәрбер ата-ана һәм укытучылар бик нык дулкынланып көтеп алдылар. Ни генә дисәң дә, инде 25 еллык тарихы булган фестивальдә һич тә сынатырга ярамый. Чыгыш ясар алдыннан дөп-дөп типкән йөрәкләр дә, баласы өчен ут йотып утырган ата-аналарның бисмилласы да - берсе дә читтә калмады.

Фестивальнең төп максаты - укучыларның талантларын ачу һәм үстерү, шуңа да ул "Үзешчән сәнгать фестивале" дип атала да инде. Әле сәхнәгә беренче тапкыр аяк баскан укучылар белән беррәттән, инде хәтта районыбыз күләмендә дә танылып өлгергән укучыларыбыз да катнашты. Шунысы да мәгълүм булсын, әлеге конкурста мәктәпнең барлык укучылары да катнаша. Туган як, туган авыл матурлыгына сокланып җырлаучы укучыларыбызны тыңлаганда күзләргә яшьләр килде. Үзләре кечкенә генә булсалар да, бормалы-бормалы җырларны ничек башкара бит алар! Нәфис сүз осталарына кушылып, шигырь сөйләп утырсалар, күбәләктәй очып кына биючеләргә кушылып биеп утыручылар да табылды. Шушы берничә сәгать вакыт дәвамында мәктәп укучылары, укытучылар, әти-әниләр барлык борчуларын онытып, рәхәтләнеп ял иттеләр.

Быелгы фестивальдә бар халыкны шаккатырган күренеш - авылыбызга узган уку елында күченеп килгән Строгановлар гаиләсе булды. Зал уртасына чыгып басып, саф татарча "Туган як" җырын җырлап җибәргән 7 нче сыйныф укучысы Строганова Аннага бөтен кешенең - олысының, кечесенең исе китте. Рус кызы бөтен күңелен биреп татарча җыр башкарсын әле! Ә инде 6 нчы сыйныф укучысы Строганов Андрейның "Компот" шигырен бөтен зал көлә-көлә тыңлады.

Елдагыча, фестивальнең иң дулкынландыргыч мизгеле - укучыларны бүләкләү иде. Фестивальдә катнашкан укучылар арасында 1, 2, 3 нче урыннар билгеләнсә дә, катнашкан бер генә укучы да бүләксез калмады.

Бәйрәм әле моның белән генә тәмамланмады -авыл мәдәният йортында укучылар көче белән гала-концерт узды. Хәтта Татарстанның атказанган артистлары килгәндә халык белән тулмаган заллар бу көнне шыгырым тулы иде. Сәхнә артында чыгыш ясарга әзерләнгән укучылар бик нык дулкынландылар, алар өчен мин дә чын күңелемнән борчылып, кайгырып тордым. Ни генә дисәң дә, мәктәбебезнең еллар буе куйган хезмәтен халыкка тәкъдим итү бит бу.

Фестивальгә йомгак ясалды. Киләчәккә яңа максатлар билгеләнде. Шуларның иң мөһиме - төрле милләт балалары арасында дуслык мөнә-сәбәтләрен урнаштыру һәм ныгыту, мәдәниятына мәхәббәт уяту буенча эшне дәвам итү. Бүгенге көн кадагында торган мәсьәләләрнең берсе бу. Безнең мәктәптә уздырыла торган фестиваль нәкъ шуны истә тота да инде.

Фото. Укучылар сәхнәдә үзләрен профессиональ артистлар кебек ышанычлы хис иттеләр.

Еллар дәвамында урнашкан гадә буенча, үзешчән сәнгать фестивалендә мәктәпнең һәр сыйныфы, һәр укучысы катнаша. Шулай итеп биредә сәләтле балаларны ачыклыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев