Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Ветеран янында кунакта

9 декабрьдә Россиядә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелде. Бөреле урта мәктәбенең "Атланты" отряды җәмәгать тәртибен саклау буенча "Форпост" яшьләр оешмалары Үзәге директоры Александр Викторович Филимонов җитәкчелегендә "Геройны котла" акциясе уздырды. Үзебезнең Бөреле поселогында Бөек Ватан сугышы ветераны Минһаҗетдин Сәлахетдин улы Ибраһимов яшәвен күптәннән белсәк тә, кунакка килүебез беренче тапкыр иде....

9 декабрьдә Россиядә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелде.

Бөреле урта мәктәбенең "Атланты" отряды җәмәгать тәртибен саклау буенча "Форпост" яшьләр оешмалары Үзәге директоры Александр Викторович Филимонов җитәкчелегендә "Геройны котла" акциясе уздырды.

Үзебезнең Бөреле поселогында Бөек Ватан сугышы ветераны Минһаҗетдин Сәлахетдин улы Ибраһимов яшәвен күптәннән белсәк тә, кунакка килүебез беренче тапкыр иде. Минһаҗетдин Сәлахетдиновичны чын герой дип санаганлыктан, ветеранга бүләк алдык та, аны Ватан Геройлары көне белән котларга бардык. Безне ветеранның тормыш иптәше, ягымлы, сөйкемле Тәскирә апа туганнары кебек җылы каршы алды. Минһаҗетдин Сәлахетдиновичның сөйләвеннән аның 1943 нче елда фронтка киткәндә япь-яшь егет булуын, Үзәк фронт гаскәрләре составында көрәшеп, Берлинга кадәр барып җитүен белдек.

1945 нче елда аның аягы каты яралана. 4 ай госпитальдә дәвалана. Бик тәҗрибәле хирург туры килеп, операция ясап, аякка басарга ярдәм итмәсә, Минһаҗетдин абый гомерлек инвалид булып та калыр иде. Сугыш тәмамлангач, ул Бөрелегә кайта һәм утыз елдан артык төзелештә эшли. 1951 нче елда Тәскирә апага өйләнә һәм менә 61 ел инде алар тормыш сукмакларыннан бергә атлыйлар. Ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстер-гәннәр. Минһаҗетдин Сәлахетдин улына 12 февральдә 86 яшь тула. Аның бик күп, шул исәп-тән «Берлинны алган өчен» медале дә бар.

Шушындый кызыклы очрашу бүләк иткәне өчен без Минһаҗетдин абыйга бик рәхмәтлебез һәм аңа чын күңелебездән нык сәламәтлек, озын гомер телибез.

Бөреле урта мәктәбенең "Атланты" отряды әгъзалары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев