Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

УКЫТУЧЫЛАРГА АЛМАШ ҮСӘ

Һәр кешенең үз кече Ватаны, тормышка юллама биргән үз мәктәбе, рәхмәт хисләре белән, олылап искә ала торган укытучысы бар. Укытучы! Сүзе дә нинди бит!.. Укытучы! Әйтергә генә җиңел! Бездә, һәр бала мәктәптә укыган илдә, укытучы - беренче кеше ул. Балаларыбызның, халкыбызның киләчәге - укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә. Бөтендөнья укытучылар...

Һәр кешенең үз кече Ватаны, тормышка юллама биргән үз мәктәбе, рәхмәт хисләре белән, олылап искә ала торган укытучысы бар.
Укытучы! Сүзе дә нинди бит!.. Укытучы! Әйтергә генә җиңел! Бездә, һәр бала мәктәптә укыган илдә, укытучы - беренче кеше ул. Балаларыбызның, халкыбызның киләчәге - укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә.
Бөтендөнья укытучылар көне ЮНЕСКО тарафыннан 1994 елда билгеләп үтелә башлый. 5 октябрь көнне бәйрәм ителә. Бу көн укытучыларның җәмгыять эчендәге хәленә, аларның мәгарифтә һәм алга китештә алып торган урынына игътибарны җәлеп итәр өчен үткәрелә. Бөтендөнья укытучылар көнен 100дән артык дәүләт бәйрәм итә. Безнең Бөреле гомуми урта белем бирү мәктәбендә дә Укытучылар көне бик җанлы узды.
Бәйрәмне үткәрүне 11 нче сыйныфлар тулысынча үз өсләренә алдылар һәм бик тырышып әзерлән-гәннәр. Монда һәр укытучыга, директор урынбасарына, хәтта директорның үзенә дә алмаш бар, мәктәп тулысынча алар кулына күчте.
Мәктәпкә иң беренче килүче укытучыдан да алда 11 нче сыйныфның барлык укучылары да җыелып беткән иде инде. Ишектән керүче һәр укытучы алкышларга күмелде һәм истәлекле бүләк алды. Бәйрәм хөрмәтенә укытучылар бу көнне үзләре укучыларга әйләнделәр. Ә дәресләрне 11 сыйныф укучылары алып барды. Укучыларга әйләнгән укытучылар өчен рәсем, җыр, хәрби хәзерлек дәресләре үткәрелде. Дәресләр бик мавыктыргыч һәм күңелле узды. Соңыннан бик күңелле юморга корылган сценарий буенча линейка үткәрелде. Бәй-рәм залда матур hәм эчтәлекле концерт белән дәвам итте. Бу көн укучыларның да, укытучыларның да күңеленә хуш килде.


Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев