Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Укытучы апабыз бик ягымлы

Мин дүртенче сыйныфта укыйм. Безнең сыйныфта дүрт кенә кыз. Без бик тату. Сыйныф һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашабыз. Дәресләр беткәч тә тиз генә өйгә кайтасы килми. Төрле кичәләргә, бәйрәмнәргә әзерләнәбез. Һәрберебезнең дә үз һөнәрен күрсәтәсе килә: җырлыйбыз, биибез, шигырь сөйлибез. Төрле конкурсларда катнашып, алдынгы урыннар алуга да ирештек. Әле күптән...

Мин дүртенче сыйныфта укыйм. Безнең сыйныфта дүрт кенә кыз. Без бик тату. Сыйныф һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашабыз.

Дәресләр беткәч тә тиз генә өйгә кайтасы килми. Төрле кичәләргә, бәйрәмнәргә әзерләнәбез. Һәрберебезнең дә үз һөнәрен күрсәтәсе килә: җырлыйбыз, биибез, шигырь сөйлибез. Төрле конкурсларда катнашып, алдынгы урыннар алуга да ирештек. Әле күптән түгел булып узган "Сөйлим әнием телендә" дигән район күләмендәге конкурста катнашып, 2 нче урынга лаек булдым.

Бу уңышларыбызда укытучыбыз, сыйныф җитәкчебез Зәйлә апа Яруллинаның да өлеше зур. Ул бик гадел, түземле, тыныч һәм ягымлы укытучы. Зәйлә апа безне бик ярата һәм безнең яхшы булуыбызны тели. Ул һәрберебезнең холкын-гадәтен белеп, күңелләребезгә үтеп керә белә, акыллы киңәшләре белән авыр чакларыбызда ярдәм кулы суза. Аны безнең икенче әниебез дип әйтергә дә була. Әниләребез кебек кирәк чакта мактый, ә кайчак ачулана да белә. Без укытучыбызны яратабыз һәм хөрмәт итәбез. Аны 8 Март бәйрәме белән котлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев