Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Туган телем – татар теле

Безнең мәктәптә Халыкара Туган телләр көне һәр елны олы бәйрәм итеп уздырыла. Аңа әзерлек алдан башлана. Быел да Туган телгә багышлап стена газеталары чыгарылды, укучылар тарафыннан иншалар язылды, викторина сораулары, башваткычлар төзелде, тел турында кызыклы материаллар тупланды, ачык дәресләр үткәрелде. ...Татар булып тудым. Нәселемнең Тамырлары унар гасырлык. Ил язмышын иңнәренә...

Безнең мәктәптә Халыкара Туган телләр көне һәр елны олы бәйрәм итеп уздырыла.

Аңа әзерлек алдан башлана. Быел да Туган телгә багышлап стена газеталары чыгарылды, укучылар тарафыннан иншалар язылды, викторина сораулары, башваткычлар төзелде, тел турында кызыклы материаллар тупланды, ачык дәресләр үткәрелде.

...Татар булып тудым. Нәселемнең

Тамырлары унар гасырлык.

Ил язмышын иңнәренә алган

Татар булу - үзе батырлык...

З.Сабирҗанов.

Шуман урта гомуми белем бирү мәктәбендә үткән "Туган телем - татар теле" дип исемләнгән әдәби кичә З.Сабирҗановның "Бу дөньяга татар булып тудым" шигыре белән башланып китте. Кичәдә тел турында шигырьләр, мәкальләр, җырлар яңгырады. Чыгыш ясаучылар арасында татар телле укучылар гына түгел, ә рус төркемендә укучылар да булды. Кичәне әкият геройлары Су анасы һәм Шүрәле алып барды. Бәйрәмебез Г.Тукайның һәр татар кешесе өчен туган тел гимны булган "Туган тел" җыры белән тәмамланды.

Бәйрәм икенче көнне районыбызның 1 нче мәктәбендә дәвам итте. Биредә Г.Тукай исемендәге IV нче Бөтенрәсәй шигырь сөйләүчеләр бәйгесенең муниципаль туры үтте. Катнашучылар матур чыгышлары белән сөендерделәр.

Бәйгедә мәктәбебез данын 9 нчы сыйныф укучысы Абдулхаева Гөлчәчәк яклады. Ул Сибгать Хәкимгә багышланган "Шагыйрьне сагыну" (авторы татар теле һәм әдәбияты укытучысы
А.Г.Вәлиуллова) шигыре белән чыгыш ясады. Гөлчәчәк III нче урынны яулап, Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

21 февральдән 16 нчы апрельгә кадәр дәвам иткән "Мин татарча сөйләшәм" акциясенең телләргә багышланган беренче көне укучылар күңелендә матур бер хатирә булып истә калсын иде! Туган телебез белән горурланып, аннан илһам алып яшәү бәйрәм көннәрендә генә түгел, гомеребез буена барса иде!

...Кайда татар, шунда дус-туганлык.

Горурлан син, газиз Ватаным.

Бу дөньяның таянычы булып,

Мәңге яшә, яшә, татарым!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев