Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

ТӘМЛЕ БӘЛЕШЛӘРЕГЕЗ, ҖЫЛЫ ОЕКБАШЛАРЫГЫЗ ӨЧЕН РӘХМӘТ!

"Алдыгызда түбәнчелек белән башыбызны иябез" - 2 нче Биектау урта мәктәбендә Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм шундый сүзләр белән тәмамланды. 5 "Б" сыйныфы укучылары иң якын һәм кадерле кешеләрен - әбиләрен һәм бабаларын кунакка чакырдылар. Бәйрәм концерты "Мәктәп хәбәрләре" телевизион тапшыруы формасында узды. Аны Эльвина Ганиева белән Азат Сафиуллин алып барды....

"Алдыгызда түбәнчелек белән башыбызны иябез" - 2 нче Биектау урта мәктәбендә Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм шундый сүзләр белән тәмамланды. 5 "Б" сыйныфы укучылары иң якын һәм кадерле кешеләрен - әбиләрен һәм бабаларын кунакка чакырдылар.
Бәйрәм концерты "Мәктәп хәбәрләре" телевизион тапшыруы формасында узды. Аны Эльвина Ганиева белән Азат Сафиуллин алып барды. Алар очрашуга килгән һәр әбинең кайда туып-үсүе, укуы, эшләве, гомумән, тормыш юлы турында сөйләделәр. Әбиләр сөйләнгән һәр шигырьне, җырланган һәр җырны, башкарылган дәртле биюләрне көчле алкышларга күмделәр. Без аларның күзләре яшьләнгәнне күрдек, болар, мөгаен, бәхет һәм оныклары өчен горурлык яшьләре булгандыр. Нинди зирәк һәм шәфкатьле шул безнең әбиләребез. Без аларны бик-бик яратабыз!
Без үзебез булдыра алганнарның барысын да күрсәтергә, мавыгуларыбыз турында сөйләргә тырыштык. Эльвина Ганиева белән Азалия Хәйруллина пианинода, Энҗе Гарәфиева баянда уйнадылар. Аннары сәхнәгә спортчыларыбыз чыкты: волейболчылар, баскетболчылар туп белән төрле күнегүләр ясадылар. Мурин Кирилл ирекле көрәштә күп уңышларга иреште. Жиленко Денис - тхэквондо буенча чемпион. Алар карап торуы бик күңелле булган күнегүләр күр-сәттеләр. Әбиләрнең оныклары өчен дәрес әзерләүләре турындагы сәхнәләштерелгән өзек иң кызыклысы булды. Тимур Нәҗмиев белән Алмаз Салихов берничә минутка әбиләр "булып тордылар".
"Студия"дә "кайнар линия" телефоны эшләде. Юлия Харитонова әбисен турыдан-туры эфирда котлады. Соңыннан "чакырулы аш мәҗлесе" булды, анда без әбекәйләребез пешергән тәм-томнар белән чәй эчтек.
Сыйныф җитәкчесе Эльмира Радик кызы Фәйз-рахманова шундый талантлы балалар өчен әбиләребезгә, әти-әниләребезгә, башлангыч сыйныфлар укытучысы Людмила Михайловнага, барлык спорт тренерларына, музыка җитәкчеләренә рәхмәт белдерде.
Кадерле әбиләребез, без сезне бик яратабыз! Безнең турыда кайгыртуыгыз, тәмле-тәмле бәлешләрегез, җылы оекбашларыгыз, безгә шундый әти-әниләр бүләк итүегез өчен бик зур рәхмәт! Алдыгызда түбән-челек белән башыбызны иябез!
Алмаз САЛИХОВ, Елизавета НЕСТЕРОВА, Энже ГАРӘФИЕВА, 2 нче Биектау урта мәктәбенең 5 "Б" сыйныфы укучылары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев