Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Тарих – аның яраткан фәне

Быелгы уку елында укытучылар арасында олы гомер бәйрәмнәрен - юбилейларын билгеләп үтүче берничә укытучыбыз бар. Шуларның берсе - 60 яшен тутыручы хөрмәтле хезмәттәшебез, балаларның яраткан укытучысы Азат Галләмов. Азат Галләмович гомеренең 33 елын балаларга тирән белем һәм ныклы әхлак тәрбиясе бирүгә багышлаган. Шул еллар киңлегендә күпме көч түгелгән, күпме хезмәт...

Быелгы уку елында укытучылар арасында олы гомер бәйрәмнәрен - юбилейларын билгеләп үтүче берничә укытучыбыз бар. Шуларның берсе - 60 яшен тутыручы хөрмәтле хезмәттәшебез, балаларның яраткан укытучысы Азат Галләмов.

Азат Галләмович гомеренең 33 елын балаларга тирән белем һәм ныклы әхлак тәрбиясе бирүгә багышлаган. Шул еллар киңлегендә күпме көч түгелгән, күпме хезмәт куелган! Хәтергә мәктәп белән бәйле күпме истәлекләр салынган!

Ул Дөбъяз мәктәбендә 1986 нчы елдан башлап хезмәт куя. Монда эшкә килгән беренче елын мәктәп директоры булып эшләсә, соңрак үз теләге белән тарих һәм җәмгыять белеме фәннәрен укыта башлый.

Тарих - катлаулы фән. Аны һәр укучы да яратып бетерми. Ә һәр укытучы балаларның үз фәнен яратуларын телидер. Бу мәсьәләдә, һичшиксез, педагогның осталыгы, үз эшенә җаваплы каравы һәм һәр дәресенә иҗади якын килүе зур роль уйный. Азат Галләм улы - бу яктан үз эшенең чын остасы. Укучылар аның дәресенә бик теләп керәләр, тарихны яратып, зур кызыксыну белән өйрәнәләр, чөнки укытучы катлаулы темаларны да гадиләштереп, бала күңеленә тиз үтәрлек итеп бирә. Сөйләме дә үзенә каратырлык матур, тавышы тыныч. Шуңа да балалар Азат Галләмовичның дәресен көтеп алалар.

Үз фәнен ярату, төбәк тарихын ныклап өйрәнү теләге, халкыбызның рухи байлыгын яшь буынга тапшыру нияте хезмәт-тәшебезне яңа зур эшкә - 1994 нче елда мәктәптә «Туган якны өйрәнү» музеен оештыруга этәрә. Ул бу эшне вакытын да, энергиясен дә кызганмый, бик теләп, чын күңеленнән башкара. Музей экспонатларга бик бай. Аларның һәркайсы укытучы тырышлыгы белән табылган, тиешле тематика буенча урнаштырылган. Шуның кадәр материал туплау җиңел эш түгел. Никадәр ихтыяр көче, үҗәтлек, сабырлык, вакыт сорый торган эш! Бу яктан хезмәттәшебезгә карап сокланырга гына кала!

Реклама

Галләмов Азат Галләм улы - рәсем остасы да. Аның рәсемнәренә карап: "Их, мин дә шулай ясый белсәм иде!» - дип хыялланучы укучылар аз түгел. Балаларның рә-сем ясауга сәләтен бик тиз тоеп алып, дөрес
юнәлеш бирүче дә әле укытучыбыз. Кыскасы, аның кулыннан килмәгән эше юк. Халык телендәге "алтын куллы" дигән, гыйбарә Азат Галләм улына тулысынча туры килә.

Балаларга ягымлы, мөлаем мөнәсәбәте, хезмәт-тәшләренә игътибарлы булуы, хөрмәт белән каравы, яшьләрчә шаян да була белүе - укытучыбызның үрнәккә алырлык күркәм сыйфатлары. Ул - яшь укытучылар өчен акыллы киңәшче дә, юмарт ярдәмче дә.

Галләмов Азат Галләм улының хезмәте югары бәяләнә. Ул мәгариф өлкәсендә уңышлы хез-мәте өчен Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде, «Россия Федерациясенең гомуми белем мәктәпләренең мактаулы хезмәткәре» дигән дәрәҗәле күкрәк билгесенә лаек булды.

Хөрмәтле коллегабызны, форсаттан файдаланып, барлык укытучылар һәм укучылар коллективы исеменнән олы юбилее белән тәбрик итәбез. Тән сәламәтлеге, җан тынычлыгы, тигез гомер, куанычлар, рухи ныклык, күңел күтәренкелеге, балаларыгызның игелеген күреп яшәвегезне телибез, Азат Галләмович!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев