Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

«Тамчы-шоу»да җиңү яуладык

Казаклар мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Закирова Ландыш, 8 нче сыйныф укучылары Кадыйрова Гөлзидә һәм Хәйдәрова Алия "Тамчы-шоу" телевизион интеллектуаль-күңел ачу уенында катнаштылар. Укучылар өчен бик тә җаваплы иде бу вакыйга. География, әдәбият, сәнгать, татар мәдәнияты һәм тарихы буенча белем дәрәҗәсен күрсәтү белән беррәттән, мәктәп данын яклау да бит әле...

Казаклар мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Закирова Ландыш, 8 нче сыйныф укучылары Кадыйрова Гөлзидә һәм Хәйдәрова Алия "Тамчы-шоу" телевизион интеллектуаль-күңел ачу уенында катнаштылар.

Укучылар өчен бик тә җаваплы иде бу вакыйга. География, әдәбият, сәнгать, татар мәдәнияты һәм тарихы буенча белем дәрәҗәсен күрсәтү белән беррәттән, мәктәп данын яклау да бит әле ул.

Уенның төп темасы архитектура белән бәйле булу сәбәпле, укучыларга дәрестән тыш вакытта әлеге темага кагылышлы бик күп материаллар өйрәнергә туры килде. Укучылар белемнәрен баету, ныгыту максатыннан, өстәмә чыганаклар, интернет-ресурслардан оста файдаландылар.

Телестудиядә ярыш башланганчы укучылар көндәшләре белән танышырга, аралашырга өлгерделәр. Ә көндәшләре - Питрәч районы Кибәч төп белем бирү мәктәбе укучылары иде.

Студиягә Марсель Әхмәдуллин килеп керү - уенның башлану минутлары җитүгә хәбәр булды. Тапшыруны алып баручы укучылар белән танышты, зур сынау алдында торган укучыларга уңышлар теләде.

Сынау чыннан да җиңелләрдән булмады. Архитектура өлкәсенә кагылган сорауларга җавап бирүдән тыш, укучыларга әле шулай ук видеотабышмакны чишәргә, студиядә үк татар халкының берәр йоласын күрсәтергә яки татар халкының мәдәниятына кагылышлы сорауларга җаваплар да бирергә кирәк булды. Команданың бердәмлеген, белемнәрнең тирәнлеген күрсәтер өчен зур көч куярга туры килде кызларга. Алар сынатмадылар - уенның башыннан ук көндәшләрен отып бардылар. Дәресләрдә укытучылар тарафыннан укучыларның сөйләм телләренең камиллеге өстендә эш алып бару да бушка китмәде - кызларның төгәл, тулы җөмләләр төзеп җавап бирүләрен жюри членнары да хупладылар.

Реклама

Уенга төп нәтиҗә ясауда капитаннар конкурсы зур роль уйный, чөнки алар үз командалары өчен өстәмә очколар яулый. Белемнәреннән тыш аларга тапкырлыкларын да күрсәтергә кирәк. Капитан кызыбыз Кадыйрова Гөлзидә сынатмады, барлык бирелгән сорауларга да дөрес җавап биреп, алдынгылыкны кулда тотарга ярдәм итте.

Ярышка соңгы нәтиҗәләр ясалды, җиңүчеләр игълан ителде. Укучыларга «Тамчы-шоу» интеллектуаль уенының фәнни җи-тәкчесе педагогика фән-нәре докторы, профессор, КФУның педагогика кафедрасы мөдире, РАНГ академигы, Россиянең һәм Татарстанның атказанган укытучысы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Әнвәр Хуҗи-әхмәтов котлау сүзләре әйтеп, истәлекле бүләкләр тапшырды, уңышлар теләде.

Ярыш тәмам. Мәктәп тарихына укучыларыбыз тарафыннан тагын бер республика күләмендәге ярышта яулап алынган җиңү өстәлде. Әлеге җиңү исә - мәктәпнең тулы көченә эшләвен, укучыларның белем дәрәҗәләренең югары булуын дәлилли.

Гөлсәрия СӘЛАХИЕВА,

Казаклар мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев