Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Суыксу мәктәбендә Белем көне

1 сентябрь - Белем көне бөтенхалык бәйрәме булып санала. Гадәттә уку елының беренче көнендә, зурмы ул, кечкенәме - барлык мәктәпләргә дә халык заллар һәм ишегаллары күпме сыйдыра, шуның кадәр җыела. Яңа уку елы башлану ял көненә туры килгәнлектән, беренче кыңгырау бәйрәме бигрәк тә күп кешеле, күңелле һәм тантаналы булды. Суыксу...

1 сентябрь - Белем көне бөтенхалык бәйрәме булып санала. Гадәттә уку елының беренче көнендә, зурмы ул, кечкенәме - барлык мәктәпләргә дә халык заллар һәм ишегаллары күпме сыйдыра, шуның кадәр җыела.
Яңа уку елы башлану ял көненә туры килгәнлектән, беренче кыңгырау бәйрәме бигрәк тә күп кешеле, күңелле һәм тантаналы булды. Суыксу урта гомуми белем мәктәбенә дә халык искиткеч күп җыелды. Көне салкынча һәм яңгырлы булганлыктан, тантананы актлар залында уздырырга булдылар һәм анда укучылар һәм укытучыларга да, ата-аналар һәм кунакларга да урын җитте.
- Быел безнең мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керүчеләр 4, ә барлыгы исә 64 укучы белем алачак - мәктәп директоры Марат Радик улы Камалов тантананы шушы мәгълүмат белән ачып җибәрде. - Быелгы уку елы безнең өчен Суыксу сигезьеллык мәктәбе төзелүгә 50, аның урта мәктәп итеп үзгәртелүенә 25 ел тулу белән дә үзенчәлекле булачак.
Бераз гына моңсурак булса да, игътибарга лаеклы тагын бер вакыйга бар. Коллективка 25 ел җитәкчелек иткән Рафаэль Насыйх улы Гарипов идарә итү эстафетасын хезмәттәше Марат Радик улына тапшырды һәм бәйрәмдә гади укытучы булып катнашты. Ул шундый озак еллар дәвамында педагоглар коллективына нәтиҗәле җи-тәкчелек иткән, шул ук вакытта иң яхшы математика һәм информатика укытучысы булган мәктәп директоры һәм андыйлар бармак белән генә санарлык. Татарстан Республикасының атказанган укытучысы укучылары һәр нәрсәдә: укуда, спортта, җәмәгать эшләрендә беренчеләр булырга омтылган педагоглар - үз эшләренең чын осталарыннан торган коллектив туплады. Талантлы һәм ару-талуны белмәс җитәкче, оста оештыручы Рафаэль Насыйх улы Суыксу урта мәктәбен районның һәм республиканың иң яхшы мәктәпләре белән бер дәрәҗәгә күтәрде. Әле шунысы да бар - Суыксудагы кебек "кече" мәктәпләр еш кына финанслау программаларыннан читтә калалар.
Быелгы уку елында мәктәптә шулай ук укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары да алышынды. Әлеге вазифаны 20 елдан артык нәтиҗәле башкарып килгән Илдар Равил улы Сәйфуллин үзенең вәкаләтләрен яшь хезмәттәше Люция Харис кызы Гатауллинага тапшырды.
Рафаэль Насыйх улы да, Илдар Равил улы да бай тәҗрибәләрен мәктәпнең яңа җитәкчеләре белән уртаклашырга әзерләр. Белем көнендә аларга рәхмәтләр белән район башлыгы, мәгариф бүлеге һәм мәктәп администрациясенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Укыту-тәрбияләү эшенең тиешле тәртиптә баруы өчен коллектив мәктәп автобусы шоферы Ис-кәндәр Исмәгыйль улы Хәкимуллинга рәхмәтле. 55 яшьлек юбилее уңаеннан аңа бу көнне шулай ук Мактау грамотасы тапшырылды.
Суыксу мәктәбе, укучыларның IX спартакиадасында 2 нче урынны яулап, 5 мең сумлык сертификат алды. Белем көнендә физкультура укытучысы Ренат Нурулла улы Миңнуллинга призер Кубогы тапшырылды.
Узган уку елы нәтиҗәләре буенча иҗади конкурслар һәм фән олимпиадаларында җиңүчеләргә дә Белем көнендә тантаналы шартларда Мактау грамоталары һәм дипломнар тапшырылды. Суыксу укучылары фән олимпиадаларында 12 призлы урын яуладылар. "Йолдызлык" фестивалендә дә алар барлык номинацияләрдә алдынгылар сафында.
Мәктәп коллективын яңа уку елы белән район башлыгы исеменнән башкарма комитетның җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы начальнигы Әгъзам Әгъләм улы Хәсәнов котлады. Ул педагогларга киләчәктә дә шулай нәтиҗәле эшләүләрен, ә укучыларга тырышып укуларын теләде.
Суыксу авыл җирлеге башлыгы Рамил Сәлим улы Низамиев мәктәп коллективына, элекке директор Рафаэль Гариповка бергә уңышлы эшләүләре өчен рәхмәт белдерде, шактый катлаулы соңгы елларда ул аның ныклы матди-техник базага нигез салуын билгеләп үтте. Рамил Сәлим улы беренче сыйныф укучыларына сувенирлар тапшырды һәм бары тик яхшы билгеләренә генә укуларын теләде.
Гадәттә мәктәпләрдә Белем көнендә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашмый калмый. "Суыксу" җаваплылыгы чикле ширкәте директоры Фәрхәт Мидхәт улы Алимов мәктәпкә буш кул белән килмәгән. Беренче сыйныфларга бүләкләр тапшырганда ул коллективның киләчәктә дә база предприятиесе белән тыгыз бердәмлектә эшләячәгенә өметләнүен белдерде.
Беренче сыйныф балалары Язилә, Динар, Азат һәм Ислам бу көнне игътибар үзәгендә булдылар. Укытучылары Айсылу Наил кызы Сәйфуллина аларга белем алу еллары кызыклы, эчтәлекле, файдалы үтсен, үзара дус яшәсеннәр һәм мәктәпләрен яратсыннар дигән теләкләрен әйтте.
Рафаэль Насыйх улы, коллективына рәхмәт сүзләрен җиткереп, киләчәктә дә бер-беребезне аңлап, уңышлы эшләрбез, диде.
Бәйрәмнең иң тантаналы мизгеле җитте. Беренче класста укыячак бердәнбер кыз Язилә һәм чыгарылыш сыйныфы укучысы, балаларны дәрескә чакырып, беренче кыңгырауны шалтыраттылар. Мәктәптә күптәннән шундый матур гадәт яши - уку елының беренче көнендә кечкенәләр әти-әниләре белән бергә герой авылдашлары хөрмәтенә куелган обелиск янына агачлар утырталар. Агачлар белән бергә балалар да үсә, алар акыллырак, белемлерәк, шәфкатьлерәк була баралар.

Рәсемнәрдә: Суыксу мәктәбендә Белем көне.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев