Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Суык булса да, кыш матур

Кыш - елның иң гаҗәеп, сихри фасылы. Быел ул үзен озак көттермәде: ноябрьдә үк килде һәм урман-кырларны, йортларның түбәләрен йомшак ап-ак кар белән каплады. Ял көннәрендә без бөтен гаиләбез белән урманга, табигать кочагында ял итәргә чыгабыз, анда тынлык һәм тынычлык хөкем сөрә. Урмандагы ак юрганда җәнлекләрнең эзләрен күрергә, тукранның агачны...

Кыш - елның иң гаҗәеп, сихри фасылы. Быел ул үзен озак көттермәде: ноябрьдә үк килде һәм урман-кырларны, йортларның түбәләрен йомшак ап-ак кар белән каплады.

Ял көннәрендә без бөтен гаиләбез белән урманга, табигать кочагында ял итәргә чыгабыз, анда тынлык һәм тынычлык хөкем сөрә. Урмандагы ак юрганда җәнлекләрнең эзләрен күрергә, тукранның агачны тырыша-тырыша тукылдатуын ишетергә мөмкин. Чыршы ботаклары кар калфакларын кигән. Мин аларга кар йомарламнары ыртыгырга, карның ботактан-ботакка, аннан җиргә төшүен күзәтергә яратам. Ә чыршы, кардан кагынып, ботакларын югарырак күтәрә һәм үзенә җиңеллек тудырган өчен рәхмәтен белдерә, чөнки ул авыр кар йөгеннән арына бит.

Миңа кар бөртекләрен күзәтеп тору ошый, алар, тын гына әйләнә-әйләнә, һавада бииләр, ашыкмый гына җиргә төшеп яталар. Кулыңны сузсаң, бияләйләргә утыралар, һәм шунда аларның нинди матур - төрледән-төрле бизәкле икәнен күрәсең. Әмма мин кышны барыннан да бигрәк аның белән бергә Яңа ел бәйрәме һәм туган көнем килгәне өчен көтеп алам.

Кыш - кышкы күңел ачулар һәм уеннар вакыты. Мин дусларым белән хоккей уйнарга, чанада һәм чаңгыда шуарга, карт көртләрендә аунарга, кар атышып уйнарга яратам.

Айдар Габдрәкыйпов, 1 нче Биектау мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев