Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Сингапур технологияләре белән коралланыйк

Республикабызда "Татарстан Республикасында укыту сыйфатын камилләштерү" проектын гамәлгә кертү бара. Каникул вакытларында 9-11 сыйныф укучылары имтиханнар биреп карау рәвешендә сынау үтте. Без, укытучылар да, укучы статусында булып алдык: укытуның Сингапур техологияләрен өйрән-дек. Әлдермеш урта мәктәбендә безне бик җылы каршы алдылар. Бу мәктәп уңайлы, укучылары да әйбәт уңышларга ирешә икән -...

Республикабызда "Татарстан Республикасында укыту сыйфатын камилләштерү" проектын гамәлгә кертү бара.

Каникул вакытларында 9-11 сыйныф укучылары имтиханнар биреп карау рәвешендә сынау үтте. Без, укытучылар да, укучы статусында булып алдык: укытуның Сингапур техологияләрен өйрән-дек. Әлдермеш урта мәктәбендә безне бик җылы каршы алдылар. Бу мәктәп уңайлы, укучылары да әйбәт уңышларга ирешә икән - диварларда аларның казанышларына багышланган стендлар эленеп тора.

Дәрестә безне дүртәрләп утырттылар. Район мәгариф бүлеге методистлары үзләре дә ике атналык курсларда укыганнар иде. Хәзер инде алар сингапурча укытуның төп структуралары белән безне таныштырды. Уеннар, музыкаль тәнәфесләр шактый булды. Укытучылар, көй уңаена хәрәкәтләнә-хәрәкәтләнә, сорауларга җавап бирде. Кыенлыклар да тугалады, билгеле. Ул структураларның исемнәрен истә калдыру безгә авыррак тоелды.

Сорауларга җавап биргәндә, Чернышевка мәктәбеннән В.С. Хәкимова белән Р.Б.Пономарева, Усад мәктәбеннән Н.Г.Ибраһимова белән И.И.Идрисов һәм башка күп укытучылар аерылып торды. Ә тренерлардан С.Ф.Юнысова чыгышы миңа аеруча ошады.

Өйрәнү барышында без мәгарифне яхшы якка таба үзгәртергә кирәк, дигән фикергә килдек. Ләкин балаларны мәк-тәпкәчә яшьтән үк өйрәтә башлау мәслихәт. БДИ кертү белем бирү сыйфатын яхшырту юлында беренче адым булды. Сыйныфларда югары уку йортларына керерлек көчле укучылар белән беррәттән йомшаграклары, пассивлары да бар бит. Гадәтләнгән система буенча укытканда, мондый балалар күләгәдә кала. Сингапурча укыту технологияләре аларга да алга китәргә, үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирер, дип уйлыйм.

Усадның 70 нче һөнәр училищесында мин 20 елдан артык эшлим. Училищега килгәч, кайбер балалар тулысынча ачыла, мәктәптә укыганда сизелмәгән төрле сәләт-ләре күренә башлый.

Шулай итеп, безнең республикада белем бирү яхшыра бара. Яңа про-ектларны тормышка ашыру без укытучылардан тора. Мәгариф бүлеген җитәкләүче Гүзәл Илдус кызы Илдарханова-Балчыклы кул астында яңа биеклекләргә ирешербез, районыбыз бу өлкәдә иң яхшылар арасында булыр, дип өметләнәбез. Ә максатларыбызга ирешергә безгә яңа технологияләр ярдәм итәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев