Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

СЕЗ ИҢ ГҮЗӘЛ КЕШЕ ИКӘНСЕЗ!

Укытучы кеше гыйлем иясе дә, Әни кебек үзе мөлаем. Зирәк сүзен кызганмаган Бу дөньяда бар соң кем тагын? Укытучы... Кем соң ул? Балаларга аң-белем бирүчеме, әллә тәрбиячеме? Укытучы ул - беренче чиратта, бала күңеленә яхшылык, рәхимлек, сафлык орлыкларын салучы, дип уйлыйм. Теләсә кем укытучы була алмый. Мәктәптә эшләү өчен, һәр...

Укытучы кеше гыйлем иясе дә,
Әни кебек үзе мөлаем.
Зирәк сүзен кызганмаган
Бу дөньяда бар соң кем тагын?
Укытучы... Кем соң ул? Балаларга аң-белем бирүчеме, әллә тәрбиячеме? Укытучы ул - беренче чиратта, бала күңеленә яхшылык, рәхимлек, сафлык орлыкларын салучы, дип уйлыйм. Теләсә кем укытучы була алмый. Мәктәптә эшләү өчен, һәр баланы үз балаңдай якын күрергә, аларның тормышы белән яши белергә, кайгы-шатлыкларын уртаклаша алырга һәм төпле белемле булырга кирәк. "Укытучының эшен тавык та чүпләп бетерерлек түгел", - дип әйтә минем дәү әнием - Фирания Шакир кызы Низамова. Ул үзе 46 ел Олы Кавал урта мәктәбендә химия-биология укытучысы булып эшләде. Намуслы хезмәте өчен аңа район һәм Татарстан Республикасының мәгариф министрлыгы тарафыннан күпсанлы Мактау грамоталары бирелгән. Укытучы-методист исеменә лаек булган. "Мәгарифтәге казанышлары өчен" билгесе белән бүләкләнгән. Әтиемнең сеңлесе Илкәй апа да әнисе һөнәрен сайлаган, ул Әлдермеш мәктәбендә география, тарих фәннәрен укыта. Шулай ук минем яраткан укытучыларым - Гүзәл апа Хәсәнова, Гүзәл апа Абдрахманова, Әнисә апа Низамова, Халидә апа Идрисова, Зөлфәт абый Насыйбуллин - дәү әниемнең укучылары. Алар укытучы һөнәрен үзләштереп, диплом алгач та, туган мәктәпләренә укытучы булып кайтканнар. Хәзерге көндә дә мактаулы хезмәтләрендә югары уңышларга ирешеп, укучыларның һәм әти-әниләрнең хөрмәтенә лаек булып, эшләүләрен дәвам итәләр. Мин шундый укытучылардан белем алуыма бик куанам. Без алар белән горурланабыз. Безнең мәктәп укытучылары - иң гүзәл кешеләр. Бәйрәмегез белән Сезне, хөрмәтле Укытучыларыбыз!
Укытучы... Нинди матур бу сүз.
Укытучы - хезмәт иясе.
Якын кешеләрем, сезнең алда,
Килә минем башым иясе.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев