Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Рәхмәт сезгә, укытучы!

Баланың беренче укытучысы кем булыр - баласын беренче тапкыр мәктәпкә алып килгән ата-ананы һәрвакытта да шушы сорау кызыксындыра. Һәм һәркем дә нәкъ менә аның баласына тирән белемле, таләпчән, әмма гадел педагог туры килер, дип өметләнә. Бөреле урта мәктәбендә күп еллардан бирле искиткеч талантлы укытучы - Людмила Титова эшли. Аның осталыгы...

Баланың беренче укытучысы кем булыр - баласын беренче тапкыр мәктәпкә алып килгән ата-ананы һәрвакытта да шушы сорау кызыксындыра.

Һәм һәркем дә нәкъ менә аның баласына тирән белемле, таләпчән, әмма гадел педагог туры килер, дип өметләнә.

Бөреле урта мәктәбендә күп еллардан бирле искиткеч талантлы укытучы - Людмила Титова эшли. Аның осталыгы һич шик тудырмый, чөнки укучылары - төрле конкурслар, ярышлар һәм олимпиадаларның иң актив катнашучылары.

Балаларыбызны моннан дүрт ел элек беренче сыйныфка алып килдек, аларны шунда ук Людмила Геннадиевна үз канаты астына алды. Елның елында, көннең көнендә ул аларга бөтен күңелен бирде, балалар белем-нәрне мамык кебек сеңдерә бардылар, педагог аларның укырга теләкләрен арттырды. Күпме борчулар, күпме шуклыклар булды - мәктәптәге әнинең йөрәге барысына да түзде! Еллар шулай сизелми дә үтте. Балалар да үстеләр, менә безгә хушлашыр вакыт та килеп җитте.

Хөрмәтле Людмила Геннадиевна, без дәфтәрләр тикшереп, күп төннәрне йокысыз уздыруыгызны, безнең балалар белән бер сәгать булса да артыграк шөгыльләнү өчен гаиләгезгә игътибарны азрак бирүегезне, укучыларны лаеклы кешеләр итеп үстерү өчен йөрәк җылыгызны кызганмавыгызны беләбез. Моның өчен алдыгызда башыбызны иеп, чын күңелдән рәхмәт әйтәбез. Сәламәтлек, көчегезнең ташып торуын телибез. Уңышсызлыклар күңелегезне төшермәсен. Олы бәхет һәм иминлек Сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев