Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Педагоглар династиясенең ышанычлы дәвамчысы

Укытучы һөнәрен сайлаучы күңел юмартлыгына, эчке байлыкка ия булырга, үз эшен бирелеп башкаручы булырга тиеш. Укытучылар династиясе вәкиле, Әлдермеш урта мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары Сабирова Гөлназ Мансур кызы нәкъ шундый сыйфатларга ия. Ул Әтнә районы Күәм авылында ишле, тату укытучы гаиләсендә туа. Бу гаилә балалары үзләренең киң күңелле...

Укытучы һөнәрен сайлаучы күңел юмартлыгына, эчке байлыкка ия булырга, үз эшен бирелеп башкаручы булырга тиеш.

Укытучылар династиясе вәкиле, Әлдермеш урта мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары Сабирова Гөлназ Мансур кызы нәкъ шундый сыйфатларга ия.
Ул Әтнә районы Күәм авылында ишле, тату укытучы гаиләсендә туа. Бу гаилә балалары үзләренең киң күңелле һәм зирәк, куллары бөтен эшкә ятып торган әти-әниләренә охшарга тырышып үсәләр. Мансур абый белән Назирә апа балаларында максатка ирешүдә гаҗәеп ныклык, эшчәнлек һәм намуслылык кебек матур сыйфатлар тәрбияли алганнар һәм бу сыйфатлар бүген аларга хезмәттә югары уңышларга ирешергә, авылдашлары, хезмәттәшләренең хөрмәтенә лаек булырга ярдәм итәләр.
Гаиләдә беренче бала - Гөлназ, ул әнисенең ярдәмчесе, 3 энесенә кайгыртучан олы апа була. Гомерләре буе укытучы булып эшләүче әнисенең, туган апалары һәм абыйларының һөнәрләрен кечкенәдән үк күреп үскәнгәме, мәктәпне тәмамлагач, Гөлназ туп-туры КГПУга биология укытучысы белгечлеге алырга укырга керә. Кулына диплом алуга, язмыш юллары үзе кебек тырыш, булачак укытучы Сабиров Тәлгать Салихҗан улы белән бәйли. Яшь, энергияле гаилә мәктәп дигән гаҗәеп серле дә, авыр да, тынгысыз да дөньяга кереп чума. Әлдермеш мәктәбендә биология, география фәннәрен укыта башлыйлар.
Гөлназ Мансур кызының мәктәпкә елмаеп килеп кергән көнен бүгенгедәй хәтерлим. Үз фәнен яратып укыту өстенә ул мәктәп тормышын тагын да җанландырып җибәрде. Нинди генә бәйрәмнәр, конкурслар, кичәләр оештырмый ул! Һәрберсен йөрәге аша уздырып, үзе шигырьләр иҗат итеп, истә калырлык итеп үткәрә белә. Аның оештыру сәләтен бик тиз күреп алалар, хезмәт юлының башында ук тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп куялар. Озак та үтми педагоглык эшчәнлегендә ирешкән уңышлары өчен 1 нче категорияле укытучы исеменә лаек була, ә аннан соң Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Мактау грамотасы, күпсанлы дипломнар белән бүләкләнә, хәтта Президент грантына да ия була. Ә бит болар күпме бәйгеләр, конференцияләрдә катнашып һәм сыйныфтан тыш чаралар уздырып, тырыш, нәтиҗәле хезмәт белән сугарылган елларда ирешкән уңышлар.
Бүген ул директорның уң кулы - укыту эшләре буенча аның урынбасары, һәр укытучының проблемасын чишүдә ярдәм итәргә әзер торучы җитәкчебез ул безнең. Мәктәптә уңай, җылы эш атмосферасы тудыру, үзара аңлашып эшләү, һәрбер укытучыга, укучыга ихтирамлы булу, аларны шәхес итеп күрә белү - Гөлназ Мансур кызының эш алымы. Дәресләрне үткәрү технологиясен төрлеләндерүне дә таләп итә, укучыларның интеллектуаль үсешен булдыру өстендә дә күп эшли. Моны без укучыларның фән олимпиадаларында һәм төрле конкурсларда катнашып алган призлы урыннарында да күрәбез. Укучыларны БДИга, аларны йомгаклау аттестациясенә әзерләүгә, укытучыларның үз белемнәрен, категорияләрен күтәрү өстендә эшләүгә дә зур игътибар итә.
Һөнәри осталыгы, хезмәтенә бирелгәнлеге, балаларны яратуы, тыйнаклыгы нәтиҗәсендә ул хез-мәттәшләренең, укучыларының һәм ата-аналарның хөрмәтен казанды. Табигатьне чын күңелдән яратучы, әйләнә-тирә матурлыкны күрә белүче Гөлназ Мансур кызы үзенең өй тирәсен генә түгел, мәктәп әйләнәсен дә иртә яздан көзгә кадәр шау чәчәккә күмә. Бакчада җиләк-җимеш мул өлгерсен өчен дә тырыша. Шул арада язу-сызу эшләрен, бетмәс-төкәнмәс отчетларын да онытмый. Кайчан карама, ул мәктәптә. Ничек барысына да өлгерә икән, дип уйлап куям, чөнки ул гаиләсендә тормыш иптәше белән бер-берсен аңлап яшәүче хатын да, аш-суга оста хуҗабикә дә, өч баласы өчен җан атып торучы әни дә. Ике якны да тигез күреп, әти-әнисе өчен кайгыртучан кыз, килен дә, якыннарын һәрчак ачык йөз белән каршы алучы сабыр холыклы апа, сеңел дә ул. Үзенең бетмәс-төкәнмәс энергиясе, күтәренке күңелле булуы, тырышлыгы, тормыш сөючәнлеге белән гаиләсен, туганнарын гына түгел, коллективыбызны рухландырып торучы житәкче дә ул.
Киләчәктә укытучылар династиясе дәвам итәр дип уйлыйм. Гаиләдә балалар әти-әниләренең эшен күреп, укытучы хезмәтенә хөрмәт белән үсәләр. 4 бертуган, аларның кияү-киленнәре барысы да педагогик юлны сайлаган кешеләр. Әлдермеш, Дөбъяз, Балтач, Норма, Күәм, Әтнә якларының эш алымнары аша тәҗрибә уртаклашалар, олы педагогик тәҗрибә туплаган хезмәт ветераны - әниләренең алтын киңәшләрен алалар. Гөлназ апасы артыннан безнең районга узган уку елында иң кечкенә энеләре Гатауллин Алмаз да тормыш иптәше Сәрия белән Дөбъяз мәктәбенә математика, информатика укытучысы булып кайттылар.
Көчле рухлы хезмәттәшемә һәм аның барлык якыннарына эшләрендә, тормышларында зур уңышлар телим. Сайлаган педагогик юлыгызга укучыларның рәхмәтләре тау булып өелсен дә, бары тик бәхетләр, шатлыклар алып килсен.
Рәсемдә: Г.М.Сабирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев