Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

ОФИЦЕР – ГЕРОИК ПРОФЕССИЯ

Һәр елдагыча, 23 нче гыйнвардан 23 нче февральгә кадәр мәктәбебездә оборона-спорт айлыгы уздырылды. Үзебезнең мәктәпне тәмамлап, хәзер Кораллы Көчләрдә офицер булып хезмәт итүчеләрне мәк-тәпкә яшьләр белән очрашуга чакыру матур традициягә әйләнде. Андыйлар бездә берничә. Төрле елларда Казан шәһәренең төрле хәрби уку йортларын тәмамлаган бертуган Шәмсиев Азат һәм Илназлар бездә еш...

Һәр елдагыча, 23 нче гыйнвардан 23 нче февральгә кадәр мәктәбебездә оборона-спорт айлыгы уздырылды.
Үзебезнең мәктәпне тәмамлап, хәзер Кораллы Көчләрдә офицер булып хезмәт итүчеләрне мәк-тәпкә яшьләр белән очрашуга чакыру матур традициягә әйләнде. Андыйлар бездә берничә. Төрле елларда Казан шәһәренең төрле хәрби уку йортларын тәмамлаган бертуган Шәмсиев Азат һәм Илназлар бездә еш кунакта булалар. Бу нәселдә инде хәрбиләр династиясе барлыкка килде. Ерак Көнчыгышта хезмәт итеп полковник дәрәҗәсендә отставкага киткән әтиләренең энесе Сәлахетдин абыйлары хәрби династиянең башлангычы булып торса, хәзер инде аны туганнан туганнары һәм энеләре дәвам итә. Шулай ук Азатның классташы Хәбибуллин Илнар да бездә еш кунакта була.
Оборона-спорт айлыгы планы кысаларында ялга кайткан вакытында без Шәмсиев Илназны мәк-тәпкә чакырдык. Үзенең хәрби хезмәтен Ерак Көнчыгышта урнашкан Итуруп утравында башлаган Илназ хәзер Забайкалье краенда хезмәт итә. Илназ мәктәптә укыганда гел алдынгылар сафында булды. Спорт ярышларында катнашып, гел алдынгы урыннар алып килде. Матур итеп биюче Илназның сәхнәдәге чыгышлары күпләрне сокландыргандыр.
Укучылар алдан ук бу очрашуга ныклап әзерләнделәр. Үзләрен кызыксындырган сорауларны яздылар. Илназ үзенең армия хезмәте турында сөйләп, фотокарточкалар күрсәткәч, укучылар алдан әзерләгән сорауларын бирделәр. Ә ул аларга бик теләп, кызыксындырырлык итеп җавап бирде. Мондый очрашу-сөйләшүләр егетләргә киләчәктә Ватан сакчылары булу өчен бик тә кирәк. Очрашу күңелле үтте. Без Илназга сәламәтлек һәм зур дәрәҗәләргә ирешүен телибез. Илназ кебек батыр егетләр илне саклаганда, күгебез һәрчак аяз булыр.
Рәсемдә: И.Шәмсиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев