Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Очар канатларыгыз талмасын!

Уку елы азагына якынлашты. Иксез-чиксез илебездәге мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңлый. Биектау районы мәктәпләренең 222 унберенче сыйныф укучысына бу шатлык кына түгел, ә бәлки моңсулык та алып килә. Бу алар өчен мәктәп тормышы белән хушлашуны аңлата. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы 445 укучы да башка уку йортларында белгечлек алырга юл тотачак. Балаларны да,...

Уку елы азагына якынлашты. Иксез-чиксез илебездәге мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңлый.

Биектау районы мәктәпләренең 222 унберенче сыйныф укучысына бу шатлык кына түгел, ә бәлки моңсулык та алып килә. Бу алар өчен мәктәп тормышы белән хушлашуны аңлата. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы 445 укучы да башка уку йортларында белгечлек алырга юл тотачак.

Балаларны да, укытучыларны да, әти-әниләрне дә хисләр ташкыны били. Зур тормышка аяк басучы кызларны һәм егетләрне мәктәптән киткәннән соң ниләр көтә? Бу, билгеле булганча, күп нәрсәләрдә аларның үзләреннән тора.

Максатчанлык, тырышлык, эшчәнлек, үз дигәнеңдә нык тору - яңа тормыш баскычына күтәрелгәндә яшьләргә әлеге сыйфатлар аеруча кирәк. Сайлаган юллары изге-бөек максатларга илтсен, туган мәктәпләре уты һәрвакыт яктылык сирпеп торсын!

2014 нче елгы чыгарылыш укучыларына имтиханнарын уңышлы тапшыруларын, юллары һәрчак уң булуын телибез!

Яңа уку елында тагын мәктәп бусагасын атлап керәчәк укучыларның җәе күңелле һәм файдалы узсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев