Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

НУР ӨЛӘШҮЧЕ КҮҢЕЛ

Кеше гомере - уянып килүче табигатьне сизелер-сизелмәс кенә сыйпап үткән таң җиле кебек... Ул шулкадәр кыска ки, әйләнеп карарга һәм нәрсәдер аңларга да өлгерә алмыйсың, утларында яндырып, сагышмоңга салып, уза да китә. Әгәр шулай кыска икән, ул хәйран калырлык гүзәл булырга, ләззәтшатлыктан гына торырга, искиткеч асылташтай балкырга тиештер шикелле. Ә...

Кеше гомере - уянып килүче табигатьне сизелер-сизелмәс кенә сыйпап үткән таң җиле кебек...
Ул шулкадәр кыска ки, әйләнеп карарга һәм нәрсәдер аңларга да өлгерә алмыйсың, утларында яндырып, сагышмоңга салып, уза да китә. Әгәр шулай кыска икән, ул хәйран калырлык гүзәл булырга, ләззәтшатлыктан гына торырга, искиткеч асылташтай балкырга тиештер шикелле. Ә тормышта асылташтай балкый торган кешеләр дә бар бит. Алар - минем укытучыларым! Шундый укытучыларның берсе, минем өчен беренчесе булган Әкълимә Госман кызы Фәттахова.
Инде еллар үтеп, безнең чәчләргә дә үз эзләрен сала бара. Ә шулай да әниең кебек якын булган беренче укытучыңның сабыр һәм ягымлы елмаюы, үтемле сүзләре күңел түрендә һич үзгәрми саклана. Беренче укытучым Әкълимә апа кышның матур көннәрендә үзенең гомер бәйрәмен - 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтсә дә, минем хәтеремдә ул һаман да яшь укытучы апа булып кала.
Әкълимә апа Фәттахова - әнисе Фатыйма апа өчен бердәнбер кыз бала. Кышкы кичләрдә әнисенең әкиятләрен тыңлап үскән кызчык укуда да тырыш була. Мәмдәл урта мәктәбен тәмамлагач, ул Казан дәүләт педагогика институтына укырга керә, математика укытучысы белгечлеге алгач, туган мәктәбенә эшкә кайта. Хезмәт юлын озынайтылган көн группасында тәрбияче булып башлаган Әкълимә апаны башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп билгелиләр. Шул еллардан бирле Әкълимә Госман кызы Фәттахова - башлангыч сыйныф укытучысы. 33 еллык хезмәт стажы булган мөгаллимә йөздән артык укучыга беренче хәреф таныткан, укырга-язарга өйрәткән, күңелләренә белем нурын өләшкән.
Башлангыч сыйныф укытучысына зур җаваплылык йөкләнә. Шуны аңлаган Әкълимә апа кечкенәләргә белем бирүнең төрле юлларын эзли, өйрәнә. Кечкенә баланың күңелен язылмаган ак кәгазь белән тиңлиләр. Әкълимә апа шул күңелләргә ачкыч таба белә: ашыкмый гына белем орлыклары белән бергә кешелеклелек орлыклары да чәчә, ак белән караны аерырга өйрәтә. Һәр дәресне укучының хәтерендә уелып калырлык итеп үткәрү өчен, үзенең көчен дә, вакытын да кызганмый. Мәгариф системасындагы яңалыкларны тирәнтен өйрәнә, коллектив һәм әти-әниләр каршында чыгышлар ясый, төрле семинарларда, бәйгеләрдә актив катнаша, җәмәгать эшләренең үзәгендә кайный. Яшь укытучыларга киңәшләрен бирә, тәҗрибәсе белән уртаклаша.
Гаиләдә дә зур җаваплылык тоеп яши ул. Тормыш иптәше Илдар абый белән, иңгә-иң куеп, 30 ел гомер итәләр. Бер кыз һәм ике малай тәрбияләп үстереп, һөнәр алырга ярдәм иттеләр, тормышларында зур терәк алар. Балалары, кияве һәм киленнәре өчен кадерле әни, оныклары өчен яраткан дәү әни, Илдар абый өчен тормыш юлдашы, әнисе Фатыйма апа өчен зур терәк, ярдәмче булса, үз кызыдай кабул иткән каенанасы Кәүсәрия апа өчен - сердәш килен дә ул. Авылда тату яшәүче килен-каенаналар арасында Әкълимә апа белән Кәүсәрия апа мөнәсәбәте аерым игътибарга лаек. Гомер буе бер-берсен аңлап, үзара дус яшәделәр алар. Хәзер үзе килен, үзе каенана булган Әкълимә апа киленнәренә дә матур, тату яшәү серләрен өйрәтә.
Туган көне елның иң чиста, ак вакытына туры кил-гәнгә, күңеле дә, тормышы да ак булды Әкълимә апаның.
Хөрмәтле, беренче укытучым Әкълимә апа! Укытучылар һәм укучылар коллективы, барлык укучыларыгыз исеменнән мин сезне гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Сезгә саулык-сәламәтлек, озын гомер, тигезлек, шатлык-куанычлар телим.
Бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышларыбызның башында укытучы торганын һәркем таный. Рәхмәт сезгә, беренче Укытучым! Еллар сезгә 55 не бүләк итсә, мин Сезнең гомер юлыгызны 5/5 белән бәялим.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев