Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

НИНДИ МАТУР ЙОЛАЛАРЫБЫЗ БАР!

Халкыбызның борынгы гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнү - укучыларны милли рухта тәрбияләүнең мөһим бер юнәлеше. 2012 нче ел - "Татарстанда тарихи-мәдәни мирас елы" дип игълан ителгән иде. Шул уңайдан өлешчә булса да халкыбызның хезмәт сөючән, җырга-моңга оста, шаян күңелле, җор телле, иҗат итәргә сәләтле икәнен күрсәтү өчен мәктәбебездә фольклор кичәләр булып узды....

Халкыбызның борынгы гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнү - укучыларны милли рухта тәрбияләүнең мөһим бер юнәлеше.
2012 нче ел - "Татарстанда тарихи-мәдәни мирас елы" дип игълан ителгән иде. Шул уңайдан өлешчә булса да халкыбызның хезмәт сөючән, җырга-моңга оста, шаян күңелле, җор телле, иҗат итәргә сәләтле икәнен күрсәтү өчен мәктәбебездә фольклор кичәләр булып узды. Һәр сыйныф укучылары үзенчәлекле чыгыш ясады. Башлангыч сыйныф укучылары оста итеп башкарган күмәк җырлы-биюле уеннары, татар халык мәкальләрен күп белүләре белән сокландырса, 5, 6 нчы сыйныф укучылары тапкырлыклары белән үзләренә җәлеп итте. 7 нчеләр оештырган Аулак өй кичәсе, 8 нче сыйныф укучыларының "Каз өмәсе" җанлылыгы, шаянлыгы белән сокландырды. 9 нчы сыйныфларның исем кушу йоласы эчтәлеге, башкару осталыгы белән әсир итте, 10 нчы сыйныф укучыларының "Су буенда" күренешен, 11 нче сыйныф укучыларының Аулак өен сәхнәдән күзәтү ифрат та кызыклы булды. Бу безнең тормыш, менә без ничек итеп гореф-гадәтләрне саклыйбыз, дигән шатлыклы хис кичерде укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз. Һәр үткәрелгән кичә күңелгә рәхәтлек, яшәешебезгә көч-дәрт өстәде. Әйтергә кирәк, бер укучы да бу кичәләрдә катнашмый калмады.
Бу матур, эчтәлекле кичәләрне әзерләгән барлык укучыларга, сыйныф җитәкчеләренә администрация исеменнән зур рәхмәтемне җиткерәм. Аларга укуларында, эшләрендә зур уңышлар телим.
«Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк», - ди халкыбыз. Тарихыбызның гыйбрәтле һәм сокландыргыч сәхифәләренең, халкыбызның рухи мирасының бәяләп бетергесез кыйммәткә ия булуын аңлаганда гына киләчәгебез өметле.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев