Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Мәрхәмәтле укытучыбыз

Һәр кешенең тормышында бик кадерле "беренче" тапкыр башкарылган эшләре бар: беренче сүз, беренче адымнары, беренче сыйныф... Шул сүзләр арасында күңелнең түренә үк кереп һәм гомер буе истә кала торган "Беренче укытучы" сүзе дә бар. Укытучы... Кем соң ул? Балаларга аң-белем бирүчеме, әллә тәрбиячеме? Укытучы, беренче чиратта, ул - бала күңеленә...

Һәр кешенең тормышында бик кадерле "беренче" тапкыр башкарылган эшләре бар: беренче сүз, беренче адымнары, беренче сыйныф... Шул сүзләр арасында күңелнең түренә үк кереп һәм гомер буе истә кала торган "Беренче укытучы" сүзе дә бар.

Укытучы... Кем соң ул? Балаларга аң-белем бирүчеме, әллә тәрбиячеме? Укытучы, беренче чиратта, ул - бала күңеленә яхшылык, рәхимлелек, сафлык орлыкларын салучы, дип уйлыйм. Мин үз гомерен балаларны укытуга багышлаган кешеләрнең берсе турында язасым килә.

Мин, ике бала анасы буларак, бу укытучы белән 2009 нчы елда, олы улым Галиуллин Адельны беренче сыйныфка укырга алып килгәндә таныштым. Балам Гөлфия апасы белән класска ныклы адымнар белән кереп китте. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки Гөлфия Әдһәмовна үзе дә сабыйлар кебек ихлас, самими күңелле, нык характерлы. Гадел һәм түземле, тыныч һәм ягымлы. Балаларыбызны бик ярата, аларның әйбәт булып үсүләрен тели, уңышлары белән сөенә. Менә шулай сизелми дә дүрт ел үтеп тә китте. Ниләр генә булмады уку дәверендә! Балалар тырышып укыды, спорт белән бик теләп шөгыльләнделәр, спектакльләр куйдылар, биеделәр, җырладылар. Минем исем китә иде: ничек итеп ял көнендә Гөлфия апа балаларны чаңгыда урманга алып китә икән, дип. Балалар бетмәс-төкәнмәс тәэсирләр алып, куанып- шатланып, күтәренке күңел белән, тагын кайчан барабыз дип планнар корып кайталар иде.

Быел исә олы йөрәкле, иҗади эзләнүчән, зур педагогик тәҗрибәле укытучыга минем кече улым Арсен да укырга керде. Ул да бик теләп, мәктәп-кә барырга ашкынып тора, чөнки аны мәктәптә Гөлфия апасы көтеп тора. Ул хәреф танырга, язарга өйрәтә, белгәннәрен укучылары хәтеренә сеңдерергә тырыша, тәрбияле булырга өнди... Сабый бала тормыш ваклыклары арасында югалмасын дип, юл өйрәтеп баручы кеше ул. Нәни баланың күңеле уңдырышлы җир-ана кебек, ә укытучы аңа белем орлыклары сала. Бу орлыклардан исә игелек, мәр-хәмәт, шәфкать, тәүфыйк кебек сыйфатлар үсеп чыга, ныгый. Әйтерсең лә, укытучы үзенең җанын-тәнен телем-телем кисәкләргә бүлеп, балаларга өләшә.

Гөлфия апа, безнең Сезгә карата хөрмәтебез һәм рәхмәтебез иксез-чиксез. Безнең балаларны үзегезнекедәй якын күреп, яратып, зур тырышлык һәм көч куеп укытканыгыз өчен Сезгә мең-мең рәхмәт!

Әлбәттә, замана күзлегеннән чыгып караганда, укытучы һөнәре җиңел түгел, ләкин үз эшен яратып башкаручы, һәр иртәдә ашкынып мәк-тәпкә килүче, балаларның зур ышаныч белән төбәлгән карашларын күрүче һәм хезмәтеннән канәгатьләнү тоючы укытучыбыз Гөлфия Әдһәм кызы өчен түгел. Менә өч дистә елдан артык бар тырышлыгын үз укучыларына багышлый. Ул укыткан укучылар арасында төрле һөнәр ияләре бар. Аларның һәрберсе тормышта үз урынын тапкан. Укучыларының уңышлары аның хезмәт җимеше.

28 нче декабрьда безнең яраткан Гөлфия апабызга 50 яшь тулды. Шул уңайдан мин 2002, 2006 нчы елгы Дөбъяз мәктәбе балаларының әти-әниләре исеменнән юбилее белән чын күңелдән тәбрик итәм. Аңа исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, яңадан-яңа сәләтле һәм тәрбияле балалар, катлаулы эшендә иҗади уңышлар телим.

Сезне яратып, барлык әти-әниләр исеменнән, Гөлнара Галиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев