Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

МӘКТӘБЕБЕЗ ЫШАНЫЧЛЫ КУЛЛАРДА

"Уку - яктылык, укымау - караңгылык", - ди халык мәкале. Һәр кешенең тормышын укытучы яктырта. Укытучы зур дөньяның ишекләрен ача, аның гомере дә шуңа багышланган. Яхшы укытучы артыннан аның дөньясына кереп китәсе килә. Укытучы һөнәре катлаулы, зур игътибар һәм түземлек сорый, балалар белән һәркем дә эшли алмый. Чөнки укытучы белән...

"Уку - яктылык, укымау - караңгылык", - ди халык мәкале. Һәр кешенең тормышын укытучы яктырта. Укытучы зур дөньяның ишекләрен ача, аның гомере дә шуңа багышланган.
Яхшы укытучы артыннан аның дөньясына кереп китәсе килә. Укытучы һөнәре катлаулы, зур игътибар һәм түземлек сорый, балалар белән һәркем дә эшли алмый. Чөнки укытучы белән шатлык-кайгыларыңны, мәшәкатьләреңне һәм хыялларыңны уртаклаша аласың. Укытучылар балаларга кызыклы һәм матур булсын өчен тырышалар. Аларның һәркайсы безнең өчен борчыла.
"Мәктәп" дигән корабның исән-имин йөзүе руль артында мәктәп администрациясенең бердәм командасы булганда гына мөмкин. Монда безгә бәхет елмайды. Завучларыбыз Ә.Ә.Җамалиева, һәм Л.А.Бандоринадан күп нәрсә тора - укучыларның өлгереше, уку белән кызыксынуы, аларның тәрбияләнү дәрәҗәсе, хезмәт сөю, максатчанлык, тәвәккәллек кебек сыйфатларга ирешү. Боларның барысы да безнең киләчәк тормышыбызга йогынты ясый бит. Алар мәктәпкә барысыннан да иртәрәк киләләр һәм өйләренә барысыннан да соңрак кайталар. Аларның нәфис иңнәренә никадәр эш өелә. Ә тышкы кыяфәтне кем тикшерә? Чабышкан балаларны кем тынычландыра? Әлбәттә, Лариса Александровна! Моннан тыш ул әле өлкән сыйныфларда рус телен һәм әдәбиятын укыта. Ул үз фәнен ярата һәм бик яхшы белә һәм, иң мөһиме, булган барлык белемнәрен укучыларга тапшыра. Әгәр син "дә-рестә башыңны юләргә салып утырсаң", үзе янына "келәмгә" кем чакыра? Кем көндәлекләрне тикшерә? Әлбәттә, Әнисә Әнвәровна! Моннан тыш ул химия фәнен укыта. Ул яхшы күңелле һәм берүк вакытта таләпчән дә, һәм теләсә нинди хәлдән чыгу юлын табарга тырыша. Аның дәресләренә керсәң, уңай хис-тойгыларга байыйсың. Ул дәрескә кереп, берничә минут эчендә сыйныфка күз йөртеп чыккан арада да һәр укучының күңеленә үтеп кереп, аның уй-фикерләрен укуын тоясың.
Быел мәктәп белән яңа директор - Р.Р. Шәйдуллин җитәкчелек итә башлады, һәм беренче көн-нәрдән үк мәктәптә яхшы якка үзгәрешләр сизелде. Без бөтен эштә аны хупларга һәм көчебездән килгән кадәр аңа ярдәм итәргә тырышабыз. Ул бит безнең өчен тырыша. Технология дәресләрендә без хәрби-спорт мәйданчыгын торгыздык, ул безгә - кадетларга бик мөһим.
Укытучыларыбызның изге, ярдәмчел, вакыты белән бик яраланучан йөрәге ярсып тибә һәм ул барысы өчен дә ачык. Укытучының алтын йө-рәге исән булганда, безнең йөрәкләребез дә ти-бәчәк, шат көлүләребез яңгырап торачак. Һәр укытучы мәктәп беркайчан да буш тормасын өчен үз йөрәгенең бер өлешен балаларга бирә. Җиңел булмаган, әмма игелекле һәм барыбызга да кирәкле хезмәтләре өчен укытучыларыбызның барысына да зур рәхмәт. Укытучылар көне белән, хөрмәтле остазларыбыз!

Рәсемнәрдә: Л.Бандорина; Ә.Җамалиева (уңда).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев