Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Минем яраткан хайваным

Айбаш мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары «Минем яраткан хайваным» дигән темага кыска хикәяләр язган. Менә аларның берничәсе. Беркөнне әни безгә песи баласы бүләк итте. Сеңлем белән бүләккә бик шатландык. Күптән инде песи баласы алырга сорый идек. Песи шундый матур, шундый йомшак! Аңа без Мырауҗан дип исем куштык, чөнки ул матур...

Айбаш мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары «Минем яраткан хайваным» дигән темага кыска хикәяләр язган. Менә аларның берничәсе.

Беркөнне әни безгә песи баласы бүләк итте. Сеңлем белән бүләккә бик шатландык. Күптән инде песи баласы алырга сорый идек. Песи шундый матур, шундый йомшак! Аңа без Мырауҗан дип исем куштык, чөнки ул матур итеп мыраулый. Сеңлем белән песине икәүләп тәрбияләргә тотындык. Мин мәктәптә вакытта аны сеңлем Зөлфирә карый: ашата, уйната, урамга алып чыга. Песиебез сөт белән итне бик ярата. Аның йоклый торган йомшак урыны да бар. Мырауҗан, кечкенә генә булса да, тычкан аулый. Агач башына менеп, төшә алмыйча елап та утыргалый. Әле безнең тагын олы песиебез дә бар, ул - Ак песи. Олыгаеп килә инде, тычкан тотарга да яратмый. Әнинең сыер савып бетергәнен көтеп, сөт сорап утыра. Ак песи белән Мырауҗан бик тату һәм дус яшиләр.

Зөһрә Сираҗиева.

* * *

Минем яраткан этем бар, аның кушаматы - Майкл. Миңа аны бик ерактан - Балык Бистәсеннән Фәнис абый алып кайтып бирде. Майкл бик кечкенә, өч кенә атналык, ашый да, эчә дә белми иде. Без аны, әнием белән бергәләп, җылы мунчада үстердек. Көчекне сөт эчәргә, аннан соң аш ашарга өйрәттек. Хәзер Майкл үсте, матурайды.

Яз җитеп, көннәр җылынгач, эт баласын ишек алдына чыгардык. Әти аңа оя ясап бирде. Майкл безнең өебезне саклый. Мин этемне үзем карыйм һәм бик яратам.

Алмаз Хәмитов.

* * *

Реклама

Беркөнне йокыдан торсам, "мияу" дигән тавыш ишетәм. Як-ягыма каранам, бернәрсә дә күренми. Баксаң, мин йоклый торган диван астында бик кечкенә бер песи баласы утыра икән...

"Миңа кечкенә песи баласы алып кайтып бир инде!" - дип, әтине гел борчый идем. Ә песи баласы кемдер килеп алганны көтмәгән, үзе килгән. Кайдан белде икән ул миңа песи кирәген? Аны күргәч ничек шатланганымны белсәгез! Песи бар, аңа хәзер матур исем кирәк. Әтием дә, әнием дә, дәү әнием дә, мин дә, кечкенә сеңлем дә песигә үзебез яраткан исемне кушарга теләдек. Китте бәхәс. Ниһаять уртак фикергә килеп, "Йомшаккай" исеме куштык

Хәзер инде песиебез зурайды, матурланды. Мин песигә багышлап шигырь дә яздым.

Мин песиемне яратам,

Көн дә каймак ашатам.

Ул миңа рәхмәт әйтә,

Койрыкларын селкетә.

Айнур Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

1

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев