Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Линейкага бас!

Район мәктәпләрендә спортны үстерү һәм мәктәп яшендәге балаларның физик культура дәресләрендә шөгыльләнүен активлаштыру мәсьәләләре буенча линейкалар уза. Аларда район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, мәгариф бүлеге начальнигы Гүзәл Илдарханова-Балчыклы, мәктәп җитәкчеләре һәм укытучылары катнаша. Казанда үткән Бөтендөнья Универсиадасы һәм Сочи Олимпиадасы, өлкән-нәрне дә, балаларны да спорт белән шөгыльләнергә дәртләндереп, бөтен илне кузгатып...

Район мәктәпләрендә спортны үстерү һәм мәктәп яшендәге балаларның физик культура дәресләрендә шөгыльләнүен активлаштыру мәсьәләләре буенча линейкалар уза. Аларда район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, мәгариф бүлеге начальнигы Гүзәл Илдарханова-Балчыклы, мәктәп җитәкчеләре һәм укытучылары катнаша.

Казанда үткән Бөтендөнья Универсиадасы һәм Сочи Олимпиадасы, өлкән-нәрне дә, балаларны да спорт белән шөгыльләнергә дәртләндереп, бөтен илне кузгатып җибәрделәр. Физик культура һәр бала тормышының аерылгысыз өлешенә әйләнергә тиеш. Шул чакта гына спортта зур нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Биектауның 2 нче мәктәбендә узган атнада булган линейкада да сүз шул хакта барды. Линейкада барлыгы 250 гә якын кеше - Җитәкчеләре белән 5-8 нче сыйныф укучылары, физкультура укытучылары катнашты.

Биектауның 2 нче урта мәктәбендә 5 А сыйныфы хаклы рәвештә иң спортчы дип санала. Бу юкка түгел. Бу сыйныфның барлык балалары да төрле спорт секцияләрендә шөгыльләнә. Малайлар, актив рәвештә, спортның гадәткә кергән төрләре футбол һәм хоккейны үзләштерә. Кызларның гимнастика һәм җиңел атлетиканың башка төрләрендә җиңүгә ирешкәннәре дә бар инде. Кайберләре фехтование һәм тхеквондога өстенлек бирә. Аларның сыйныф җитәкчесе физкультура укытучысы Галина Смолова бит. Бишенче сыйныф укучыларының активлыгы сере дә шунда түгелме икән әле? Бу линейкага Галина Вельсовна үз укучылары белән күргәзмә чыгышлар әзерләгән иде.

- Физкультура дәресләренә һәм спортка безнең мәктәп укучылар бик җитди карый, - ди Биектауның 2 нче урта мәктәбе директоры Фаил Абдрахманов. - Спорт казанышларында да чагыла бу. Бездә республика чемпионнары, республика һәм район ярышлары призерлары бар.

Фаил Фәрит улы Боз сарае, сорт комплексы кебек мөмкинлекләрдән тулырак файдалану кирәклеген дә әйтеп китте. Мондый спорт объектлары белән күршелек булачак Олимпия чемпионнарын үстерергә менә дигән мөмкинлекләр бирә.

Реклама

Бу көнгә мәктәп укучылары һәм укытучылары компьютерда коллективның спорттагы уңышларын, сәламәт тормыш алып баруга багышланган чараларны чагылдырган презентация әзерләгән-нәр иде. Мәктәптә Сәламәтлек көннәре, "Аҗаган", пионербол уеннары, "Спорт - начар гадәтләргә алмаш" дип аталган чаралар уздыру гадәткә керде. Район башлыгы призына уздырылучы олимпиадаларда торган саен күб-рәк бала катнаша.

Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин линейкада физик культура белән шөгыльләнүнең әһәмияте турында сөйләде. Мәктәп укучыларының кимендә 95 проценты спорт секцияләренә йөрсен. Барысы да чемпион булып бет-мәс, әлбәттә, ләкин тренерлар да, аларның шәкертләре дә үз алларына спортта рекордларга ирешү максатын куярга тиеш. Спорт балалар көчле һәм сәламәт кенә түгел, максатка омтылучан, көчле ихтыярлы кешеләр булып үсәргә мөмкинлек бирә.

Линейка ахырында мәк-тәпнең иң яхшы спортчыларын бүләкләү булды. Бокс буенча Татарстан Республикасы чемпионы Дмитрий Рыбин, чаңгы буенча республика ярышларының көмеш һәм бронза призеры, Россия чемпионатында катнашкан Владислав Варламов һәм 5-8 сыйныфлар арасында шорттрек буенча район башлыгы олимпиадасында җиңүче Алексей Романов Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатларына лаек булдылар.

Шундый ук линейкалар Биектауның 1 нче һәм 3 нче мәктәпләрендә дә узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев