Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

ӘЛДЕРМЕШ ЙОЛДЫЗЛАРЫ

Әлдермеш мәктәбендә һәр яктан талантлы балалар кайсы сыйныфта укыйлар диеп сорасалар, мин, горурланып, «7 нче, безнен сыйныфта» дияр идем. Мин үземнең сыйныфташларым, безне укыткан барлык укытучыларым, бигрәк тә сыйныф җитәкчем Зөлфия Мөдәрис кызы Әхмәтова белән бик горурланам. Мәктәп тормышы белән кайнап, төрлебез төрле авыллардан килеп, бер коллектив булып дус һәм...

Әлдермеш мәктәбендә һәр яктан талантлы балалар кайсы сыйныфта укыйлар диеп сорасалар, мин, горурланып, «7 нче, безнен сыйныфта» дияр идем. Мин үземнең сыйныфташларым, безне укыткан барлык укытучыларым, бигрәк тә сыйныф җитәкчем Зөлфия Мөдәрис кызы Әхмәтова белән бик горурланам. Мәктәп тормышы белән кайнап, төрлебез төрле авыллардан килеп, бер коллектив булып дус һәм тату яшибез. 15 укучының барысы да диярлек уку алдынгылары, жырларга, биергә яратабыз, бар эштә дә актив катнашып, республика, район күләмендә дә призлы урыннар алабыз. Кайберләребез ел саен мәктәп янында оештырылган жәйге лагерьда, шулай ук данлыклы Анапа, Кырым, Сәләт лагерьларында да ял итәргә, Татарстан телетапшыруларында да катнашырга өлгерәбез.
Мәктәптә һәр яңалыкны шатланып кабул итүебез, күңелле - шат яшәвебез үзебездән дә тора. Беркөнне сыйныф житәкчебез Зөлфия апа "Балалар, минем сезнен дәү әниләрегезне кунакка чакырасым килә!" дип әйтүе булды, без бәйрәм үткәрү идеясе белән янып йөри башладык. Дәү әниләрнең, тормыш юллары тарихын, яшьлекләрен тагын бер кат барладык, гаилә альбомнарын актарып, фотокарточкаларыннан компьютер презентацияләре ясадык, дәү әниләр турында жылы хисләр белән иншалар, хатлар яздык, Тинчуринның "Зәңгәр шәл"еннән өзек сәхнә-ләштердек….
Менә ул көн килеп житте, актлар залы бәйрәмчә бизәлгән, Зөлфия апабыз шундый күңелле бәйрәм атмосферасы тудырды, узебезне телетапшыруга килгән кебек хис иттек. Ул безнең өчен "Синнән миңа сәлам" программасы әзерләгән булып чыкты, үзе программаны алып баручы, ә дәү әни-дәү әтиләребез, укытучылар, килгән кунаклар бар да тамашачылар, без-балалар сәхнә йолдызлары ролендә калдык. Апабыз чын телетапшыруның традициясе буенча студиягә кунак чакырган. Ул мәктәп-нең завучы - Гөлназ Мансур кызы Сабирова. Безнең язган иншаларыбыз да "редакциягә" килгән хатларга әйләнгәннәр, язмаларыбызда күпме язмышлар, гыйбрәтле хәлләр, жылы хисләр белән сугарылган матур теләкләр... ул хатларыбызны "Телетапшыру" барышында чиратлаштырып Зөл-фия апа белән әнием йөрәкләргә үтеп керерлек итеп укыдылар, сәхнә экранында өлкәннәрнең фотолары чыгып барды, кайчагында дәү әниләребезнен, әниләребезнең күңелләре тулып, күзләре яшьләнде, кайчагында рәхәтләнеп көлеп тә алдылар. һәрбер хат бәйрәм сәламе буларак концерт номеры белән үрелеп барды. Әби-бабайларның күзләрендәге шатлыкларын, горурлык хисләрен сүз белән әйтеп бетереп булмый, без сәхнәдә вакытта алар горурланып, безне яратып карап утырдылар. Горурланырлар да шул, Зөлфия апа, безнең сыйныф җитәкчесе буларак, һәрберебезнең уңай сыйфатларын күрсәтеп, мактап, жылы сүзләр әйтте, әби-бабайларыбызга рәхмәтләрен житкерде. Сәхнәдә моңлы, күнелле жырлар агылды, дәртле биюләр, бик матур шигырьләр белән дә чыгышлар ясадык.
«Синнән мина сәлам!» турыдан-туры тапшыруы азагына якынлашып кил-гәндә, «Зәңгәр шәл» абыстайлары безгә дә сәлам юллагыз әле дигән сылтау табып, студиягә шалтыраттылар. Зөлфия апа аларның үзләрен сәхнәгә чакырды. Әлбәттә, шаяртам гына, ул әбиләр ролендә без үзебез бит инде! Тырышып, оста итеп уйнадык, кунаклар безне алкышлар дулкыны астында кабат-кабат сәхнәгә чакырып, рәхмәтләр әйт-теләр. Бүген дә шул спектакльдән, бәйрәмнән алган кичерешләр, хисләр белән яшибез.
Әби-бабайларыбыз, әниләребез шушы онытылмаслык кичәне оештырган укытучыларыбызга рәх-мәтләр укый-укый, килә-чәккә зур уңышлар теләп, безнең өчен бик шат булып өйләренә таралыштылар.
Үз чиратыбызда бәй-рәмдә катнашкан бар кешегә, бигрәк тә сыйныф житәкчебез Зөлфия Мөдә-рис кызына, мәктәп администрациясенә, әнием Гөлназ Мансур кызына, театр түгәрәге җитәкчесе Илсөя Әкрәм кызына, 10 нчы сыйныф укучысы Алмаз абый Гыйниятуллинга рәхмәтләребезне житкерәбез.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев