Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Көйне юлдаш итеп

Музыка мәктәбендә уку елы тәмамланды. Ул анда тәрбияләнүчеләр һәм педагогларның хәтерендә гадәти дәресләре белән генә түгел, ә бәлки конкурсларда, фестивальләрдә катнашу белән дә истә калыр. Укучыларының казанышлары турында балалар музыка мәктәбе директоры урынбасары Зөлфия Сәфәргалина сөйли. Узган уку елында Биектау музыка мәктәбе укучылары безне уңышлары белән сөендереп тордылар. Алар арасыннан...

Музыка мәктәбендә уку елы тәмамланды. Ул анда тәрбияләнүчеләр һәм педагогларның хәтерендә гадәти дәресләре белән генә түгел, ә бәлки конкурсларда, фестивальләрдә катнашу белән дә истә калыр. Укучыларының казанышлары турында балалар музыка мәктәбе директоры урынбасары Зөлфия Сәфәргалина сөйли.

Узган уку елында Биектау музыка мәктәбе укучылары безне уңышлары белән сөендереп тордылар. Алар арасыннан абыйлы-энеле Руслан белән Роберт Егоровларны аерым билгеләп үтәргә кирәктер. Икесе дә икешәр музыка коралында уйнарга өйрәнәләр: Руслан - укытучы Е.Пономаревада скрипкага, И.Шакировада фортепианога, ә Роберт - укытучы С.Гыйниятуллинада баянга, И.Шакировада фортепианога. Малайлар тырыш һәм түземле булулары нәтиҗәсендә укуда яхшы күрсәткечләргә ирешәләр. Алар "Үзгә-решләр җиле" халыкара конкурсында катнаштылар һәм икесе дә лауреат дипломына лаек булдылар. Роберт - баян буенча III дәрәҗә лауреат, ә Руслан - фортепиано буенча II дәрәҗә һәм скрипка буенча III дәрәҗә лауреат.

Чит илләрдә милли музыканы популярлаштыру максатында чыгышлар программасына татар композиторлары әсәрләре кертелде: Руслан фортепианода Ә.Бакировның "Бию"ен башкарды, ә Роберт баянда татар халык җыры "Бормалы су"ны уйнады. Моннан тыш, Руслан Егоров, скрипкачы һәм пианист буларак, видеоязмалар буенча Магнитогорскида узган "Музыкаль вернисаж" II халыкара конкурста III дәрәҗә дипломант булды. Ә Казанда узган абруйлы "Виктория" халыкара конкурсында I дәрәҗә дипломант исемен яулады. Бу уңышларда малайларның әти-әнисенең дә өлеше зур булуны, аларның улларына һәрчак ярдәм итеп торуларын да билгеләп үтәргә кирәк.

Биектауның 1 нче музыка мәктәбе укучылары республика һәм Россия күләмендәге музыкаль-теоретик олимпиадаларда да кызыксынып катнашалар. Аларның иң яраткан фәннәреннән берсе - музыкаль әдәбият. Шуңа күрә безнең яшь музыка белгечләренең музыкаль әдәбият буенча агымдагы елның апрелендә узган "Musicus iuvenis" Бөтенроссия олимпиадасында җиңүе дә бер дә очраклы күренеш түгел. 1 нче музыка мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Лев Ремесков (укытучысы - Н.Солкина) I дәрәҗә лауреат исемен яулады. 5 нче сыйныф укучысы Екатерина Андреева (укытучысы - Л.Салтыкова) III дәрәҗә лауреат булды. Гаҗәеп кызыклы олимпиадада актив һәм кызыксынучан укучылар үзлә-ренең иҗади сәләтләрен, эрудицияләрен генә күр-сәтеп калмадылар, бик күп яңалыклар да белделәр. Катлаулы, әмма мавыктыргыч биремнәр олимпиадада катнашучыларның тикшеренү эш-чәнлеген активлаштырды. Музыка мәктәбе ирешкән казанышлар исемлеге әле күптән түгел генә "Музыкаль вернисаж" халыкара конкурсындагы җи-ңүләр белән тулыланды. Музыка мәктәбен фортепиано буенча тәмамлаучы Милена Гаевская (укытучысы - Ф.Таҗетдинова) II дәрәҗә дипломант исемен яулады, ә баянчы Миннур Сәгъдиев (укытучысы - С.Гыйниятуллина) III дәрәҗә дипломант исеменә лаек булды.

Без укучыларыбыз һәм аларның укытучыларының уңышлары белән чын күңелдән горурланабыз һәм аларга: "Рәхмәт! Шулай дәвам итегез!" - дибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев