Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Кул кушырып утырмыйк

Татарстанда аграр яшьләр хәрәкәте булдыру идеясе 1999 елда барлыкка килә. 2010 елда "Татарстан Республикасының аграр яшьләр хәрәкәте" теркәлде. Оешма Татарстан районнарында яшәүче яшьләрне берләштерә. Аграр яшьләр хәрәкәтенең төп максаты - авыл яшьләренең социаль һәм икътисади активлыгын арттыру. Хәзерге вакытта аграр яшьләр берләшмәсе "2011-2015 елларга Татарстан Республикасының авыл яшьләре" программасын гамәл-гә...

Татарстанда аграр яшьләр хәрәкәте булдыру идеясе 1999 елда барлыкка килә.

2010 елда "Татарстан Республикасының аграр яшьләр хәрәкәте" теркәлде. Оешма Татарстан районнарында яшәүче яшьләрне берләштерә. Аграр яшьләр хәрәкәтенең төп максаты - авыл яшьләренең социаль һәм икътисади активлыгын арттыру. Хәзерге вакытта аграр яшьләр берләшмәсе "2011-2015 елларга Татарстан Республикасының авыл яшьләре" программасын гамәл-гә ашыра. Анда авыл яшьләрен мәгълүмати тәэмин итү, социаль, иктисади активлыкны арттыру, яшьләрнең рухи, физик һәм иҗади активлыгын үстерү буенча дүрт подпрограмма керә.

Программа кысаларында авылда яшәүче яшьләргә консультация бирүнең электрон хезмәте, компьютер грамоталылыгына өйрәтүнең дистанцион системасы, социаль проектлау системасы, бизнес-планлаштыру системасы булдырылачак. Безнең районда яшьләрнең социаль һәм икътисади активлыгын һәм тормыш сыйфатын күтәрү өчен, Биектау муниципаль район Советы "2011-2015 елларга Биектау муниципаль районының авыл яшьләре" дигән максатчан программасын раслады. Әлеге программа кысаларында 2012 елның февралендә ТР Биектау муниципаль районы яшьләренең район слетын уздыру планлаштырыла.

Слетка әзерлек чорында Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Р.Г.Газизов, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Р.Р. Гаязов, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белгечләре тарафыннан авыл җирлекләрендә расланган график буенча очрашулар оештырыла. Анда авыл җирлеге башлыгы, авыл мәдәният йорты мөдире, мәктәп директоры, авыл җирлеге территориясендә урнашкан авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе, 18 дән 30 яшькә кадәрге яшьләр, аграр яшьләр берләшмәсе әгъзалары чакырыла.

Айбаш, Мәмдәл, Алат, Усад һәм башка авыл җирлекләрендә билгеләнгән график буенча очрашулар оештырылды һәм авыл яшьләрен борчыган проблемалар ачыкланды инде.

Оешманың төп бурычлары: авыл яшьләренең социаль, иҗади, белем алу һәм эшмәкәрлек инициативаларын хуплау; авыл яшьләренең социаль, рухи һәм физик үсешенә, гражданлык һәм патриотлыкны тәрбияләргә ярдәм итү, җәмгыятьнең социаль-икътисади, сәяси һәм мәдәни тормышына яшьләрнең тагын да тулырак кушылуына шартлар тудыру; сәламәт яшәү рәвешен, белем алу һәм хезмәтне пропагандалау; тормыш юлын сайлауда һәм уңышка ирешүдә яшь кешенең мөмкинлекләрен арттыру; авыл яшьләрен патриотлык, гражданлык җәмгыяте, фәнни-техник һәм социаль идеяләрдә туплау; авыл территорияләрен заманлаштыру, авылны, аның рухи һәм мәдәни мирасын, авыл тормышы традицияләрен яңарту чараларын тормышка ашыруга булышлык итү; яшьләрнең төрле яклап үсеше һәм мөстәкыйль тормышка яраклашуы өчен шартлар тудыру буенча чаралар эшләүдә һәм тормышка ашыруда катнашу.

Бүген авыл җирендә яшьләрне эшкә урнаштыру, авылның икътисади һәм социаль инфраструктурасын үстерү, авыл яшьләренең социаль якланмаган катлауларына югары һәм урта һөнәри белем бирүнең кулайлыгын тәэмин итүгә, кадрларны авылда калдыруга кагылышлы мәсьәләләр кискенләште. Яшәргә торак булмау, көнкүрештәге уңайсызлыклар, аз керем һәм түбән дәрәҗәдәге хезмәт хакы - болар яшьләрне авыл җиренә кайтырга кызыктырмый һәм аларның шәһәргә китүенә булышлык итә торган сәбәпләрнең берничәсе. Яшь белгечләр авылда яшәп калсыннар һәм эшләсеннәр өчен җәмгыятьтә авыл яшьләре статусын күтәрергә кирәк. Яшьләргә авылның төп инновацион ресурсы итеп карау мөһим.

Э.ДӘМИНОВА, яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең баш белгече.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев