Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Конкурстан туры юл – институтка

Урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең чыгарылыш төркемнәрендә һөнәри әзерлекнең өйрәнү циклы ахырына якынлашты. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы уку елы азагында ел саен һөнәри осталыкны ачыклау максатында олимпиада уздыра. Беренче тур нәтиҗәләре буенча республика олимпиадасына безнең коллективтан "Машина йөртүче. Автомобильләр ремонтлау слесаре" һөнәренә өйрәнүче 32 нче чыгарылыш төркеме укучысы Илназ...

Урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең чыгарылыш төркемнәрендә һөнәри әзерлекнең өйрәнү циклы ахырына якынлашты.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы уку елы азагында ел саен һөнәри осталыкны ачыклау максатында олимпиада уздыра. Беренче тур нәтиҗәләре буенча республика олимпиадасына безнең коллективтан "Машина йөртүче. Автомобильләр ремонтлау слесаре" һөнәренә өйрәнүче 32 нче чыгарылыш төркеме укучысы Илназ Хәкимов барды. Бәйге Түбән Кама шәһәрендә узды. Илназ ике көн дәвамында автомобильләрнең төзелеше һәм аларга техник хезмәт күрсәтү буенча белемнәрен күрсәтте, юл йөрү кагыйдәләре һәм аварияләрдә зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтү буенча бирем-нәрне чиште.

Егетебез йөк һәм җиңел автомобильләрне йөр-түдә яхшы белемнәр һәм гамәли күнекмәләр күр-сәтеп, барлык сынауларда да диярлек яхшы нәтиҗәләргә иреште.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Илназ Хәкимовны "Иң яшь катнашучы" номинациясендә 2013 нче елгы республика һөнәри осталык конкурсы җиңүчесе Дипломы белән бүләкләде. Олимпиаданы оештыру комитеты производствога өйрәтү мастеры Илдус Кадыйровка Илназны бәйгегә яхшы әзерләгән өчен Рәхмәт хаты һәм Татарстан Республикасы олимпиадасында катнашкан өчен сертификат тапшырды.

Укучыбызны бәйгегә әзерләүгә махсус дисциплиналар укытучысы Зөфәр Сәгъдиев, юл йөрү кагыйдәләре укытучысы Любовь Ракова, производствога өйрәтү мастеры Нәсыйх Хәмидуллин үзләреннән зур өлеш керттеләр. Аларга яхшы һөнәри әзерлек бирүләре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез.

Түбән Камада олимпиада тәмамлангач, Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Казан дәүләт аграр университеты Алексеевскида "Авыл хуҗалыгы производствосы тракторчы-машинисты" һөнәре буенча тагын бер бәйге уздырдылар. Анда олимпиада шартлары буенча училищеда уздырылган тракторчылар ярышларының җиңүчесе барырга тиеш иде. Шулай итеп, Илназ Хәкимовка бер-бер артлы ике һөнәри бәйгедә катнашырга туры килде.

Алексеевскидагы ярышларда катнашучылар тагылмалы трактор йөр-түдә, авыл хуҗалыгы техникасының төзелешен белү һәм аңа техник хезмәт күрсәтүдә белемнәрен, хезмәтне саклау һәм хезмәт куркынычсызлык кагыйдәләрен белү буенча ярыштылар. Конкурсантлар җир сөрү, авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау буенча осталыкларын күрсәттеләр.

Илназ монда да яхшы нәтиҗәләргә иреште. Ул "Тракторлар йөртү буенча иң яхшы күрсәткеч" номинациясендә җиңүче булды.

Казан дәүләт аграр университеты ректоры Илназга университетның «Агрономия» факультетына укырга керү өчен сертификат тапшырды.

Училище коллективы Илназ Хәкимовны, аның әти-әнисен тормышында беренче уңышлар, беренче җиңү белән тәбрик итә. Аңа алга таба да укуында һәм тормышында уңышлар гына юлдаш булсын. Шундый укучыбыз белән горурланабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев