Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Кадетлар сынатмыйлар

«Матурлык дөньяны коткарыр», диләр. Минемчә, иң матур кешеләр - балалар. Без гаиләдә, мәктәптә тәрбияләнәбез. Ә мәктәп ул - дөнья­га, тормышка караш формалаша торган иң изге урын. Белем алырга омтылган баланы һәркем хөрмәт итә. Халкыбыз да: "Белем - бәхет ачкычы, дәрәҗәнең баскычы" дип, бик дөрес әйтә. 2010-2011 нче уку елыннан Мәмдәл...

«Матурлык дөньяны коткарыр», диләр. Минемчә, иң матур кешеләр - балалар. Без гаиләдә, мәктәптә тәрбияләнәбез. Ә мәктәп ул - дөнья­га, тормышка караш формалаша торган иң изге урын.

Белем алырга омтылган баланы һәркем хөрмәт итә. Халкыбыз да: "Белем - бәхет ачкычы, дәрәҗәнең баскычы" дип, бик дөрес әйтә.

2010-2011 нче уку елыннан Мәмдәл урта мәктәбендә кадет сыйныфы ачылганга 2 ел вакыт үтте. Шушы вакыт эчендә сыйныф күзгә күренерлек дәрәҗәләргә иреште.

Кадет укучылары мәктәп күләмендә киемнәре белән генә түгел, үз-үзләрен тотышлары, укулары белән дә аерылып торалар. 7 нче сыйныф - кадет сыйныфы - мәктәптәге иң зур сыйныфта 19 укучы белем ала: 11 кыз һәм 8 егет. Алар район күләмендә оештырылган конкурсларда катнашалар һәм алдынгы урыннарны яулыйлар. Конкурста катнашу алар өчен яңа офыклар ача. Бу укучылар - гаҗәеп сәләткә ия яшьләр, аларга алга таба иҗади үсеш өчен бу зур этәргеч һәм стимул булып тора.

Мәмдәл мәдәният йортында булган "Тамчы-шоу" бәйгесе - моның ачык бер мисалы. Кадет сыйныфы укучылары монда үзләренең осталыкларын, тарихны яхшы белүләрен, җыр-биюгә сәләтле икәнлекләрен тагын бер кат расладылар.

Бәйгедә ике команда ярышты, беренчесе - "Батырлар", икенчесе - "Кызыл Йолдыз" командалары. "Батырлар" командасының капитаны Хәбибуллина Гөлия, ә "Кызыл Йолдыз" командасыныкы - Фатыйхова Гөлнара. Алар икесе дә мәктәбебезнең иң актив, тырыш укучылары.

Бәйге укучыларның кадетлар байрагын залга кертү белән башланып китте. Шуннан жюри сайланды һәм кечкенә генә монтаж өлеше булды, аннары бәйге башланды. Беренче турда ук командалар үзләрен бик көчле яктан күрсәттеләр. Гөлсинә Шәфикъ кызы биргән сорауларга бик төгәл һәм тиз җавап бирделәр. Ярыш булгач, ике команданың берсе җиңәргә тиеш иде. Кадетлар сынатмадылар: үз-ләренең җитезлекләрен монда да расладылар. Ярышта ике команда да бер үк төрле баллар җыйды. Уенчыларга матур истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Кичә барыбызга да ошады. Балаларыбызның шундый оста итеп һәр сорауга да төгәл җавап бирүләренә сокланып утырдык.

Әле алга таба да кадет сыйныфы өчен төрле ярышлар, сынаулар булыр. Мәктәптә алган белемнәре аларга алдынгы урыннарны яуларга ярдәм итәр. Аларга уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев