Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Кадетлар сафы арта

Берничә ел элек Биектау районы мәктәпләрендә кадет сыйныфлары ачу башланган иде. Беренчеләрдән булып бу эш безнең Олы Кавал мәктәбендә оештырылды. Беренче кадет классы 2008 нче елда ачылды. Быел ул укучылар мәктәпне тәмамлап чыгып киттеләр. Алар мәктәбебезнең барлык укучыларына, мәктәп кенә дә түгел, бөтен районга үрнәк булдылар. Ул кадет классы күп...

Берничә ел элек Биектау районы мәктәпләрендә кадет сыйныфлары ачу башланган иде. Беренчеләрдән булып бу эш безнең Олы Кавал мәктәбендә оештырылды.

Беренче кадет классы 2008 нче елда ачылды. Быел ул укучылар мәктәпне тәмамлап чыгып киттеләр. Алар мәктәбебезнең барлык укучыларына, мәктәп кенә дә түгел, бөтен районга үрнәк булдылар. Ул кадет классы күп кенә республика һәм район бәйгеләрендә катнашып, призлы урыннарга лаек булган иде. Аның бу уңышларына сыйныф җитәкчеләре Хәсәнова Гүзәл Ирек кызының хезмәте күп керде.

Ә 2011 нче елда 7 нче сыйныф укучыларын да кадетка кабул иттеләр. Бүгенге көндә алар 9 нчы сыйныфта укыйлар. Бу кадетларыбыз да бик уңган, тырышлар. Сыйныф җитәкчеләре Насыйбуллин Зөлфәт Зөфәр улы аларга карата бик таләпчән. Аларны кадет исеменә җитди карарга, класс һәм мәктәп исеменә тап төшермәскә өйрәтә.

Күптән түгел безнең мәктәптә яңадан зур тантана - "Кадетка кабул итү" чарасы булып узды. Менә өченче тапкыр Олы Кавал мәктәбендә "Кадет классы" ачылды. 7 нче сыйныф укучылары, чын солдатлар кебек присяга биреп, кадетка кабул ителделәр. Присяганы мәктәп директоры - өлкән лейтенант Зәбиров Нәгыйм Габделхак улы кабул итте. Башта сыйныф җитәкчеләре Абдрахманова Гүзәл Илдар кызы белән әзерләнгән монтажларын күрсәт-теләр. Ул аларга беренче көннәрдән үк "Кадет классы" башкалардан укулары белән дә, тырышлыклары белән дә гел алгы планда булырга тиешлекне искәртеп тора. 9 нчы сыйныф кадетлары тантаналы рәвештә "Кадет байрагын" тапшырдылар. Килгән кунагыбыз - Бөек Ватан сугышы ветераны Җиһаншин Әгъзам абый байракның сугыш вакытларында да ни дәрәҗәдә изге булуын сөйләп үтте. Бу байракка да тап төшермичә, "Кадет" исемен горур йөртергә чакырды. Илебезнең, Ватаныбызның киләчәге сезнең кебек батыр уллар, кызлар кулында, дип искәртте ветеран. Бу бәйрәм бик күңелле, күтәренке рухта барды. Шулай ук килгән кунаклар арасында район вәкилләре дә бар иде: "Тулпар" Үзәгеннән Билалов Рушан Әнвәр улы, районның эчке эшләр бүлегенең өлкән инспекторы Мускеев Нияз Абрарович, 113 нче номерлы янгын сүндеру бүлеге командирлары Корбанов Рафис Абделхакович һәм Лабутин Сергей Анатольевич бар иде. Бу кунакларыбыз буш кул белән килмәде, алар үзләре белән янгын сүндерүче киемнәрен һәм башка кирәк-яракларны алып килеп, "Мастер-класс" күрсәттеләр. Ә 9 нчы сыйныф кадеты Хөснетдинов Дамир, чын янгын сүндерүчеләр белән ярышып, үзенең җитезлеген күрсәтте.

Бу бәйрәмгә мәктәп укучылары алдан ук әзерләнә башладылар. Бөтен мәктәп балаларына "Янгын" тематикасына рәсем ясап килергә әй-телгән иде. Бу эштә барлык укучылар да теләп катнаштылар. Шушы рәсемнәрдән "Янгын һәм кеше" дигән күргәзмә оештырылды. Районнан килгән кунакларыбыз аларны карап чыктылар һәм урыннар билгеләделәр. Конкурста бигрәк тә башлангыч сыйныф укучылары актив катнашканнар иде, аларны Мактау грамоталары белән бүләкләп, күңелләрен тагын да үсендереп җибәрделәр.

Гомумән алганда, мәк-тәпләрдә шушындый матур башлангычларның дәвам итүе бик кирәкле һәм файдалы эш, минемчә. Ул балаларны патриотик һәм әхлакый яктан тәрбияләүдә мөһим роль уйный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев