Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Исеме зур хәрефләр белән язылырлык укытучы

Безнең тормышыбызда матур традиция бар - юбилейлар билгеләп узу. Алар төрле була - кечкенә дә, зур да, шатлыклы да, моңсу да, ләкин ул һәрвакыт - яшәлгән гомер мизгеленең йомгагы. Лена Фарил кызы Фәлахова педагогикага 32 ел гомерен багышлаган. Ул 2 нче Биектау мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли...

Безнең тормышыбызда матур традиция бар - юбилейлар билгеләп узу. Алар төрле була - кечкенә дә, зур да, шатлыклы да, моңсу да, ләкин ул һәрвакыт - яшәлгән гомер мизгеленең йомгагы.

Лена Фарил кызы Фәлахова педагогикага 32 ел гомерен багышлаган. Ул 2 нче Биектау мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башлый. 1996 нчы елдан, ачылу көненнән 3 нче Биектау мәктәбендә укыта, ә 2008 нче елдан ул тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп билгеләнә.

Лена Фарил кызы - кырыс, таләпчән, әмма гадел кеше. Ул менә дигән педагог һәм психолог: кирәк булса, шелтәли дә, шул ук вакытта һәр баланың барлык мөмкинлекләрен, өстенлекләрен күрә дә белә.

Нәтиҗәле иҗади хезмәте өчен Лена Фарил кызы "ТР мәгарифендәге казанышлары өчен" дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Ул үз эшенә күп көч һәм энергия сарыф итә. Ул һәрвакыт уңышсызлыкларга каршы көрәшергә, проблемаларны хәл итәргә һәм хезмәттәшләренә акыллы ки-ңәшләре белән ярдәм итәргә көч таба. Һәм иң мөһиме - ул һәрвакыт үз укучыларын ярата, хөрмәт итә.

Аның горурланырлыгы бар. Лена Фарил кызының укучылары рус телен һәм әдәбиятын үзләштерүдә яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр, район һәм республика күләмендәге фән олимпиадаларында югары урыннарны яулыйлар, аның күп кенә чыгарылыш сыйныф укучылары тормыш юлында уңышка ирештеләр, лаеклы кешеләр булдылар. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки ул һәркемгә үзенең йөрәк җылысын бирә.

Юбилей уңаеннан Лена Фарил кызына сәламәтлек, сабырлык, ныклык, алга таба да уңышлар һәм илһам телисе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев